Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда чемпионат алдыннан милли активистларны тикшерә башлаганнар


Айрат Габдуллин
Айрат Габдуллин

Казанда узачак Дөнья су спорты төрләре беренчелеге алдыннан ТИҮ вәкиленә шалтыратып бу чара вакытында кайда булачагы, чемпионатка мөнәсәбәте белән кызыксынганнар.

21 июль көнне көндез Казан метросында барганда Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Айрат Габдуллиның телефоны шалтырый. Үзен Казанның Мәскәү районындагы полиция хезмәткәре Гадел дип таныштырган берәү: "Кайда яшисез? Нинди эш белән шөгыльләнәсез? Чемпионат вакытында Казанда буласызмы? Чемпионатка нинди мөнәсәбәт белән карыйсыз?" дип сораштыра башлый.

Габдуллин үзенә чемпионат вакытында кирәкмәгән уйлар белән янмый микән дип тикшерү өчен шалтыраткан булырга мөмкиннәр дип уйлый.

Бу хәлне ул: "Үзен демократик юлда дип күрсәткән дәүләттә милләтпәрвәрләрнең капкач астында яшәгәнлегенә бер ишарә булып тора", дип бәяли. Аның сүзләренчә, Казанны хәзер террорчылар басып алган микән әллә дигән уй да туарга мөмкин. "Чөнки втобус һәм метрода һәр минут саен: "Шартлаткычка охшаш әйбер күрсәгез, сак булыгыз!" дигән игъланнар бара, ди Габидуллин.

Ул үзенә шалтыраткан кеше ФСБдан булырга мөмкин дип тә шикләнә. Бу аның белән булган беренче очрак кына түгел. 2013 елда Универсиада алдыннан телефоннан шалтыратып аны Фучик урамында яшәгән фатирыннан чакырып чыгаралар. Полиция машинасыннан төшеп, үзен тикшерү бүлеге хезмәткәре дип таныштырган берәү Айрат әфәнденең телефонын сорап тора һәм артын ачып эчендәге серия номерын язып ала. "Бу аларга минем кайда йөргәнне күзәтеп тору өчен кирәк мөгаен", ди ул. Соңыннан Айрат әфәнде тикшерү бүлегенә шалтыратып "сездә шундый-шундый хезмәткәр эшлиме" дип кызыксынып карый. Аңа андый хезмәткәрнең булмавын әйтәләр.

Азатлык 21 июль көнне Габдуллин белән телефон аша элемтәгә кергән, үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган Гаделгә шалтыратты. Аның номеры Габдуллинның телефонында сакланган. Азатлыкка ул: "Сезгә бу телефонны дөрес бирмәгәннәр. Минем сезнең белән сөйләшәсем килми", дип элемтәне өзде. Узенең кем икәнен һәм кайда эшләвен әйтүдән баш тартты.

XS
SM
MD
LG