Париж һөҗүмнәрен оештыручылар "элемтәдә торган өч төркемгә бүленеп эшләгән булырга мөмкин", дип белдерде Париж прокуроры Франсуа Молен. Террорчыларның Калашников автоматлары һәм бертөрле шартлаткычлары булган. Җиде террорчы юк ителде. Башта "сигез" дип хәбәр ителгән иде.
Һөҗүмнәргә катнашы булуда шикләнелгән ике кеше Грециядә теркәлгән мигрантлар булган
Сербиядәге Сүрия качаклары Париж һөҗүмнәрнең исламга катнашы юк, ди
Интернетта Батаклан театрыннан тамашачылар качу видеосы чыкты. Андагы хәлләрне Le Monde журналисты Дэниэл Псени төшереп алган. АКШның Eagles of Death Metal рок төркеме концертына килгән тамашачылар һөҗүм башлануга бинадан чыгып качарга тырыша.
14-15 ноябрьдә казанлылар Франция халкына теләктәшлек акциясен уздырды. Рәхматуллин урамында урнашкан Альянс Франсез мәдәният үзәге янына шәмнәр һәм чәчәкләр куелды.