Accessibility links

Кайнар хәбәр
Сүрия-Төркия чигендә Русия хәрби очкычын бәреп төшерү
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

Су-24 очкычныың янып җиргә төшүе һәм ике очучының парашют белән сикереп котылуы видеога төшерелгән. (AP)

Русия-Төркия низагы

24 ноябрьдә Төркия Сүрия чигендә Русиянең хәрби Су-24 очкычын бәреп төшерде. Бу вакыйга ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең бозылуына китерде.

- Русия төрек ватандашларына карата виза тәртибе кертә

- Башкортстан Төркия белән мөнәсәбәтләрне яңадан караячак

- Русия Төркия азык-төлегенә чикләүләр игълан итте

- Төркия Русиягә каршы чикләүләр кертмәячәген белдерде

- Путин Парижда ачылган климат саммитында Эрдоган белән очрашудан баш тартты

- Эрдоган Русия чикләүләренә җавап чаралары белән янады

Белградта Русия һәм Төркия тышкы эшләр министрлары очрашты

Төрекмән сугышчылары җитәкчесе Русия очучыларының үтерелүен раслады
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:51 0:00

Сүриянең төньягындагы төрекмән сугышчылар төркеме башлык урынбасары Алпаслан Селик Русиянең Төркия бәреп төшергән Су-24 бомбалау очкычыннан парашют белән сикергән ике очучыны үз сугышчылары атып үтергәнлеген белдерде. Ул очкыч без булган төбәкне бомбалый иде, диде Селик.

Русия саклану министрлыгы Сүриядә Ми-8 боралагының бәреп төшерелүен раслады. Русиянең Төркия бәреп төшергән Су-24 очкычын эзләүдә катнашкан ике боралакның берсе утка тотылу нәтиҗәсендә төшеп утырырга мәҗбүр булган, андагы хәрбиләрнең берсе үлгән. Бу турыда журналистларга Русия кораллы көчләренең баш оператив идарәсе җитәкчесе Сергей Рудской белдерде. Ул шулай ук боралакның нейтраль территориягә төшкәнлеген һәм эзләү-коткару төркемендә катнашканнарның, шулай ук боралактагы очучыларның Хмеймим хәрби базасына эвакуацияләнгәнлеген белдерде.

Йенс Столтенберг
Йенс Столтенберг

НАТОның Брюссельдә узган ашыгыч җыены нәтиҗәләре нигезендә оешманың генераль секретаре Йенс Столтенберг белдерү белән чыкты һәм НАТОның Русия хәрби очкычын бәреп төшергән Төркияне яклаячагын белдерде. Шул ук вакытта ул Анкара белән Мәскәүне кискенләшеп киткән хәлләрне йомшарту өчен чаралар күрергә дә чакырды.

"НАТО Мәскәү белән Анкара арасында бәреп төшерелгән Су-24 очкычына бәйле элемтәләрне тыныч һәм деэскалация шартларында булдырырга өнди һәм шуны хуплый, әмма бу очракта Төркиянең НАТОдагы беректәшләре Анкара ягына басачак – ул Русия бомбалау очкычының әлеге Якын Көнчыгыш иле һава киңлекләренә кергәнлеген раслаучы дәлилләр китерде", диде Столтенберг. Ул шулай ук тагын бер мәртәбә Русияне "Ислам дәүләте" исемле оешма сугышчыларыннан бигрәк, Сүрия президенты Бәшәр Асад ка каршы сугышучы гыясъянчыларны бомбалауда гаепләде.

24 ноябрьдә Ростуризм туроператорларга Төркиягә юлламалар сатуны тыйды. Оешманың интернет сәхифәсенә чыгарылган белдерүдә: "Террор куркынычы шартларында Русия туристларының туристларының Төркиягә сәфәрләрен оештыру, Ростуризм фикеренчә, Русия федерациясе кануннарын тупас боза һәм гаепле кешеләрне юридик җаваплылыкка тартугага китерә", диелә.

Cүрия хәрбиләренең Төркия бәреп төшергән Русия хәрби очкычындагы очучыларның берсен эвакуацияләве хәбәр ителә. Лүбнәннең Al Mayadeen телевидениесе хәбәр итүенчә, ул очучы хәзер Сүриядәге Русия хәрби очкычлары тора торган Хмеймим хәрби һава базасында. Телевидение аны эзләүнең алты сәгать дәвам иткәнлеген белдерә. Табылганнан соң аны боралак белән Латакиядәге Хмейним базасына китергәннәр. Сишәмбе көнне интернетта Су-24 очкычындагы ике очучының берсенең мәете төшерелгән видео таралды. Сүриядәге төрекмән сугышчылары Төркия ракетасы тию нәтиҗәсендә янып җиргә төшкән очкычтан парашют белән сикергән очучыларның икесен дә һавада ук атып үтергәнлекләрен белдергән иде.

Ливанский канал Al Mayadeen сообщил, что второй пилот сбитого бомбардировщика Су-24 был эвакуирован сирийскими военными. Ранее в Минобороны России рассказали, что, по предварительным данным, один из летчиков был убит после «огня с земли».

По сведениям канала, поиски пилота длились шесть часов. После этого в течение двух часов сирийские силовики выводили его из тыла повстанцев. После этого летчика воздушным путем доставили на базу Хмеймим в Латакии, где базируется российская авиагруппа. Сейчас он находится в безопасности.

Подробнее на РБК:
http://www.rbc.ru/politics/25/11/2015/56551b2f9a79472caccfabe2
Ливанский канал Al Mayadeen сообщил, что второй пилот сбитого бомбардировщика Су-24 был эвакуирован сирийскими военными. Ранее в Минобороны России рассказали, что, по предварительным данным, один из летчиков был убит после «огня с земли».

По сведениям канала, поиски пилота длились шесть часов. После этого в течение двух часов сирийские силовики выводили его из тыла повстанцев. После этого летчика воздушным путем доставили на базу Хмеймим в Латакии, где базируется российская авиагруппа. Сейчас он находится в безопасности.

Подробнее на РБК:
http://www.rbc.ru/politics/25/11/2015/56551b2f9a79472caccfabe2

​Төркия премьер-министры Әхмәт Давутоглу 25 ноябрьдә парламентта чыгыш ясап Русиянең Сүриядәге гамәлләренә карата кырыс кисәтү ясады. "Ислам дәүләте" төркеменә каршы сугыш сылтавы белән Сүриядәге төрекмәннәрне бомбаларга ярамый, диде Давутоглу. Ул шулай ук Русия очкычы бәреп төшерелгәннән соң Анкараның Мәскәү белән элемтә каналларын өзмәве турында да белдерде.

Төркиянең Мәскәүдәге илчелегенә йомыркалар һәм ташлар аттылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:02 0:00

​Төркиянең Мәскәдәге илчелеге каршына чәршәмбе көнне 500ләп кеше җыелды. Русия хәрби очкычын бәреп төшерүгә протест йөзеннән ЛДПР фиркасе оештырга чарада катнашучылар баштарак илчелеккә йомыркалар һәм помидорлар атса, соңрак ташлар оча башлаган. Берничә тәрәзәнең ватылуы хәбәр ителә.

Башкортстаннан Төркиягә туристлар җибәрү туктатылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:33 0:00

Ростуризм русиялеләрне Төркиягә ялга җибәрүне тыйганнан соң Башкортстан туроператорлары да ул илгә юлчылар җибәрү, юлламалар сатуны туктатты һәм Төркиягә җыенган кешеләргә башка илләргә баруны тәкъдим итте. Башкортстан урта һәм кече эшкуарлык оешмасы вәкиле Тимур Локманов мөнәсәбәтләрнең начараюы башка төр эшмәкәрлеккә дә зыян китерергә мөмкин дип кисәтә.

дәвам

XS
SM
MD
LG