Анкара Русиягә каршы чикләүләр кертмәячәк
Төркия премьер-министры Әхмәт Давутоглу Анкара Русия ватандашларына каршы чикләүләр кертмәячәк дип белдерде. Брюссельдә НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг белән очрашудан соң Давутоглу журналистларга: "Без Русия халкына начар тәэсир итәчәк гамәлләр кылмаячакбыз. Русия халкы безнең халык өчен дус. Анталия күп кенә русиялеләрнең икенче йортына әверелде, без Русия туристларын көтеп калабыз", диде. Ул шулай ук Русиянең Төркиягә каршы керткән чикләүләре Русиянең үзенә дә зыян китерәчәге турында кисәтте.
Төркиягә каршы чикләүләр беренче чиратта азык-төлеккә карый
Русия хөкүмәтендә Төркия тауарларына каршы әзерләнгән чикләүләр үз эченә беренче чиратта җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне ала. Азык-төлек булмаган тауарлар әлегә чикләнми. Бу турыда беренче вице-премьер Игорь Шувалов белдерде.
Вице-премьер Аркадий Дворкович сәнәгать тауарлары өчен дә чикләү исемлеге әзерләнә, әмма әлегә алар чикләнмәячәк, диде. Дворкович әйтүенчә, Төркиядән Русиягә кертү тыелган тауарларның тулы исемлеген тиздән игълан итәргә җыеналар һәм ул чикләүләр берничә атнадан гамәлгә керәчәк.
Париж саммитында Путин Эрдоган белән аерым очрашмаячак
Русия президенты Владимир Путин климат үзгәрешләре турында Парижда узучы саммитта Төркия президенты Рәҗәп Таййип Эрдоган белән очрашмаячак. Путин сүзчесе Дмитрий Песков президентның Эрдоган белән әлегә очрашырга да, телефон аша сөйләшергә дә җыенмавын белдерде. Элегрәк мондый очрашу булу мөмкинлеге турында Төркия президентына якын чыганакка таянып Reuters агентлыгы хәбәр иткән иде. Эрдоган үзе дә France24 телевидениесенә интервьюда шундый тәкъдим ясаган иде.
Путин Төркиягә каршы чикләүләр кертте
Русия президенты Владимир Путин Төркиягә каршы чикләүләр кертте. Кремль сайтына чыгарылган документта Төркиядән кайбер төр тауарларны Русиягә кертүне тыю турында языла. Нинди тауарларның тыелуын алга таба хөкүмәт билгеләячәк. Сүз беренче чиратта шәхси кулланылыш таварларын тыю турында бара.
Шулай ук Төркия юрисдикциясендә Русиядә эш итүче оешмалар эшчәнлеге дә чикләнә. Аларга Русиядә кайбер эш башкару һәм хезмәт күрсәтү тыелачак. Тыелган эшләр исемлеген дә хөкүмәте төзиячәк.
2016 елның беренче гыйнварыннан башлап Төркия ватандашларын эшкә алу тыелачак. Бары тик шул көнгә кадәр инде эштә булганнар гына үз эшләрен дәвам итә алачак.
Президент карарында шулай ук Төркиягә туризм юлламаларын сатуны һәм Русия белән Төркия арасындагы чартер очышларын тыю турында да язылган. Әлеге карары белән Путин 2016 елның 1 гыйнварыннан төрекләрнең Русиягә визасыз килү хокукын да бетерә.
Төркия тышкы эшләр министрлыгы Русиягә барган төрек ватандашларының кыенлыкларга очравын белдереп, бик кирәк булмаса, бу илгә сәфәр кылудан баш тартырга өнди, сәфәрне вазгыять ачыкланганчыга кадәр кичектерергә чакыра. Русиядәге төрек ватандашларына вазгыятьне ачыклау өчен Төркия илчелегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Җомга көнне Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров 2016 елның 1 гыйнварыннан Русиянең Төркия ватандашлары өчен виза тәртибе кертүен игълан итте.
Башкортстан төрек ширкәтләре белән мөнәсәбәтләрне яңадан караячак
Башкортстан төрек ширкәтләре белән бәйләнешләрне яңадан караячак. Республиканың яңа премьер-министры Рөстәм Мәрдәнов әлеге вазифасында уздырган беренче матбугат очрашуында Анкара Русия очкычын бәреп төшергәннән соңгы киеренкелек чорында Төркия белән мөнәсәбәтләргә дә тукталды.
Русия Төркиягә виза тәртибен кертә
2016 елның 1 гыйнварыннан Русия яңадан Төркия ватандашларына карата виза тәртибен кертә. Моны Мәскәүдәге матбугат очрашуында игълан иткән Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Төркиядән Русиягә террор куркынычы янавын белдерде. Хәзергә Төркия ватандашлары визасыз Русиядә 30 көн, русияләр дә Төркиядә визасыз 30 көн була ала. Ике ил үзара виза тәртибен 2010 елда бетергән иде.
Россельхознадзор Төркиядән килүче азык-төлекне ныклап тикшерә башлады. Дәүләт оешмасы Төркиядән китерелгән азык-төлекнең 15 проценты начар булуын белдерә. Сүз беренче чиратта цитрус җимешләре, помидор, бәрәңге һәм чәчәкләр турында бара. Азатлык хәбәрчеләре Мәскәү урамнарында уздырган фикер белешүдә катнашканнарның бер өлеше Россельхознадзорның бу гамәлләрен хупласа, икенче өлеше оешманы Русия халкының сәламәтлеген һәм мәнфәгатьләрен кайгыртучы дип түгел, ә хакимият кулындагы сәяси корал дип күрә.