Русия премьер-министры ярдәмчесе, Роспотребнадзор оешмасының элекке башлыгы Геннадий Онищенко ил ватандашларын Төркиядән китерелгән азык-төлекне сатып алмаска өндәде. "Ашан"да яки базарда сатып алынган һәрбер помидорның безнекеләргә атылачак чираттагы ракетага өлеш кертү булуын һәркем аңлый. Ватандашлар бу ракетның үзләре түләгән акчадан түләнгәнлеген аңлый: русиялеләр генә дә ел саен Төркиягә 297 миллион евро алып китә", диде Онищенко.
24 ноябрьдә Төркия Русиянең Су-24 хәрби очкычын бәреп төшергәннән соң бүген Россельхознадзор Төркиянең Standart Gida Sanayi ve Ticaret Anonim Sirkorti ширкәте җитештергән иттә зыянлы бактерияләр булырга мөмкин дип ул итне Русиягә кертүне тыйган иде.
Казанда Төркиягә каршы ялгыз пикет
25 ноябрь Казанда Төркия консуллыгы каршында элекке милиция хезмәткәре, пенсионер Марс Җәләлетдинов Төркиягә каршылык белдереп ялгыз пикетка чыкты. Төркиянең Русия хәрби очкычын бәреп төшерүен ул провокация дип атады. Улының Сүриядә хезмәт итүен, үзенең бер генә сәяси-иҗтимагый оешмага да кермәвен, үз ихтыяры белән чыгуын әйтте. Аңа берничә казанлы да кушылды.
Төркия-Русия чигендәге таможняда Төркия тауарларын тоткарлау башланган. РБК агентлыгы хәбәр итүенчә, Новороссийскидагы "НовоТрансЛайн" таможня брокеры мөдире Григорий Пелипенко таможня хезмәтләренең бернинди аңлатма бирмәвен, тауарлар бәлки иртәгә узар дип көтәргә кушуын белдерә. Аяк киемнәре кибетләренең зур гына челтәре хуҗасы Төркиядән аның ширкәтенә килүче тауарның тулы тикшерүгә җибәрелгәнлеген, ә азык-төлекнең таможня аша гомумән уздырылмавын әйткән.
"Төрекләр утны бер кисәтүсез ачты"
Русиянең бәреп төшергән Су-24 очкычының исән калган икенче очучысы Константин Мурахтин очкычның Төркия күгенә кергәнен кире какты, төрекләрнең утны бер кисәтүсез ачканын белдерде.
Дәвалангач ул Сүриягә барып һәлак булган командиры өчен үч алырга теләвен әйтте.
BofA Merrill Lynch икътисадчылары Владимир Осаковский һәм Тюркер Хамзаоглы Су-24 очкычының бәреп төшерелүе Русия һәм Төркия базарлары тискәре тәэсир итәчәк дип кисәтә. Алар фикеренчә, бу хәл яңа дәрәҗәдәге сәяси куркынычларга китергән һәм бу якын киләчәктә ике ил арасындагы киеренкелекнең артуы белән бәйле. Икътисадчылар бу хәлнең хәрби низагка түгел, ә дипломатик һәм икътисади киеренкелеккә китерәчәген фаразлый. Бу каршылыкның Русия базарына зыяны озакка сузылырга мөмкин, бу хәл нәтиҗәсендә инвесторларның оптимизмы кимиячәк, Русия белән Көнбатыш арасында мөнәсәбәтләрнең яхшыруына өмет бетәчәк диелә.
Төркия-Сүрия чигендә йөк машиналары янды
Сүриянең Азаз виләятендә Төркия белән Сүрия арасындагы Баб әс-Сәлам чик капкасы янында бүген йөк машиналары янды. Янгынны сүндерергә ярдәм иткән һәм бу хәлне видеога төшергән һуманитар ярдәм хезмәткәрләре бу янгынның һавадан бомбалау нәтиҗәсендә чыгуны әйтә. Шулай ук бүген гыйсъянчылар контролендәге чик капкасы башлыгы йөк машиналары гаражының һавадан утка тотылуын, өч кешенең һәлак булуын белдерде. Видеога төшергән һуманитар ярдәм хезмәткәрләре моны Русия һава һөҗүме нәтиҗәсе дип исәпләүләрен әйтә. Бу видеоны тараткан Reuters хәбәр агентылын әлеге хәбәрнең дөреслеген тикшерә алмавын белдерә
Төркиянең Русиядәге илчелеге Русиягә килүче Төркия ватандашларының кыенлыкларга очравын белдерә. Утызлап төрек ватандашы илгә кертелмичә кире Төркиягә кайтарып җибәрелгән, калганнары чиктә бик каты тикшерү турында зарлана. Русия төрек ватандашларының илгә керү тәртибе үзгәрүе турында берни дә белдермәде. Хәзергә Төркия ватандашларының Русиягә 30 көнгә визасыз керү хокукы бар.
Башкортстан туризм ширкәтләре ябылу куркынычы алдында
Башкортстанда туризм агентлыклары Төркиягә туризмның ябылуына борчылу белдерә. Чит илгә ял итәргә йөрүчеләрнең 80 проценты Төркияне сайлый. Төркия туризмының ябылуы әлеге ширкәтләрнең дә ябылуына китерә ала. Сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр дә аптырашта калган.