Accessibility links

Кайнар хәбәр
Сүрия-Төркия чигендә Русия хәрби очкычын бәреп төшерү
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

Су-24 очкычныың янып җиргә төшүе һәм ике очучының парашют белән сикереп котылуы видеога төшерелгән. (AP)

Русия-Төркия низагы

24 ноябрьдә Төркия Сүрия чигендә Русиянең хәрби Су-24 очкычын бәреп төшерде. Бу вакыйга ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең бозылуына китерде.

- Русия төрек ватандашларына карата виза тәртибе кертә

- Башкортстан Төркия белән мөнәсәбәтләрне яңадан караячак

- Русия Төркия азык-төлегенә чикләүләр игълан итте

- Төркия Русиягә каршы чикләүләр кертмәячәген белдерде

- Путин Парижда ачылган климат саммитында Эрдоган белән очрашудан баш тартты

- Эрдоган Русия чикләүләренә җавап чаралары белән янады

Белградта Русия һәм Төркия тышкы эшләр министрлары очрашты

Әхмәт Давутоглу
Әхмәт Давутоглу

Төркия премьер-министры Әхмәт Давутоглу Төркиянең үз һава чикләрен саклау өчен "һәртөрле чараларны кулланырга" хокукы бар дип белдерде. Associated Press хәбәр итүенчә, Давутоглу моны Сүрия-Төркия чигендә Русиянең Су-24 очкычын бәреп төшерүгә аңлатма биргәндә әйткән. Аның әйтүенчә, Төркия үзенең иминлеген саклау өчен кирәкле чаралар кабул иткәндә икеләнеп тормаячак. Ул шулай ук бу очкычны бәреп төшерүнең бер илгә дә каршы агрессия булмаганлыгына басым ясаган.

Русиянең шактый зур туризм ширкәтләреннән булган "Натали турс" агентлыгы Төркиягә юлламалар сатуны 24 ноябрьдән вакытлыча туктатып торуын игълан итте. "Натали турс" моны ялга баручыларның иминлеген кайгырту чарасы дип атый.

Русия пропагандистларының берсе, "Международная панорама" тапшыруын алып баручы Евгений Примаков (элекке премьер Евгений Примаков оныгы - ред.) Россия 24 каналында Русия иминлек хезмәтләрен Төркиянең Русиядәге дусларын ачыклый башларга чакырды. Аның сүзләренчә, алар бигрәк тә Татарстанда күп, андагы төрек бизнесы, оешмалары, аерым ватандашлары тикшерелергә тиеш.

Игорь Морозов
Игорь Морозов

Русиянең Федерация шурасында да Төркиягә очышларны туктатырга тәкъдим иттеләр. Бу тәкъдим Федерация шурасының Халыкара мәсьәләләр комитеты әгъзасы Игорь Морозовтан килә. "РИА Новости" агентлыгы Морозовның "Төркия белән мөнәсәбәтләр нормальләшкәнчегә кадәр бу юнәлеш ябык булырга тиеш. Русия очкычларын бәреп төшергән илдә Русия туристларына иминлектә түгел" дигән сүзләрен китерә.​

Русиянең баш пропагандисты Дмитрий Киселев, Төркия бар Европага, бигрәк тә Германиягә куркыныч тудыра, дип кисәтә

Русиянең Төркия бәреп төшергән Су-24 бомбалау очкычыннан парашют белән сикергән ике очучысын да Сүриядәге төрекмән гыйсъянчылары атып үтергән. Reuters агентлыгы моны Сүриядәге төрекмән сугышчылары төркеме җитәкчесе Алпаслан Селик сүзләренә таянып хәбәр итә. Селик "Очучыларның икесе дә үле килеш табылды. Безнекеләр һавага ут ачкан һәм очучылар һавада ук һәлак булган", дип белдергән. Элегрәк гыйсъянчыларның бер очучы мәетен төшергән видеосы интернетка чыккан иде. Шулай ук гыйъянчыларның ул мәетне тоткынлыктагы сугышчыларга алышырга теләве хәбәр ителде.

Сергей Лавров
Сергей Лавров

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Төркия сәфәреннән баш тартты һәм Русия ватандашларын Төркиягә бармаска өндәде. Лавров Төркия тышкы эшләр министры белән Анкарада чәршәмбе көнне очрашырга җыена иде. "Төркиядә террор куркынычы Мисырдагыдан ким түгел, хәзергә Төркиягә туризм яисә башка максатлар белән барудан тыелырга киңәш итәбез", диде Лавров Сочида узган матбугат очрашуында.

Русиянең туризм федераль агентлыгы Русия тышкы эшләр министрлыгы киңәшләрен исәпкә алып Төркиягә туризмны туктату эшенә керешәчәген белдерде. Ростуризм агентлыгы башлыгы Олег Сафонов ТАСС агентлыгына: "Без РФ тышкы эшләр министрлыгы киңәшләрен алдык. Ростуризм бу киңәшләрне үтәүгә керешә", дигән сүзләрен китерә. Аның әйтүенчә, агентлык Төркия юнәлешендә эшләүче туроператорларга тиешле мөрәҗәгатьләрне бүген үк юллаячак. Элегрәк Мәскәү ил халкы яратып диңгез буена йөри торган һәм акчасы җитәрлек булган башка бер илгә – Мисырга баруны да тыйган иде.

дәвам

XS
SM
MD
LG