Уфаның Черниковка районында элекке тоткыннар өчен пробация үзәге ачылмаячак. Бу хакта кичә, 25 декабрьдә җирле халык белән очрашуда Башкортстан хөкүмәтенең сәламәтлек саклау бүлеге җитәкчесе Динар Вәлиуллин әйткән.
Черниковкада яшәүчеләр бу үзәкне торак районда ачуларына каршылык белдереп петиция чыгарган иде. Петицияне җиде меңгә якын кеше имзалаган. "Элек җинаять кылган кешеләр белән эшләүне күз уңында тотучы пробация үзәге булдыру — ихтирамга лаеклы бер тәкъдим. Әмма аның өчен сайланган урын шикләр уята. Ул торак кварталлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, кешеләр күп була торган урыннарга нык якын", — диелә петициядә.
- Уфаның Черниковка районында элекке тоткыннарга пробация үзәге 17 декабрь көнне ачылган иде. Оешма өч катлы бинада урнашты, биредә исә 2022 елга кадәр Уфа сәнгать-һуманитар көллияте булган. Петиция авторлары оешманы ябарга һәм башка урынга күчерергә, яки бу оешманы балалар бакчасы, мәктәп итеп үзгәртеп җиһазландырырга тәкъдим итте. Җирле халык сүзләренчә, районда мәгариф оешмалары җитми: укучылар ике сменада укый, бүлмәләрдә 40ар кеше утыра, ә параллель сыйныфларның саны кимендә биш.
- Пробация үзәге "иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан кешеләр өчен өй, ресурс үзәге, таяну ноктасы булачак", дип ниятләнгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум