Төркия-Русия чигендәге таможняда Төркия тауарларын тоткарлау башланган. РБК агентлыгы хәбәр итүенчә, Новороссийскидагы "НовоТрансЛайн" таможня брокеры мөдире Григорий Пелипенко таможня хезмәтләренең бернинди аңлатма бирмәвен, тауарлар бәлки иртәгә узар дип көтәргә кушуын белдерә. Аяк киемнәре кибетләренең зур гына челтәре хуҗасы Төркиядән аның ширкәтенә килүче тауарның тулы тикшерүгә җибәрелгәнлеген, ә азык-төлекнең таможня аша гомумән уздырылмавын әйткән.
Казанда Төркиягә каршы ялгыз пикет
25 ноябрь Казанда Төркия консуллыгы каршында элекке милиция хезмәткәре, пенсионер Марс Җәләлетдинов Төркиягә каршылык белдереп ялгыз пикетка чыкты. Төркиянең Русия хәрби очкычын бәреп төшерүен ул провокация дип атады. Улының Сүриядә хезмәт итүен, үзенең бер генә сәяси-иҗтимагый оешмага да кермәвен, үз ихтыяры белән чыгуын әйтте. Аңа берничә казанлы да кушылды.
Русия премьер-министры ярдәмчесе, Роспотребнадзор оешмасының элекке башлыгы Геннадий Онищенко ил ватандашларын Төркиядән китерелгән азык-төлекне сатып алмаска өндәде. "Ашан"да яки базарда сатып алынган һәрбер помидорның безнекеләргә атылачак чираттагы ракетага өлеш кертү булуын һәркем аңлый. Ватандашлар бу ракетның үзләре түләгән акчадан түләнгәнлеген аңлый: русиялеләр генә дә ел саен Төркиягә 297 миллион евро алып китә", диде Онищенко.
24 ноябрьдә Төркия Русиянең Су-24 хәрби очкычын бәреп төшергәннән соң бүген Россельхознадзор Төркиянең Standart Gida Sanayi ve Ticaret Anonim Sirkorti ширкәте җитештергән иттә зыянлы бактерияләр булырга мөмкин дип ул итне Русиягә кертүне тыйган иде.
Ростуризм русиялеләрне Төркиягә ялга җибәрүне тыйганнан соң Башкортстан туроператорлары да ул илгә юлчылар җибәрү, юлламалар сатуны туктатты һәм Төркиягә җыенган кешеләргә башка илләргә баруны тәкъдим итте. Башкортстан урта һәм кече эшкуарлык оешмасы вәкиле Тимур Локманов мөнәсәбәтләрнең начараюы башка төр эшмәкәрлеккә дә зыян китерергә мөмкин дип кисәтә.
Төркиянең Мәскәдәге илчелеге каршына чәршәмбе көнне 500ләп кеше җыелды. Русия хәрби очкычын бәреп төшерүгә протест йөзеннән ЛДПР фиркасе оештырга чарада катнашучылар баштарак илчелеккә йомыркалар һәм помидорлар атса, соңрак ташлар оча башлаган. Берничә тәрәзәнең ватылуы хәбәр ителә.
Төркия премьер-министры Әхмәт Давутоглу 25 ноябрьдә парламентта чыгыш ясап Русиянең Сүриядәге гамәлләренә карата кырыс кисәтү ясады. "Ислам дәүләте" төркеменә каршы сугыш сылтавы белән Сүриядәге төрекмәннәрне бомбаларга ярамый, диде Давутоглу. Ул шулай ук Русия очкычы бәреп төшерелгәннән соң Анкараның Мәскәү белән элемтә каналларын өзмәве турында да белдерде.
Cүрия хәрбиләренең Төркия бәреп төшергән Русия хәрби очкычындагы очучыларның берсен эвакуацияләве хәбәр ителә. Лүбнәннең Al Mayadeen телевидениесе хәбәр итүенчә, ул очучы хәзер Сүриядәге Русия хәрби очкычлары тора торган Хмеймим хәрби һава базасында. Телевидение аны эзләүнең алты сәгать дәвам иткәнлеген белдерә. Табылганнан соң аны боралак белән Латакиядәге Хмейним базасына китергәннәр. Сишәмбе көнне интернетта Су-24 очкычындагы ике очучының берсенең мәете төшерелгән видео таралды. Сүриядәге төрекмән сугышчылары Төркия ракетасы тию нәтиҗәсендә янып җиргә төшкән очкычтан парашют белән сикергән очучыларның икесен дә һавада ук атып үтергәнлекләрен белдергән иде.
По сведениям канала, поиски пилота длились шесть часов. После этого в течение двух часов сирийские силовики выводили его из тыла повстанцев. После этого летчика воздушным путем доставили на базу Хмеймим в Латакии, где базируется российская авиагруппа. Сейчас он находится в безопасности.
Подробнее на РБК:
http://www.rbc.ru/politics/25/11/2015/56551b2f9a79472caccfabe2
Ливанский канал Al Mayadeen сообщил, что второй пилот сбитого бомбардировщика Су-24 был эвакуирован сирийскими военными. Ранее в Минобороны России рассказали, что, по предварительным данным, один из летчиков был убит после «огня с земли».
По сведениям канала, поиски пилота длились шесть часов. После этого в течение двух часов сирийские силовики выводили его из тыла повстанцев. После этого летчика воздушным путем доставили на базу Хмеймим в Латакии, где базируется российская авиагруппа. Сейчас он находится в безопасности.
Подробнее на РБК:
http://www.rbc.ru/politics/25/11/2015/56551b2f9a79472caccfabe2
24 ноябрьдә Ростуризм туроператорларга Төркиягә юлламалар сатуны тыйды. Оешманың интернет сәхифәсенә чыгарылган белдерүдә: "Террор куркынычы шартларында Русия туристларының туристларының Төркиягә сәфәрләрен оештыру, Ростуризм фикеренчә, Русия федерациясе кануннарын тупас боза һәм гаепле кешеләрне юридик җаваплылыкка тартугага китерә", диелә.