Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фестиваль көндәлеге

5-11 сентябрь көннәрендә Казанда XI халыкара мөселман киносы фестивале уза. Азатлык бу вакыйганың иң кызыклы мизгелләрен көндәлеккә теркәп бара.

"Ак чәчәкләр"не карый алмадым

​Ярты сәгать кала анда идем инде. Андый этеш-төртешне күптән күргәнем юк иде. Куркыныч бөтенләй. Кечкенә урын, пияла ишекләр, стеналар. Эскалатор менгерә тора халыкны, шунда өелә барысы да. Әле алдагы фильмнар бетмәгән, кеше чыкмый. Кайсы номерлы залның кайда икәнен белгән кеше юк. Кычкырышты халык, төрткәләште. Кемдер ауды, егылды. Миңа урын алынган иде икенче залда. Аннары өченчене дә ачтылар дигән сүзләр ишетелде. Инде зал төбенә килдем, урыным бар, дип ишекне дә ачтырыр идем. Ләкин андагы халыкны күз алдыма китердем дә, үтә алмам, кәефем китсә чыга да алмам дип уйладым. Өч сәгать тын алырлык та булмас. Үзебезнең фильм бит, күрсәтерләр әле дип чыгып киттем. Айтуганова тулысынча октябрь-ноябрьдә Яңа Гасырдан күрсәтәм мин аны, дип әйтте диләр. Оештыру бер нәрсәгә дә яраклы түгел иде, билгеле. Татар фильмнарына сорау зуррак бит инде. Бөтен әби-бабайлар да килә матур итеп киенеп. Куып тараттылар инде халыкны.

-- Әминә, пенсионер

Төркиянең "Балык" фильмын карадык

Фестиваль көннәрендә заллар гадәти көннән шуның белән аерыла - халык кеше күп булуына аптырап тормый, иркенләп баскычта, идәндә утырып карый. Шул рәвешле Төркиянең "Балык" фильмын карадык. Әйбәт фильм булды. Күбрәк балык тоту өчен елгага агулы матдә агызучы кеше турында. Балыклар үлеп өскә калкып чыга. Ир кеше аларны җыеп сата. Очраклы рәвештә әлеге балыкны үзенең хатыны да ашый һәм агуланып үлә. Бүгенге көн өчен актуаль фильм. Табыш артыннан куып төрле ярамаган гамәлләр кылу киң таралган.

--Резеда Әхмәтвәлиева

Татарстаныбызның абруен күтәрә торган чара бу



Фестиваль искиткеч әйбәт бара. Мин беренче фестивальләрдә дә катнаштым. Шуннан унберенче ел катнашып киләм. Алга китеш бар. Фестивальгә җирнең төрле почмакларыннан кешеләр, кинолар килә. Фильмнарда халыклар дуслыгы, бер-беренә хөрмәт һәм мәхәббәт. ​Татарстаныбызның дәрәҗәсен, абруен күтәрә торган чара бу.

--Әлмирә Әдиятуллина

Тәҗрибә тупларга, эшкә керешергә вакыт

​Ел да фестивальне көтеп алам. Берничә ел дәвамында актив тамашачы буларак, минем очен кайсы илдән якынча нәрсә көтәргә икәне дә, фаворитлар да инде билгеләнгән. Үзбәкләр, төрекләр яхшы кино ясый. Ираннар шулай ук сыйфатлы тошерә. Башкортлар да соңгы елларда куандыра. Башкортстанның яшь режиссеры Айнур Аскаров алып килгэн "Авызымнан жил алсын" фильмы минем быелгы сезонымны ачып жибэрде. Фильмның азагына гына өлгердем. Аңа карамастан сюжетнын оригинальлеге ("Сак-Сок" бәетенә мөрәҗәгать ителгән), идеясе ана белэн бала арасында булган мөнәсәбәтне яктыртуга нигезләнгән. Бик уңышлы әсәр булып күңелгә кереп калды. Шушы урында ихтыярсыздан: "Конкурста катнашучы кыска метражлы фильмнар арасына шушы әсәр белән рәттән Салават Юзеев фильмы ничек керә алды икән?" дигән сорау туа. Бу бит "полный провал". Үзебезнекеләрне ни кадәр якын итсәм дә, ни кадәр аңларга тырышып карасам да, әсәрдә бернинди мәгънә таба алмадым. Гаяз Исхакыйның "Өч хатын белән тормыш" пьесасының мескен пародиясе кебек кенә тоелды.

Иранлылар кабат куандырдылар. "Чикләрсез" фильмы тетрәндергеч тә, эшләнеш дәрәҗәсе ягыннан сокландыргыч та. Фильмның продюсеры белән барган кыска әңгәмәдән соң истә калган берничә факт: төп герой (13–14 яшьлек егет) 3000 кеше арасында узган кастингта сайлап алынган, фильмда сөйләм теле аз, моңа карамастан, автор 2 ел буе сценарий язган; вакыйгалар барган урын реаль. Кыскасы, фильм әзерләү барышында һәр кеше уз эше белән шөгыльләнгән. Һәм нәтиҗәдә югары дәрәҗәдә башкарылган фильм килеп чыккан. Бәлки, булачак жиңүче дә. Кабат үзебезнекеләргә әйләнеп кайтыйк. Ә бездә (татар кино сәнгатендә) фильмнарның төп геройларын ничек сайлылыйлар икән? Фильмны ясауда кемнәр катнаша? Купме вакыт һәм акча сарыф ителә? "Рудольф Нуриев. Рудик" та, мәсьәлән, балалар уены ышандырмый, яшенле яңгыр ясалма (әйтерсең, бездә һич яңгыр яумый), Нуриев исеменнән текст укучының тавышы Нурбәк Батулла тавышына охшамаган да. Кыскасы, саный китсәң, җитешсезлекләрнең очы-кырые юк. "Ярар инде!" дияр идең, хәзер инде ярамый. Беренче фильмнарыбызны төшергәнгә дә бит инде байтак вакыт үтеп бара, тәҗрибә тупларга, эшкә керешергә вакыт. Ә бездә эштән алда мактау һәм мактану сузләре.

--Эльвира, белгеч тугел, тамашачы

Кыргызлардан көнләштем

​Бүген бәйгедә кыргызларның "Курманҗан Датка - Таулар Патшабикәсе" дигән фильм тәкъдим ителде. Курманҗан Датка татарларның Сөембикәсе кебек кыргызларның бәйсезлеге өчен көрәшкән бер ханбикә. Ул киноны карагач, кыргызлардан чын-чынлап көнләштем. Алар бәйсез дәүләт булгач, дошманны дошман, батырны батыр дип авыз тутырып әйтә ала. Әгәр дә татарлар андый фильм чыгарган булса, сепаратизмнан алып, "разжигание межнациональной розни"га хәтле гәепләрләр иде. Утыртып куймасалар әле...

-- Динә, тамашачы

Фестивальгә фильмнар ничек сайлана?

​Казанда ​XI мөселман фильмнары фестивалендә очрашулар һәм остаханәләр оештырыла. Иван Золотухин кичә фильмнарны фестивальләрдә катнаштыру серләренә өйрәтте.
1.фильмыгыз 10-20 минут булса
2.соңгы 1-2 ел эчендә төшерелгән булса
3.интернетка чыкмаган булса...

фильмыгызның фестиваль програмына сайлану ихтималы зур! Башка серләре дә бар.

Хатын-кызлар, сабырлык сезгә!

Мөселман кинофестивалендә Салават Юзеев комедиясе
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:11 0:00

7 сентябрьдә мөселман кинофестивалендә Салават Юзеевнең "Ишекне ябып чыгып китте" фильмы күрсәтелде. 15 минутлык комедия ир-ат иреге турында.

Комедиянең ике төп герое - Камал театры актерлары Илдус Габдерахманов һәм Фәнис Җиһанша. Вакыйга ашханәдә бара. Дүрт хатын ире (Габдерахманов) үзенең яңа дустына (Җиһанша) хәләл җефетләреннән зарлана. Арада пыяладан аракы эчә һәм лезгин биюен бии. Нәтиҗәдә исә аны дүрт хатыны табып алып, мәсхәрәләп алып кайтып китә.

Рәхимбай әйткәнчә, алар Юзеев белән бу җәйдә бер атна эчендә өч комедия төшергәннәр.

--Илдар Габидуллин

Кабернең бер ягында тәре - икенче ягында Коръән сүрәләре язылган таш

​Бүген Гыйракларның "Көлнең йөзе" киносын карадым. Гыйрактагы бер авылның мөселман гаиләсенә табут кайта. Мәетне танып булмый. Әммә аны кәфенгә төрер алдыннан юа башлагач, аның сөннәткә утыртылмаганы ачыклана. Һәм шик туа - мөселманмы ул, христианмы (авылларында бер христиан гаиләсе да бар, аларның уллары да сугышка киткән булган). Бер сәгать дәвамында (кинода ул бер сәгать, чынбарлыкта - 3 көн) бәхәс бара - аны ничек күмәргә: кәфенгә төреп Көръән укыпмы, я исә кире табутка салып, тәре куяргамы. Тәмам сугышып туктагач, компромисска киләләр - кабернең бер ягына тәре куйсалар, икенче ягына - капма каршы - Көръән сүрәләре язылган таш. Фильмның ничек тәмамлануы мөһим түгел, күз алдына башка мисал килеп баса. Әни ягыннан да, әти ягыннан да бөтен бабайлар сугышта катнашкан. Бөек ватан сугышында. Берсе Ленинград өлкәсендә җирләнсә, икенчесе - фашистларның концлагерләрендә җан бирә. Күмәк каберлекләрдә урыслар да, татарлар да җитәрлек. Казакълар, үзбәкләр, Кавказ халкы...Ә рус чиркәве нишли? Бара да, ул каберләргә тәреләр куеп, изге сулар сибеп йөриләр. Күңел ничек кырылмасын? Урыслар гөмер-гөмергә компромисска бара белмәделәр инде. Совет заманында компромисс табылган иде - андый каберләргә тәре дә, ярым ай да түгел, кызыл йолдыз куела иде.

--Гөлназ Бәдретдин

дәвам

XS
SM
MD
LG