Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кобе татарлары дини һәм милли җәмгыяте тарихы


Кобе татарлары Гаяз Исхакый белән. 1934. Тарихчы Надир Дәүләт архивыннан
Кобе татарлары Гаяз Исхакый белән. 1934. Тарихчы Надир Дәүләт архивыннан

Төркиядә яшәүче тарихчы Надир Дәүләтнең чираттагы китабы чит илләрдәге татар диаспораларына багышланачак. Кобе татарлары тарихы анда аерым урын алып тора. Китаптан өзек тәкъдим итәбез.

Кобе шәһәрендә тагын да күберәк санда татарлар яшәгән 1930 елларда аларның саны 600гә якын булган. Кобе җәмгыяте тәрбия һәм гыйбадәт эшләренә дә зур әһәмият биреп, 1935 елда башка мөселманнар белән Кобе мәчетенең салуга беренче булып керештеләр. Кобедә шактый әсәр сәхнәләштерелгән. Кобе ул елларда "Ерак Көнчыгышта Идел-Урал татарлары" хәрәкәтенең әйдәп баручы бер шәһәре иде.

Кобега сәүдәгәрлек итү максаты белән килеп урнашкан сөнни мөселман һиндлар дә монда яшәүче татарларның уртак эшчәнлеге ярдәмендә Япониядә беренче Җомга мәчетен төзиләр. Беренче булып Кобегә килүче дин әһеле Габдрахман Әюбның тырышлыгы ярдәмендә 1923 елның 17 маенда мөселман һиндлары белән татарлар уртак бер җәмгыять оештыралар. Бу җәмгыять мәчет төзелешен дә максат итеп билгели. Мәчет төзелеше өчен кирәкле булган акчаны биш елда гына җыю мөмкин булмас иде. Ләкин хәлле һәм йогынтысы булган М.А.К.Бочиянең килүе белән эшләр җанланып киә. Башта Япониядәге Һиндстан җәмгыятенннән акча җыела. Имам Шәмгуни дә татар җәмгыятеннән акча җыя. Мәчет салу комитетына кергән имам Шәмгуни, имам Мостафин, Г.Гаффар, Әгерҗе һәм башка төрек-татарлар да бөтен җаннары-тәннәре белән бу эшкә керешәләр. Нәтиҗәдә биш-алты ел дәвамында хәйрия акчалары кирәк булган күләмгә җитү белән 1934 елның 30 ноябрендә Кобе җәмгыятенә нигез салына. Бер елдан да әзрәк вакыт эчендә төзү эшләре тәмамлана. 1935 елның 11 октябрендә 800гә якын кеше катнашында мәчет ачылу тантанасы уздырыла. Ачылу тантанасында чыгыш ясаучылар арасында Гаяз Исхакый да була.

Япон рәсми даирәләре Токио мәчетен салуга зур өлеш керткән, әмма Кобе мәчетен салуга нигәдер ул хәтле әһәммият бирмиләр. Ләкин шулай да япон матбугатында бу турыда байтак хәбәр чыга. Мәчет Икенче дөнья сугышында Америка хәрби һава көчләренең бомбалаулары нәтиҗәсендә җимерелә. Имам Мадьяр Шәмгуни 1938дә вафат булгач имамлык вазыйфасын 25 ел буйлап Хөсәен Килли алып бара.

Нади Дәүләт
тарихчы, профессор, Истанбул

XS
SM
MD
LG