Ленур Ислямов һәм башка активистлар Кырым чигендә Украина ягыннан 20 сентябрьдә башланган азык-төлек блокадасы Кырым һәм кырымтатар мәсьәләсен янә көн тәртибенә кайтарды һәм бу блокада әкрен булса да Кырымны азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләсенә тискәре йогынты ясый башлады. Көн саен бәяләрнең үсүе, кышка таба Керич паромы эштән туктаса, Кырымны азык-төлек белән тәэмин итү тагын да катлаулана алуы җирле “хакимиятләрне” борчып торганы аңлашыла.
Ләкин бу эш белән полиция түгел, ФСБ шөгыльләнә башлавы, монда сәяси сәбәпләр булуына ишарә итә. Ленур Ислямов Мәскәүнең Кырымга карата төп стратегиясенә, илнең куркынычсызлыгына комачаулый башлаганга ошый. Ягъни, аның гамәлләре Кырымның Русиягә “кушылуы” Кырымда яшәүчеләрнең “ирекле референдумында” хәл ителде дигән сафсатаны тулаем фаш итте. Кырым блокадасы ялган референдумны, 2014 елда Кырымда кешеләрнең билгесез югалганын дөнья җәмәгатьчелегенә, төрле илләргә Кырымның төп халкы – кырымтатарларыннан даими җитештерелеп барган бер сигнал булып тора.
Август аеннан тапшыруларын Киевтан алып бара башлаган АТР канылында октябрьдән башлап һәр шимбә кичендә Ленур Ислямов туры эфирда Кырым чигендәге Чонгар урыныннан чыгышлар ясап, шалтыратучыларга Кырым, кырымтатарлар, Украина, Русия белән бәйле мәсьәләләрне аңлата. Бу эфир вактында Украинадан, Кырымнан дистәләгән шалтыратучылар блокаданы хуплаганнарын, ярдәм итәргә әзер булуларын әйтә, Кырымны электр энергиясе белән тәэмин итүне туктатырга чакыра, без моны көтәбез дигәннәре дә шактый.
Ислямов бу эфир вактында Русиянең кырымтатарларга карата элек-электән алып барган аяусыз сәясәте дәвам иткәнен, Русия белән бернинди килешү имзаларга мөмкин түгеллеген аңларга чакыра. “Русиягә ышанмагыз, аның белән имзаланган килешү кәгазь бәясеннән дә ким. Кырымда калганнар килеп туган вазгыятьтә ничектер баш иеп үзләрен саклап калуны карасалар, иртәгә аларның өйләренә басып керерләр”, дип кисәтә ул. Шулай ук бу эфирлар вакытында ул Киевны Кырымда яшәүчеләрне химая итү өчен тиешле адымнар ясарга чакырды. “Безнең йортларыбызга башка илнең кораллы хезмәтләре басып кергәндә, чит илнең итекләре безнең җиребезне таптаганда Украина үз ватандашларын якларга тиеш”, - ди Ислямов.
"Безнең гимныбызда да: "Ант иткәнмен, сүз биргәнмен милләт өчен үләргә!” дигән сүзләр бар, алар безнең блокаданың Русия Кырымнан киткәнче дәвам итәчәген белдереп тора", ди ул. Күрәсең, менә шул туры эфирда яңгыраган кискен чыгышлар Ислямовка якын кешеләрдә, туганнарында тентүләрнең бер көндә узуы, аңа карата басымның артуына этәргәч булган. Аны Русиянең бербөтенлеген бозуга чакыруларда, хәтта экстремизмда гаепләмәкче булалар. Ләкин бу гаепләүләрне белдергән Мәскәү үзенең Кырымны яулап алуын, XXI гасырда дәүләт дәрәҗәсендә башка бер илнең җирләрен басып алганын, мондый җинаять өчен аңа Һаага мәхкәмәсе янаганын күрмәмешкә сала.