Төркия Русиянең Су-24 хәрби очкычын бәреп төшергән өчен гафу үтенергә җыенмый. CNN телевидениесенә интервьюда Төркия президенты Рәҗәп Таййип Эрдоган: "Кем дә кем гафу үтенергә тиеш икән – ул без түгелбез", дип Эрдоган Төркия һава киңлекләренә бәреп кергән якның гафу үтенергә тиешлеген ассызыклады. "Безнең очучылар һәм хәрби һава көчләре бары үз вазифаларын гына үтәгән, ә ул кагыйдә бозуга җавап бирүдән гыйбарәт", диде Төркия президенты.
Медведев Төркия тауарларын тыю ниятен игълан итте
Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Су-24 очкычын бәреп төшерүгә җавап буларак хөкүмәткә Төркияне җәзалау чараларын, шул исәптән кайбер уртак инвестиция проектларын туңдыру мәсьләсен карарга кушты. Хөкүмәт утырышындагы мөрәҗәгатендә Медведев бу чараларның Төркиядән азык-төлек кертүне тыюны да үз эченә алачагын белдерде.
Русия үзенең Төркиядәге ватандашларын илгә кайтырга чакыра. Русия тышкы эшләр министрлыгының интернет сәхифәсенә чыгарылган белдерүдә Төркия сәфәрләреннән тыелу турындагы кичәге белдерү дә раслана. "Төркия территориясендә террор куркынычы булу сәбәпле Русия ватандашларына Төркия республикасына барудан тыелу киңәшен раслыйбыз, ә үз кирәкләре белән анда булганнарны ватанга кайтырга чакырабыз", диелә белдерүдә.
Россельхознадзор Төркиядән килүче азык-төлекне ныклап тикшерә башлады. Дәүләт оешмасы Төркиядән китерелгән азык-төлекнең 15 проценты начар булуын белдерә. Сүз беренче чиратта цитрус җимешләре, помидор, бәрәңге һәм чәчәкләр турында бара. Азатлык хәбәрчеләре Мәскәү урамнарында уздырган фикер белешүдә катнашканнарның бер өлеше Россельхознадзорның бу гамәлләрен хупласа, икенче өлеше оешманы Русия халкының сәламәтлеген һәм мәнфәгатьләрен кайгыртучы дип түгел, ә хакимият кулындагы сәяси корал дип күрә.
Русия Төркиягә виза тәртибен кертә
2016 елның 1 гыйнварыннан Русия яңадан Төркия ватандашларына карата виза тәртибен кертә. Моны Мәскәүдәге матбугат очрашуында игълан иткән Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Төркиядән Русиягә террор куркынычы янавын белдерде. Хәзергә Төркия ватандашлары визасыз Русиядә 30 көн, русияләр дә Төркиядә визасыз 30 көн була ала. Ике ил үзара виза тәртибен 2010 елда бетергән иде.
Башкортстан төрек ширкәтләре белән мөнәсәбәтләрне яңадан караячак
Башкортстан төрек ширкәтләре белән бәйләнешләрне яңадан караячак. Республиканың яңа премьер-министры Рөстәм Мәрдәнов әлеге вазифасында уздырган беренче матбугат очрашуында Анкара Русия очкычын бәреп төшергәннән соңгы киеренкелек чорында Төркия белән мөнәсәбәтләргә дә тукталды.
Төркия тышкы эшләр министрлыгы Русиягә барган төрек ватандашларының кыенлыкларга очравын белдереп, бик кирәк булмаса, бу илгә сәфәр кылудан баш тартырга өнди, сәфәрне вазгыять ачыкланганчыга кадәр кичектерергә чакыра. Русиядәге төрек ватандашларына вазгыятьне ачыклау өчен Төркия илчелегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Җомга көнне Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров 2016 елның 1 гыйнварыннан Русиянең Төркия ватандашлары өчен виза тәртибе кертүен игълан итте.
Путин Төркиягә каршы чикләүләр кертте
Русия президенты Владимир Путин Төркиягә каршы чикләүләр кертте. Кремль сайтына чыгарылган документта Төркиядән кайбер төр тауарларны Русиягә кертүне тыю турында языла. Нинди тауарларның тыелуын алга таба хөкүмәт билгеләячәк. Сүз беренче чиратта шәхси кулланылыш таварларын тыю турында бара.
Шулай ук Төркия юрисдикциясендә Русиядә эш итүче оешмалар эшчәнлеге дә чикләнә. Аларга Русиядә кайбер эш башкару һәм хезмәт күрсәтү тыелачак. Тыелган эшләр исемлеген дә хөкүмәте төзиячәк.
2016 елның беренче гыйнварыннан башлап Төркия ватандашларын эшкә алу тыелачак. Бары тик шул көнгә кадәр инде эштә булганнар гына үз эшләрен дәвам итә алачак.
Президент карарында шулай ук Төркиягә туризм юлламаларын сатуны һәм Русия белән Төркия арасындагы чартер очышларын тыю турында да язылган. Әлеге карары белән Путин 2016 елның 1 гыйнварыннан төрекләрнең Русиягә визасыз килү хокукын да бетерә.