Беларустагы сәяси режим аркасында качып киткән беларусларның меңнәрләгән кешесе көтелмәгәндә зур проблем белән очрашты. Күпләрнең эчке һәм чит ил паспортларының мөддәте бетте яки бетеп килә. Аларга яңасын алырга кирәк, әмма бу ансат эш түгел. Беларус хакимияте моны бары тик илгә кайтып яки чит илләрдә урнашкан вәкиллекләргә барып хәл итәргә тәкъдим итә. Басымнан, кыйналу һәм җәзалардан, төрмәдән качып киткән беларуслар моның капкын икәнен аңлый. Шул ук вакытта чит илләргә качкан беларусларга паспортсыз "нелегал" булып яшәү күп төрле авырлыклар тудыра. Качакмы син, юкмы, чит илдә яшисең икән, гамәлдәге паспортың булырга тиеш.
Беларусның сөргендәге хакимияте яңа ысул тәкъдим итте. Алар мөһаҗирлектәге беларусларга аерым паспорт ясатырга тели. Әмма аны аерым бер дәүләт үз өстенә алырга тиеш. Әлегә бу мәсьәләдә нокта куелмаса да, Литва бу җаваплылыкны үз өстенә алырга теләгәнен белдерде. Бу эш ничек башкарылачак, процедурасы нинди булачак, кемнәргә биреләчәк алар, паспорт ияләре нинди өстенлекләргә ия булачак, кайсы илләр аны таныр, кайсылары юк — әлегә бу мәсьәлә хәл ителә.
Шул ук хәл сугыш аркасында Русиядән китүчеләрне дә көтәчәк. Кемнеңдер чит ил паспортларының мөддәте чыгып бара. Русия хакимиятенә оппозициядә торучылар Русиянең рәсми вәкилчелекләренә бару шулай ук капкын була ала дип саный. Әмма беларуслардан аермалы, русияләрнең паспорт мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә алган бер оешма да, берләшмә дә юк, бу юнәлештә бер хәрәкәт тә күренми.
Гыйнвар башында Change.org сәхифәсендә мөрәҗәгать барлыкка килде. Анда ике ел элек кешелек дөньясы Русия тарафыннан Украинага карата геноцид кылу шаһиты булды һәм Русиянең аерым кешеләре моның белән килешә алмау сәбәпле диктаторлык режимының тотыгы булып калды дип языла.
"Күпләр бердәнбер Русия ватандашлыгына ия, шуларның бер өлеше Украинаны үзләренең туган ягы дип саный. Сәяси мөһаҗирләрнең тормышлары кыл өстендә. Аларның бер өлеше китә алды, ә бер өлеше калды. Шушы кешеләр Русия ватандашлыгыннан баш тарта алмый, тотык хәлендә яши", дип аңлатыла анда. Мөрәҗәгать авторлары БМОдан, Украина президенты, төрле дәүләт башлыкларыннан мондый кешеләргә яңа ватандашлык бирү мөмкинлеген карауны сорый. Ул документ Русия паспорты белән бәйле булмаска тиеш дип әйтелә. Мондый процедура БМО саклавында булган сәяси качакларга бирелә дип искәртелә мөрәҗәгатьтә.
"Ватандашлыгы күрсәтелмәгән паспортларны булдыру Русиядә күп кешеләрне сугыштан сакларга, агрессор дәүләтне көчсезләндерергә ярдәм итәчәк, киткән кешеләргә каршылыксыз дөнья буйлап хәрәкәт итәргә, күпләргә гаиләләре белән кавышырга булышачак. Бу — меңнәрчә кешенең гомерен саклап калу, сугышка каршы көрәшү механизмы", диелә мөрәҗәгатьтә.
Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә? Вакытында Кытай һәм Япониядә яшәгән татарлар да паспортсыз, ватандашлыксыз торып кала. Шулай да Кытай һәм Япония татарлары Төркия ватандашлыгына ия була. Аларның башыннан узган тарих белән таныштырабыз.
Төркия паспортына ия булу: Кытай татарлары тарихы
Икенче дөнья сугышыннан соң ватандашлык, паспорт мәсьәләсе барлыкка килә. Һәм бу инкыйлабтан соң Русия империясеннән качкан, йә сәүдәгәрлек итеп чит илдә торып калырга мәҗбүр булган татарларга да кагылган. Октябрь инкыйлабына кадәр читкә китеп сәүдәгәрлек итүче татарларның бер өлеше Кытайда була. Кемдер большевиклар сәясәтеннән кача яки кайтмауны хуп күрә. Манчьжурия якларында Харбин, Мукден, Тәнзин һәм башка шәһәрләрдә татарлар зур мәхәллә булып яши. Бу тарих берникадәр өйрәнерлгән һәм аңа туктап тормыйбыз.
Кешеләрнең кулында күптән таркалган Русия империясеннән калган паспортлар була, ләкин алар бернинди дә хокукка ия түгел, Кытайда татарлар дөнья ватандашлары буларак яши. Әмма Кытайга да коммунистлар режимы җитә. 1946 елда анда яшәүче урысларга да, яһүдләргә дә, шул исәптән татарларга да коммунистлар хакимияте документ тапшыра башлый. Бу елдан соң туган татарларга, мисал өчен, кытайча, урысча һәм татарча язылган туу таныклары бирелә башлый. Паспортлар да шулай ук. Әмма 1949нчы еллар азагы, 1950нче еллар башында Кытайдан урыслар да, яһүдләр дә, татарлар да китә башлый. Алар коммунистик режимнан качу ягын карый.
Харбиндагы татарларга китү мәсьәләсендә Кытайда яшерен эшләүче Дөнья чиркәү берләшмәсе булыша. Бу оешма коммунистик илләрдә калган "аклар"ны коткару эше, ягъни башка имин илләргә күчерү эше белән шөгыльләнә. Татарларга кадәр Харбиндагы урысларны һәм яһүдләрне күчерү эше башкарыла. Бу хакта Истанбулдагы мөһаҗирләр искә ала.
— 1953 елда без Харбиннан Тәнзин шәһәренә бардык, анда — зур порт. Шуннан британ көймәсенә утырып Һоңкоңга киттек. Аннан Британиянең кечкенә очкычына утырып Истанбулга җиттек. Бангкокка керелде, анда очкыч ял итте, бензин салынды. Бер тәүлек дәвамында без Истанбулга җиттек, — дип искә ала Истанбулга 7 яшендә килгән татар. — Безне бөтен җирдә шушы чиркәү берләшмәсе кешеләре ияртеп йөрде. Киткәндә әти-әни Харбиндагы өйне бикләмичә китте. Берни сата алмадык. Кытайлар болар барыбер китә, барысы да бушлай безгә калачак дип читтән күзәтеп торды. Документларны да, кунакханәләргә урнаштыруны да, очкычларга билетларны сатып алуны да шул Дөнья чиркәү берләшмәсе хәл итте. Алар БМО белән эшләгәндер. Яһүдләр Израилгә китте, урыслар АКШка, Австралиягә, ә татарлар кая барсын?! Төркия күңелгә иң якыны, тел ягыннан да, дин ягыннан да, әмма ул вакытта безне, татарларны яратмыйлар иде, "кара татарлар" дип шикләнеп карыйлар иде. Безне моңа кадәр килүче татарлар каршы алды.
1953 елда Кытайдан килүче татарлар тулы бер очкыч булып килә, бу — якынча 60-70 кеше. Һава аланына килү белән кулларында булган документлар алына, "дүрт ягыгыз — кыйбла" дип алар Төркиягә кертелә. Татарларга "мөһаҗир кәгазе" дигән документ бирелә. Serbest göçmen дип атала ул. Аның нигезендә татарлар 5 ел буена салым түләмичә яшәү хокукына ия була.
— Мәктәпләрдә укырга мөмкин, хастаханәләрдән файдалана ала идек. Әти-әниләр рәсми эшкә урнашып эшләде. Без хокуксыз булмадык. Менә сайлауларда катнашу хокукы булганмы, юкмы — белмим. Биш ел узу белән безгә барыбызга да Төркия хакимияте паспорт бирде. Кытайдан килүче татарлар Төркия ватандашы булды. Бернинди дә имтихан алу булмады. Мөһер салдылар, шуның белән эш бетте. Кемдер Истанбулда калды, кемдер Әнкарага китте, — дип сөйли 71 ел буена Төркиядә яшәүче элеккеге мөһаҗир.
Кытайдан килүче татарларның бер өлешенә документ, юл чыгымнары белән БМО ярдәм иткәне турында мәрхүм галим Надир Дәүләт истәлекләрендә дә бар. Аның гаиләсе Мукденнан Истанбулга 1949 елда ук килә. Ул Һоңкоңда БМО офисы булганын яза. Кем кайда барырга теләве шунда хәл ителгән, татарларның күпчелеге Төркиягә баруны хуп күрә, әмма АКШ, Канада, Австралиягә китүне сайлаучылар була дип яза ул. Аның үги әти-әнисенә дә, аңа да Төркиягә килгәндә ватандашлыгы булмаган зат дигән статуслы (homeless passport) документ бирелә.
"1949 елның октябрендә Кытайда хакимиятне үз кулына алган коммунистлар исә өлкәләрдәге мөһаҗирләрнең йә Кытай ватандашлыгына күчүләрен, йә булмаса илдән чыгып китүләрен таләп иттеләр. Әлбәттә, илдән чыгып китүчеләргә үзләрен кабул итәрлек башка бер ил табып, виза алулары җитди бер киртә булды. Халыкара мөһажирләр оешмасы мондыйларны вакытлы рәвештә Филиппинның 7 чылбырлы утраудан барлыкка килгән Тубабао (Тубуаи) утрауларыннан Гуйанга һәм Самараска урнаштырды. Качкыннарның күбесе бу утрауларда бик авыр климат шартларында виза көтә-көтә берничә елга калдылар. Ахыр чиктә бу качкыннар АКШ, Канада, Австралия һәм Төркия кебек дәүләтләр тарафыннан кабул ителделәр", дип яза үз истәлекләрендә галим.
Төркия паспортына ия булу: Япония татарлары тарихы
Бүгенге көндә Калифорния штатында яшәүче 80 яшен тутырган Фарук Гыйззәтуллин Япониянең Кобе шәһәрендә туган. Ул татарларның Япониядә яшәп Төркия ватандашлыгына ия булу тарихын яхшы хәтерли. Азатлыкка сөйләвенчә, Токио һәм Кобе шәһәрләрендә яшәүче татарлар Япониядә яшәгәндә үк Төркия паспортларына ия булган. Бу — уникаль очрак, ди ул. Фарук Гыйззәтуллин татарларга Төркия паспортларын тапшыру Кобе шәһәрендә тантаналы рәвештә 1953 елның 23 гыйнварында узды дип хәтерли. Төркия паспортлары Кобеның татар мәчете янында урнашкан биш сыйныфлы татар мәктәбенең ишегалдында узган, анда Төркия байрагы урнаштырыла, паспортларны Төркиянең Япониядә яңа ачылган консуллык вәкилләре тапшыра.
Татарлар Япониядә ике дистә елдан артык яшәсә дә, япон телен өйрәнсә дә Япония аларга ватандашлык, паспорт бирми. Татарларның бер өлеше инкыйлабка кадәр үк Себер тимер юлы төзелеше башлану белән сәүдә итү максаты белән Көнчыгышка чыгып китә, Манчжуриягә килеп урнаша, кемдер Кореягә, Япониягә китә. Япониягә килеп урнашканда Русия империясе инде юк, ә Совет берлегенә алар инде кайтмый. Фарук Гыйззәтуллинның әтисе Фәйзрахман хатыны белән Япониягә 1930нчы еллар башында килә. Токио, Нагоя шәһәрләрендә яшиләр, аннары инде Кобе шәһәрендә төпләнәләр. Алардан тыш бу шәһәрдә якынча 50 татар гаиләсе тормыш кора.
Фарук Гыйззәтуллин сөйләвенчә, Япониядә алар ел саен полициягә вакытлыча яшәү документларын тапшырып, яшәргә рөхсәт кәгазьләрен имзалатып тормыш итә. Бу документ нигезендә Япониядә медицина хезмәтеннән дә файдаланырга мөмкин була, мәктәп, лицейларда да белем алырга рөхсәт ителә.
— Әтием белән әнием 1923 елда Кытайдан башта Кореягә, аннары Япониягә барганнар. Татарлар башлыча Кобе, Нагоя, Токиога барган. Нагоядагылар барысы да Кобега күчтеләр, якынча 50 гаилә иде татарлар. Токиода да яшәделәр. 1934 елда Кобеда мәчет салынды, безгә андагы пакстанлылар да ярдәм итте, ул мәчет һаман да исән, тора, — дип искә төшерә Фарук әфәнде. — Бер документ та юк иде, әти-әниләр Русия империясеннән качып киткән, паспортлар юк. Япониягә килгәч, алар акча биреп яшәргә рөхсәт алган. Япониядә читтәгеләргә паспорт бирмиләр, чөнки алар япон түгел. Мин Япониядә тусам да, минем дә паспорт юк иде. Сәбәбе — мин япон түгел. Ел саен рөхсәтне озайтырга кирәк. Аны бирмичә, Япония татарларны куып чыгару очракларын белмим. Безне төрек буларак кабул иткәннәрдер дип уйлыйм. Япониядә тормыш әйбәт иде, әмма ул читләрне кабул итми, шуңа никадәр яхшы шартлар булмасын, син анда үз кешең була алмыйсың.
Икенче дөнья сугышында бөтен өйләр янып беткән иде, әти-әниләр яңадан тормыш кора башлады. Әтием — булдыклы кеше, яңадан йорт төзеде, 17 бүлмәле, киң йорт иде.
1950нче елның июнендә Корея сугышы башлады. Америка да сугышты, Төркия дә анда гаскәрләрен җибәрде. Яраланучыларны Япониядәге американ һоспитальләренә китерә башладылар. Андый һоспиталь без яшәгән шәһәрдә Кобеда да бар иде. Әнием ул вакытта татар кардәшләре белән һоспитальгә ярдәм итәргә йөрде. Алар төрек хәрбиләрен карады, аларга аякка басарга ярдәм итте. Төрек офицерлары бездә кунак була иде. Алар арасында Тахсин Язджы исемле гаскәри бар иде, мин аны генерал дип истә калдырдым. Ул әтием белән дуслашты. Еш кунак булды бездә. "Сез татарлар, әмма Төркиядәге төрекләрдән дә төркилегегез көчле" дия торган иде.
Ул татарларның ватандашлык ала алмаганын белеп, ярдәм итәргә вәгъдә итте. 1952 елда Тахсин Язджы Кореядән кайтып китте, кайткач Төркия парламенты, аннары хөкүмәте белән сөйләшү алып барган дип беләм. Нәтиҗәдә аның тырышлыгы белән 1953 елның 24 гыйнварында безгә, Япониядәге татарларга, Төркия паспортларын бирделәр. Моңа кадәр Япониядә Төркия илчегеле юк иде. Ул беренче ачылды. Токиода беренче консуллык "Империал" отельдә урнашты. Офис корылды. Кобега аның вәкиллеге килде. Илчелек кешеләре һәрбер кешенең туган елы, кайсы көнне, кайсы җирдә туганы — җентекле итеп язды. Алар барлык документларны туплады.
24 гыйнварда мәктәп ишегалдына Төркия байрагы куелды. Барысына да, татарларның өлкәненә дә, безгә - балачагага да паспорт таратылды. Төркиядә туып-үскән кешеләр нинди өстенлекләр ия булса, без дә шул хокукта булдык. 100 процент, тулы хокуклы Төркия ватандашы булдык.
Фарук Гыйззәтуллин бу хәлләрне үзе дә яхшы хәтерлим дип әйтә, аңа ул вакытта 11 яшь була, шулай ук документлар мәсьәләләрен әтисенең истәлекләренә таянып сөйли. Төркиягә, Истанбулга килгәндә Япония татарлары инде килмәшәк булып килми, аларның кулларында Төркия паспорты була.
— Япониядән Төркиягә 1954 елның декабрендә киттек, 45 көн көймәдә бардык. 1955 елның гыйнвар аенда барып җиттек. Башта без киттек, берничә гаилә, аннары без арттан башкалар да иярде. Төркиягә күченү 2-3 елга сузылды, — дип дәвам итә Гыйззәтуллин. —Истанбулга килү белән безне Кытайдан килгән татарлар каршы алды. Алар Төркиягә паспортсыз барды. Кичен килеп җиткәнне хәтерлим, көймәдән чыгуга безне журналитслар сырып алды. Алар фотога төшерде, сораулар бирде. Икенче көнне "Җөмһүрият" газетасында мәкаләләр чыкты, Фәйзрахман Гыйззәтуллин башлыгында татарлар килде, алар — Төркия ватандашлары дип язып чыкканнар иде.
Фарук Гыйззәтуллин шулай ук Төркия хакимияте Япониядәге татарларны латин имласында язарга, укырга өйрәтте дип сөйли. Һәм Төркия паспортын алганда аларның гаиләләренә фамилияләрен үзгәртеп язарга туры килгәнен әйтә.
— Төркия хөкүмәте безнең гарәп имласын кулланганны белде, махсус укытучыны җибәрде. Япониядә үк безнең татар мәктәбендә төрек әлифбасына, төрек теленә өйрәттеләр. Укытучыга хезмәт хакын түләүне Төркия хөкүмәте кайгыртты. Мин укып өлгермәдем, чөнки татар мәктәбенең 5нче сыйныфын тәмамлаган идем, — дип хатирәләре белән уртаклаша ул. — Паспортны алганда безнең гаиләнең фамилиясен үзгәртеп яздылар. Без Гыйззатулла идек, Япониядәге Төркия илчелегендә эшләүчеләр фамилия "Аллаһ" сүзе белән бетәргә тиеш түгел дип кисәттеләр, без аны Гизатуллин дип үзгәрттек. Төркия паспортына шулай кереп калды. Безнең гаиләгә генә кагылды бу. Япониядәге Аги, Сафа, Акчуралар бар иде, аларның фамилияләре үзгәрешсез калды. Ататөрк гарәп исемнәрен бирүне туктакан вакыт иде.
1962-1963 елда Төркиягә килеп урнашучыларның бер өлеше, башлыча — Япониядән килүчеләр АКШка күчә башлый. Алар Төркия ватандашы буларак виза ала, анда барып яшәү рөхсәтенә ия була. Башта 3-4 гаилә китә, аннары инде башкалар да аларга иярә. Гыйззәтуллин аңлатуынча, беренче чиратта матди яктан куәтле гаиләләр киткән. Аларның гаиләсе дә 1962 елда Сан Францискога китеп урнаша.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум