Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамазан ае: кемгә – ураза, кемгә – юк

18 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза көннәр иң озын вакытка туры килде. Азатлык ураза тотучыларның һәм тотмаучыларның кичерешләрен, шушы айда булган вакыйгаларны барлый.

Ураза тоту халыкның көндәлек яшәешендә үз урынын тапмады

Ифтар ашлары уздыру соңгы елларда тагы да киң колач алды. Казанның һәрбер мәчетендә көн дә диярлек авыз ачтыралар. Рамазан башланганчы ук, мәҗлес уздырырга теләүчеләр һәр көнне чиратка салып, алдан язылып куялар. Теләгән һәр кеше бу ифтарларга йөри ала. Бик матур күренеш. Авыз ачу гадәти күренешкә әйләнә барса да, халык арасында ифтар мәҗлесенә карата ничектер "күпертелгән" караш яшәп килә. "Күпертелгән" дип әйтәм, чөнки бу күренешкә әлегә башка сүз таба алмыйм. Ифтар – Рамазан аенда кояш баеганнан соң ашау вакыты. Димәк, ифтарны ифтар дип кабул итү өчен халыкның күп булуы, ризыкның махсус шушы вакыт өчен пешерелүе, мулла яки абыйстайның килеп Коръән укуы шарт түгел. Үзең генә кичә пешерелгән ашны вакыт керү белән ашасаң, бу да ифтар. Ифтар вакытында кемнедер сыйлау яки кунакка чакыру шулай ук гади генә булырга мөмкин. Моның өчен ел буе әзерләнергә кирәкми. Шуңадыр кайберәүләрдән "быел авыз ачтырырга акча юк әле", дигәнне ишетергә туры килә. Хәллерәкләр киресенчә, елга бер мәҗлес җыя да, шуның белән кәнәгать кала, тынычлана. Ике очракта да мөселманнар өчен мәҗбүри булган ураза тоту халыкның көндәлек яшәешендә үз урынын тапмый. Ниндидер бер абстракт, могҗизалы гамәл булып кала.

Эльза Нәбиуллина
укытучы, Казан

Авыз ачарга өчпочмаклар әзер! Эльза Нәбиуллина фотосы
Авыз ачарга өчпочмаклар әзер! Эльза Нәбиуллина фотосы

Кемгә изгелек - кемгә табыш. Рекламада Рамазан

Истанбулда заманча дини архитектура

Архитектор Аднан Казмаоглу проекты белән салынган Истанбулның Яшел Вади мәчете
Архитектор Аднан Казмаоглу проекты белән салынган Истанбулның Яшел Вади мәчете

Татарстан Ураза бәйрәмендә өч көн ял итәчәк

Ураза гаете быел 17 июль бәйрәм ителә. Җомга ял көне дип игълан ителгән. Уразаның соңгы 10 көне башланды.

Нон-стоп ифтар

Ураза тотучылар өчен икенче мөһим вакыт ул - сәхәр! Пәйгамбәребез хәдисләрендә дә сәхәрне ашарга киңәш ителә, "сәхәр ашы ураза тотучыга җиңеллек тудыра", диелә. Ләкин кайбер кешеләр: "Сәхәргә торырга авыр. Торган очракта, йокы качмасын дип, су гына эчеп ятабыз", диләр. Кичә дусларыбызда ифтар кунагы булып кайттык. Сүз белән мавыгып вакыт узганы сизелми дә калды. Хуҗалар безне сәхәргә кадәр калырга үгетләделәр. Һәм безнең ифтарыбыз "нон-стоп режимында" сәхәргә барып тоташты. Әлбәттә, вакытны ашап кына уздырмыйсың, бу мөмкин эш түгел. Аралашып, намазларны укып, чәй эчеп үтә вакыт. Иртән эшкә барасы булмаса, болай итү бик уңайлы!

Эльза Нәбиуллина
укытучы, Казан

Бакуда Рамазан

дәвам

XS
SM
MD
LG