Русия чикләүләре Төркиягә $9 млрд зыян китерә ала
Төркия вице премьеры Мәхмәт Шимшек илнең NTV телевидениесенә: "Иң яман очракта $9 млрд турында сүз бара. Киеренкелек безнең тулай җитештерүне 0,3-0,4 процентка киметергә мөмкин", дип белдерде. Аның әйтүенчә, Төркия хакимиятләре низагны кискенләштермәскә, барлык проблемнарны сөйләшүләр аша чишәргә тырыша, әмма Русия әлегә җавап адымнары ясарга теләми. Шимшек чикләүләр нәтиҗәсендә Русия алмаган җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең башка илләргә җибәреләчәген, шуңа күрә Төркия авыл хуҗалыгына зыянның кыска вакытлы булачагын әйтте.
Төркия Русия ватандашларына карата виза тәртибе кертергә җыенмый
Анкараның Русия ватандашларына карата виза тәртибе кертергә җыенмавы турында Төркиянең Мәскәүдәге илчелеге вәкиле "Интерфакс" агентлыгына белдергән. Аның сүзләренчә, Төркия "Русия халкын дус дип исәпли һәм яхшы мөнәсәбәтләрне дәвам итәргә тели", шуңа күрә "Русия халкына начар тәэсир итәчәк карарлар чыгарырга җыенмый". Русия 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркия ватандашларына карата виза тәртибе кертә. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган, әгәр дә Мәскәү чикләүләр сәясәтен үзгәртмәсә, Русиягә җавап чаралары белән янаган иде.
Белградта Русия һәм Төркия тышкы эшләр министрлары очрашты
Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының Белградта узган җыены читендә Русия һәм Төркия тышкы эшләр министрлары Сергей Лавров белән Мәүлет Чавушоглу аерым сөйләшүләр уздырды. Бу аларның Төркия Русия хәрби очкычын бәреп төшергәннән соңгы чордагы беренче очрашуы булды. 40 минутлап дәвам иткән сөйләшү нәтиҗәләре турында тарафларның берсе дә аңлатма бирмәде. Ике министр 25 ноябрьдә Истанбулда очрашырга тиеш иде. Әмма 24 ноябрьдә Су-24 бомбалау очкычы бәреп төшерелү нәтиҗәсендә Лавров ул очрашудан баш тартты.
Эрдоган Русия чикләүләренә җавап чаралары белән яный
Төркия президенты Рәҗәп Таййип Эрдоган, Русия Су-24 очкычын бәреп төшергән өчен аңа "тиңдәш булмаган" чикләүләр сәясәтен үзгәртмәсә, Анкараның җавап чаралары куллануы белән янады. "Без хисләргә бирелмәдек һәм алга таба да бирелмәячәкбез. Без бу киеренкелекне кискенләштерергә теләмибез. Без дипломатик ысуллар белән эш итәчәкбез. Әгәр Русия болай кылана икән, җавап буларак без үз чараларыбызны куллана башлаячакбыз. Без Русиянең тиңдәш булмаган реакциясен кызганыч белән күзәтәбез", диде Төркия президенты.
Русия хөкүмәте азык-төлек кытлыгы чыгуны кире какмый
Мәскәү карары белән Төркиядән кайбер төр азык-төлек кертүне тыю Русиядә җиләк-җимеш һәм яшелчә кытлыгына китерергә мөмкин. Бу турыда белдергән икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев моны башка илләрдәге җитештерүчеләр белән килешүләр төзү һәм фитосанитар тикшерү мәсьәләрен хәл итү өчен беркадәр вакыт кирәк булачагы белән аңлатты. "Моңа вакыт кирәк булачак, шуңа күрә ниндидер кыска вакытлы тоткарлыклар булу мөмкинлеген кире кагып булмый", диде Улюкаев "Россия 24" телевидениесенә. Русиянең җиләк-җимеш һәм яшелчә импортында Төркиянең цитрус җимешләре, помидорлары аеруча зур өлеш алып тора. Русия чикләүләре илдә инфляция артуга да шактый өлеш кертәчәк дип фаразлана.
"Төркия агымы" проекты туңдырылырга мөмкин
Русия президенты Владимир Путинның Төркиягә карата "махсус икътисади чаралар" куллану турындагы фәрманы нигезендә "Төркия агымы" газүткәргече төзелеше туңдырылырга мөмкин. Бу турыда Газпромдагы чыганакларына таянып Reuters агентлыгы хәбәр итә. Ширкәтнең бер вәкиле үз исемен атамау шарты белән агентлыкка "Без дәүләт башлыгы "Төркия агымын" туңдыруны игълан итәр дип көтәбез, яки кимендә ниндидер кичектерү игълан ителер дип көтелә", дип белдергән. Европа берлеге 2007 елда планлаштырылган "Көньяк агым" проекты Европа энергетика кануннарына туры килми дип былтыр аны кире каккач, 2014 елның 1 декабрендә Русия президенты Владимир Путин Анкара сәфәре вакытында "Төркия агымы" турында килешүгә ирешелде һәм ул 2016 елның декабрендә Русия газын Төркиягә кудыра башларга тиеш иде.
Русия тыелган төрек азык-төлеге исемлеген чыгарды
Русия хөкүмәте 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркиядән импортлау тыелган азык-төлек исемлеген игълан итте. Тыелган яшелчәләр исемлегенә помидор, кыяр, башлы суган, чәчәк кәбестә, брокколи кергән. Тыелган җиләк-җимеш исемлегенә киптерелмәгән һәм киптерелгән цитрус җимешләре, киптерелмәгән алма, груша, өрек, шафталы(персик), прунус(слива), кара өрек(терн), йөзем, җир җиләге керә. Шул ук вакытта лимон импорты тыелмый. Русиядәге лимон импортында Төркиянең өлеше 90 процентка җитә.
Тавык һәм күркә итенең кайбер төрләре һәм алардан җитештерелгән ризыклар да тыела. Мөгезле эре терлек, сөт һәм сөт ризыклары, балык импорты тыелмый.
Бу тыелган азык-төлек төрләрен Төркиядән кайтучыларга алып кайту рөхсәт ителәчәк, әмма чикләнгән күләмдә, шәхси куллану өчен генә.
Икътисадчылар Төркиягә чикләүләрнең Русиядә инфляцияне көчәйтәчәген әйтә
Мәскәүнең Төркиягә каршы чикләүләре Русиядә инфляцияне өстәмә ике процентка арттырырга мөмкин. Альфа-Банкның баш икътисадчысы Наталия Орлова белән өлкән аналитигы Дмитрий Долгин моны сезонлы азык-төлек импортында Төркиянең өлеше аеруча зур булу белән аңлата. Русиянең гомуми импортында Төркиянең өлеше 2 процент чамасы гына булса да, яшелчә һәм җиләк җимеш импортында Төркия өлеше 20 процентка, ә помидор һәм йөзем импортында 41 процентка җитә диелә. Икътисадчылар кисәтүенчә, кышын Русиядәге җитештерүчеләрнең мөмкинлекләре аз булганда андый чикләүләр кертүнең инфляциягә тәэсире аеруча көчле булачак. Банк аналитиклары Төркия һәм Мисырга туризм бетерелгәннән соң Русия эчендәге туризм бәяләренең дә артачагын белдерә.