Русия үзенең Төркиядәге ватандашларын илгә кайтырга чакыра. Русия тышкы эшләр министрлыгының интернет сәхифәсенә чыгарылган белдерүдә Төркия сәфәрләреннән тыелу турындагы кичәге белдерү дә раслана. "Төркия территориясендә террор куркынычы булу сәбәпле Русия ватандашларына Төркия республикасына барудан тыелу киңәшен раслыйбыз, ә үз кирәкләре белән анда булганнарны ватанга кайтырга чакырабыз", диелә белдерүдә.
Медведев Төркия тауарларын тыю ниятен игълан итте
Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Су-24 очкычын бәреп төшерүгә җавап буларак хөкүмәткә Төркияне җәзалау чараларын, шул исәптән кайбер уртак инвестиция проектларын туңдыру мәсьләсен карарга кушты. Хөкүмәт утырышындагы мөрәҗәгатендә Медведев бу чараларның Төркиядән азык-төлек кертүне тыюны да үз эченә алачагын белдерде.
Төркия Русиянең Су-24 хәрби очкычын бәреп төшергән өчен гафу үтенергә җыенмый. CNN телевидениесенә интервьюда Төркия президенты Рәҗәп Таййип Эрдоган: "Кем дә кем гафу үтенергә тиеш икән – ул без түгелбез", дип Эрдоган Төркия һава киңлекләренә бәреп кергән якның гафу үтенергә тиешлеген ассызыклады. "Безнең очучылар һәм хәрби һава көчләре бары үз вазифаларын гына үтәгән, ә ул кагыйдә бозуга җавап бирүдән гыйбарәт", диде Төркия президенты.
Башкортстан туризм ширкәтләре ябылу куркынычы алдында
Башкортстанда туризм агентлыклары Төркиягә туризмның ябылуына борчылу белдерә. Чит илгә ял итәргә йөрүчеләрнең 80 проценты Төркияне сайлый. Төркия туризмының ябылуы әлеге ширкәтләрнең дә ябылуына китерә ала. Сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр дә аптырашта калган.
Төркиянең Русиядәге илчелеге Русиягә килүче Төркия ватандашларының кыенлыкларга очравын белдерә. Утызлап төрек ватандашы илгә кертелмичә кире Төркиягә кайтарып җибәрелгән, калганнары чиктә бик каты тикшерү турында зарлана. Русия төрек ватандашларының илгә керү тәртибе үзгәрүе турында берни дә белдермәде. Хәзергә Төркия ватандашларының Русиягә 30 көнгә визасыз керү хокукы бар.
Төркия-Сүрия чигендә йөк машиналары янды
Сүриянең Азаз виләятендә Төркия белән Сүрия арасындагы Баб әс-Сәлам чик капкасы янында бүген йөк машиналары янды. Янгынны сүндерергә ярдәм иткән һәм бу хәлне видеога төшергән һуманитар ярдәм хезмәткәрләре бу янгынның һавадан бомбалау нәтиҗәсендә чыгуны әйтә. Шулай ук бүген гыйсъянчылар контролендәге чик капкасы башлыгы йөк машиналары гаражының һавадан утка тотылуын, өч кешенең һәлак булуын белдерде. Видеога төшергән һуманитар ярдәм хезмәткәрләре моны Русия һава һөҗүме нәтиҗәсе дип исәпләүләрен әйтә. Бу видеоны тараткан Reuters хәбәр агентылын әлеге хәбәрнең дөреслеген тикшерә алмавын белдерә
BofA Merrill Lynch икътисадчылары Владимир Осаковский һәм Тюркер Хамзаоглы Су-24 очкычының бәреп төшерелүе Русия һәм Төркия базарлары тискәре тәэсир итәчәк дип кисәтә. Алар фикеренчә, бу хәл яңа дәрәҗәдәге сәяси куркынычларга китергән һәм бу якын киләчәктә ике ил арасындагы киеренкелекнең артуы белән бәйле. Икътисадчылар бу хәлнең хәрби низагка түгел, ә дипломатик һәм икътисади киеренкелеккә китерәчәген фаразлый. Бу каршылыкның Русия базарына зыяны озакка сузылырга мөмкин, бу хәл нәтиҗәсендә инвесторларның оптимизмы кимиячәк, Русия белән Көнбатыш арасында мөнәсәбәтләрнең яхшыруына өмет бетәчәк диелә.
"Төрекләр утны бер кисәтүсез ачты"
Русиянең бәреп төшергән Су-24 очкычының исән калган икенче очучысы Константин Мурахтин очкычның Төркия күгенә кергәнен кире какты, төрекләрнең утны бер кисәтүсез ачканын белдерде.
Дәвалангач ул Сүриягә барып һәлак булган командиры өчен үч алырга теләвен әйтте.