Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөргенгә 71 ел: Матәм митингы тыелган Кырымда догалар һәм автойөрешләр узды


Карасубазарда сөрген көне
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:08:13 0:00

Карасубазарда сөрген көне

18 майда Карасубазар үзәгендә сөрген корбаннарын искә алырга җыелган халыкка, матәм митингы булмаячак, аны үткәрергә рөхсәт юк, дип игълан ителде.

1944 елның 18 маенда бар кырымтатар халкы Сталин карары белән Кырымнан сөрелде. Украина заманында ел саен үткерелгән матәм митингларын Кырым хакимияте быел тыйды. Акмәчәттә бөтенкырым митингы тыелса да, районнарда алар узачак дип хәбәр ителгән иде. Ләкин дүшәмбедә, мәсәлән, шактый күп кырымтатары (25-30%) яшәгән Карасубазар районында да матәм митингының тыелганы мәгълүм булды.

Иртәнге унбердә Карасубазар (Белогорски) үзәгендә сөрген корбаннары истәләгәнә куелган хатирә ташы янында байраклар белән тупланган халык алдына чыккан район мәҗлесе рәисе Мустафа Асаба “Митинг булмаячак. Митингны үткәрергә рөхсәт бирмәдәләр, без митинг үткәреп халыкыбыз башына ниндидер авырлыклар булмасын өчен аны үткәрмибез, хәзер барыбыз да мәчәткә барачакбыз”,- диде. Хәтирә ташы янында тупланган халыкны полиция видеога төшереп торды.

Моннан соң халык яңа төзелгән мәчәткә юл тоты. Беренче катта ирләр икенче катта хатыннар булды. “Ант иткәнмен” кырымтатар милли гимны яңгыраганнан соң Асаба сүз алып “Безнең көчебез берләктә һәм безнең башыбызда. Без бердәм булсак, безне беркем бервакыт җиңә алмаячак” диде.

Аннан соң үзәк Мәҗлес әгъзасы Энвер Куртиев сөргеннең 71 еллыгы уңаеннан Мәҗлес кабул иткән мөрәҗәгать эчтлеге белән таныштырды.

“1783 елда Русия Кырымны басып алганнан соң халкыбыз Кырымнан мөһаҗир булып китергә мәҗбүр ителде, Кырымда кырымтатарлар шуннан соң шактый кими барды. Бүгенге вазгыятьтә безнең, бер кешебезнең дә, Кырымнан чыгып китергә хакыбыз юк”,- диде ул.

Район имамы Эльведин әфәнде моннан соң сөргенлек нәтиҗәсәндә корбан киткәннәрнең рухларына дога укыды. Гомумән, чара тыныч узды. Узган еллардагы матәм чараларыннан аермалы буларак, бу ел халыкның кулларында тик кырымтатар милли байраклары бар иде. Украин байрагы һәм кырымтатарларның таләпләрен чагылдырган бер генә дә шигар дә күрәнмәде.

Кырымтатар яшьләре
Кырымтатар яшьләре

Мәчәттә чара тәмамланганнан соң Карасубазарның шәһәр урамнарында каяндыр милли байраклар эленгән җиңел машиналар пәйда булды. Соңыннан аңлашылганча, бу кырымтатар яшьләре оештырган сөргеннең 71 еллыгына багышлангган автойөрештә катнашучылары икән. Алар шәһәрдән чыгып Акмәчәткә таба башка шәһәрләрдән барган машиналарны юл кырыенда көткендә, алар янына полиция хәзмәткәрләре килеп, машина номерларын яза башлады, ләкин байраклы машиналар бернәрсәгә карамыйча кузгалып, Акмәчәткә юл тотылар. Икенче полиция хәзмәткәре исә шул ук вакытта каядыр шалтырата башлады.

18 май чаралары алдыннан Кырым җитәкчесе Сергей Аксенов район администрацияләре рәисләрен Акмәчәткә җыеп, 18 майда булган чараларда бернинди сәяси чараларга юл куймаска дигән күрсәтмә биргән. Шулай ук, дәүләт хәзмәткәрләре кырымтатар милли байрагы төсендә, ягъни зәңгәр тасма тагарга тиеш дигән, шул чарада Аксенов үзе дә шундый тасманы таккан булган. Моны Азатлыкка исемен әйтергәтәләмәгән бер район администрациясе хәзмәткәре сөйләде. 18 майда хакимиятләр Акмәчәттә хатирә ташларына чәчәкләр куйды, кич белән матәм утырышы каралган.

XS
SM
MD
LG