Accessibility links

Кайнар хәбәр
Сүрия-Төркия чигендә Русия хәрби очкычын бәреп төшерү
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

Су-24 очкычныың янып җиргә төшүе һәм ике очучының парашют белән сикереп котылуы видеога төшерелгән. (AP)

Русия-Төркия низагы

24 ноябрьдә Төркия Сүрия чигендә Русиянең хәрби Су-24 очкычын бәреп төшерде. Бу вакыйга ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең бозылуына китерде.

- Русия төрек ватандашларына карата виза тәртибе кертә

- Башкортстан Төркия белән мөнәсәбәтләрне яңадан караячак

- Русия Төркия азык-төлегенә чикләүләр игълан итте

- Төркия Русиягә каршы чикләүләр кертмәячәген белдерде

- Путин Парижда ачылган климат саммитында Эрдоган белән очрашудан баш тартты

- Эрдоган Русия чикләүләренә җавап чаралары белән янады

Белградта Русия һәм Төркия тышкы эшләр министрлары очрашты

Белградта Русия һәм Төркия тышкы эшләр министрлары очрашты

Сергей Лавров (с) һәм Мәвлет Чавушоглу (у)
Сергей Лавров (с) һәм Мәвлет Чавушоглу (у)

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының Белградта узган җыены читендә Русия һәм Төркия тышкы эшләр министрлары Сергей Лавров белән Мәүлет Чавушоглу аерым сөйләшүләр уздырды. Бу аларның Төркия Русия хәрби очкычын бәреп төшергәннән соңгы чордагы беренче очрашуы булды. 40 минутлап дәвам иткән сөйләшү нәтиҗәләре турында тарафларның берсе дә аңлатма бирмәде. Ике министр 25 ноябрьдә Истанбулда очрашырга тиеш иде. Әмма 24 ноябрьдә Су-24 бомбалау очкычы бәреп төшерелү нәтиҗәсендә Лавров ул очрашудан баш тартты.

Төркия Русия ватандашларына карата виза тәртибе кертергә җыенмый

Анкараның Русия ватандашларына карата виза тәртибе кертергә җыенмавы турында Төркиянең Мәскәүдәге илчелеге вәкиле "Интерфакс" агентлыгына белдергән. Аның сүзләренчә, Төркия "Русия халкын дус дип исәпли һәм яхшы мөнәсәбәтләрне дәвам итәргә тели", шуңа күрә "Русия халкына начар тәэсир итәчәк карарлар чыгарырга җыенмый". Русия 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркия ватандашларына карата виза тәртибе кертә. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган, әгәр дә Мәскәү чикләүләр сәясәтен үзгәртмәсә, Русиягә җавап чаралары белән янаган иде.

Русия чикләүләре Төркиягә $9 млрд зыян китерә ала

Төркия вице премьеры Мәхмәт Шимшек илнең NTV телевидениесенә: "Иң яман очракта $9 млрд турында сүз бара. Киеренкелек безнең тулай җитештерүне 0,3-0,4 процентка киметергә мөмкин", дип белдерде. Аның әйтүенчә, Төркия хакимиятләре низагны кискенләштермәскә, барлык проблемнарны сөйләшүләр аша чишәргә тырыша, әмма Русия әлегә җавап адымнары ясарга теләми. Шимшек чикләүләр нәтиҗәсендә Русия алмаган җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең башка илләргә җибәреләчәген, шуңа күрә Төркия авыл хуҗалыгына зыянның кыска вакытлы булачагын әйтте.

Төркия тышкы эшләр министрлыгы Русия илчесен чакыртты

Босфор бугазында Русия хәрби корабындагы бер хәрбине күчмә зенит ракета комплексы күрсәтүдә гаепләгән Төркиядә тышкы эшләр министрлыгы Русия илчесен чакыртты. Бу турыда Reuters агентлыгы хәбәр итә.


6 декабрьдә Төркия киңкүләм мәгълүмат чараларында таралган фотода Истанбул яныннан узып барган Цезарь Куников корабында бер Русия хәрбиенең ракета комплексын күтәреп торуы сурәтләнә диелгән иде. Төркия тышкы эшләр министры Мәвлүт Чавушоглу Русия хәрбиенең бу гамәлен "провокация" дип атады.

Төркия җавап чикләүләре кертү мөмкинлеген белдерә

Әхмәт Давутоглу
Әхмәт Давутоглу

Төркия премьер-министры Әхмәт Давутоглу хөкүмәтнең 7 декабрьдәге утырышында Русия чикләүләренә каршы чаралар турында сүз булганлыгын белдерде. Аның әйтүенчә, Анкара Мәскәү белән сөйләшүләргә әзер, әмма кирәк булган очракта җавап буларак Русиягә каршы үз чикләүләрен дә кертә ала. Давутоглу узган атнакичтә Төркиянең төп эшмәкәрләре белән очрашуда да шундыйрак белдерү ясаган иде. Әмма Төркиянең нинди чикләүләр кертү мөмкинлеге турында аның тәфсиллерәк мәгълүмат биргәне әлегә булмады.

Дмитрий Медведев: "Су-24 очкычын бәреп төшерү – сугыш башлау өчен сәбәп иде"

Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев, "Россия-1" телевидениесендә журналистлар соравына җавап биреп, Су-24 очкычының бәреп төшерелүен Төркиягә каршы сугыш башлау өчен сәбәп дип атады. Аның әйтүенчә, төрек хакимиятләре сәбәп бирсә дә, Мәскәү симметрик җаваптан баш тарткан. Төркиягә чартер очышларын туктату турындагы сорауга җавап биреп Медведев: "Бу – чикләүләр түгел, бу – безнең дәүләтнең саклану реакциясе. ХХ гасырда дәүләтләр мондый хәлдә ничек эш иткәннәр? Сугыш башланган, чөнки бу туры һөҗүм. Аның әйтүенчә, бүгенге хәлдә сугыш иң яманы булыр иде. "Симметрик җавап бирмәскә карар ителде: президент аны эшләмәде, хакимиятләр аны эшләмәде, әмма аларга [төрекләргә] җавап булачагын күрсәтергә кирәк иде, диде Русия премьеры.

Росатом Төркиядә атом электр станциясе төзүне туктаткан

Аккуйуда Төркиянең беренче атом электр станциясе төзелешен башлау тантанасында Төркия энергия министры Таир Йылдыз (с) һәм Росатом башлыгы Сергей Кириенко, 2015 елның 14 апреле
Аккуйуда Төркиянең беренче атом электр станциясе төзелешен башлау тантанасында Төркия энергия министры Таир Йылдыз (с) һәм Росатом башлыгы Сергей Кириенко, 2015 елның 14 апреле

Русиянең Росатом ширкәте Төркиядә атом электр станциясен төзү эшләрен туктаткан. Төркиядә Русия төзегән беренче атом станциясендә эшләрнең туктатылуы турында Төркия рәсмиләренә таянып Reuters агентлыгы хәбәр итә​. Дәүләт ширкәте булган Росатом 20 миллиард долларлык бу төзелеш килешүеннән чыкмаган һәм чыгарга да теләми, чөнки, рәсмиләр әйтүенчә, компенсация түләүләре бик зур булачак. Әмма Төркиянең бу төзелешкә инде башка төзүчеләр яллау мөмкинлеген өйрәнүе хәбәр ителә. 1200 мегаваттлы атом электр станциясен төзүгә Төркия Росатомны 2013 елда яллаган иде.

Петербурда машина җитештерү тукталырга мөмкин

​Петербур вице-губернаторы Сергей Мовчан Федерал таможня хезмәтенә мөрәҗәгать итеп Төркиядән китерелүче машина детальләнерә киртә куюны бетерүне сораган. "Интерфакс" белдерүенчә, президент Владимир Путин Төркиягә каршы икътисади чикләүләр керткәннән соң Төркиядән китерелүче йөкләрне таможня аша уздыру, рәсмиләштерү бик озакка сузыла башлаган. Петербурдагы кайбер машина ширкәтләре 26 ноябьдән Төркиядән китерелүче бер генә йөкне дә таможня аша уздыра алмаган, гәрчә машина детальләре чикләүләр исемлегенә кертелмәгән. Мовчан Петербурдагы машина ясау ширкәтләрендә 8 меңләп кеше эшләвен һәмм аларның Русиядә чыгарылучы машиналарның чиреген җитештерүен дә искәртә.

дәвам

XS
SM
MD
LG