7 июнь Прага янындагы Бубовице авылында Чехиядә гомер итүче татарларның чираттагы Сабантуе узды. Якшәмбе көнне төш вакытында бирегә Чехия, Словакия, хәтта Һолландиядән дә кунаклар килгән иде. Гомумән, бәйрәмгә 250ләп кеше җыелды. Алар арасында татарлар да, чех, украин, казакъ, кырымтатар, азәрбайҗан, төрекмән, руслар бар иде.
Бәйрәмгә беренче тапкыр Төркиянең Чехиядәге илчесе Әхмәт Неҗати Бигалы килде. Әхмәт бәй Сабантуйда катнашучыларны бәйрәм белән котлап, татарлар һәм башкортлар, төрек, үзбәк, кыргыз, казакъ, гомумән, бар төркиләр бер агачның ботаклары кебек, безнең тарихыбыз уртак, мәдәниятебез уртак, без бердәм булырга тиеш, дип Чехиядә яшәүче татарларга мул һәм бәхетле тормыш теләде. Әхмәт әфәнде Бигалы Казан турында күп ишеткәнен һәм якын арада Татарстан башкаласын барып күрергә теләгәнен җиткерде. Илче әфәнде башыннан ахырына кадәр бәйрәмне зур кызыксыну белән күзәтте, җирле татарлар белән аралашты.
Бәйрәмдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хаты җиткерелде. Анда әйтелгәнчә, Сабантуенда татар халкының иң күркәм сыйфатлары – аның хезмәт сөючәнлеге, җиңүгә омтылучанлыгы һәм кунакчыллыгы чагылыш тапкан.
Прага Сабантуенда бу юлы да Казаннан килгән кунак бар иде - җырчы Айгөл Хәйри татар җырлары белән бар халыкны әсир итте. Ул “Туган ил”, “Кояшлы вальс”, “Аккош күле”, “Ак чәчәкләр”, “Яшьлегем хисләре”, “Инеш”, “Көймә килә”, “Кошлар тынды”, “Су буйлап” җырларын, ә төрек кунаклары өчен махсус “Оныт, узсын” дигән төрек әсәрен башкарды.
Быел Сабантуйда танылган кырымтатар аккордеончысы Сервер Абкеримов та үз милли җырларын, аерым алганда туйларда яңгырый торган "Хайтарма" көен яңгыратты.
Күпләр кырымтатар музыкасының бу кадәр дә моңлы булуын белмәвен әйтте.
Билгеле җырчылар белән бергә быел Сабантуйда балалар да җыр-биюдә осталыкларын күрсәтте. Камилә Гыйлфанова “Җәйге яңгыр” дигән җыр башкарды, соңрак аңа кушалган Бибисара һәм Мәрьям белән алар бергәләп “Әни кирәк” җырын җырладылар.
Җырлы-биюле тамашалар уеннар белән үрелеп барды. Сабантуенда аркан тартышу, капчык киеп узышу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннар аеруча кызыклы булды. Бу уеннарда хатын-кызлар белән ирләр арасында бер-берсен уздырып ярышу күзәтелде. Шул ук вакытта балалар һәм яшьләр тиз арада бер-берсе белән танышып, инде кунакка йөрешү турында планнар кора башлады.
Көнчыгыш Европада яшәүче татарлар өчен җыр-биюләр дә, тәмле итеп пешерелгән татар тәм-томнары да бик тансык булып чыкты. Бирегә һәркем үзе берәр ризык пешереп килгән иде. Өстәл чәк-чәк, кош теле, баллы бәлешләр, кырымтатарларның күбитэ кебек ризыклардан сыгылып торды. Махсус Сабантуена дип “күмерле” самавырларда чәй кайнатылды. Башка милләт вәкилләре аларны бик яратты һәм татарларның ашлары, гореф-гадәтләре белән кызыксынды.
Сабантуе күмәкләшеп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.