Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бурятия министрлыгы Яңа елны милли киемнән каршы алырга куша


Бурятларның милли киеме (rusmission.org сайты фотосы)
Бурятларның милли киеме (rusmission.org сайты фотосы)

Бурятия мәдәният министры урынбасары хөкүмәт рәсмиләрен Яңа елны – “Ак Айны” милли киемнән бәйрәм итәргә чакырды.

Чечня президенты Рамзан Кадыйровка ияреп, Бурятия түрәләре дә милли киемне рекламалый башлады. Бу көннәрдә бурятлар Яңа елны бәйрәм итә. 2-7 февраль көннәрендә Сагаалган бәйрәме уңаеннан республиканың театрлары һәм мәйданнарында тамашалар күрсәтеләчәк, Улан-Удэ музейларында гореф-гадәтләргә багышланган күргәзмәләр оештырылган.

Төп чара Улан-Удэның спорт комплексында үтәчәк. Мәдәният министры урынбасары Николай Емонаков түрәләрне һәм халыкны шул тамашага милли киемнән килергә чакырды.

Улан-Удэда Сагаалган бәйрәме, 2015 ел
Улан-Удэда Сагаалган бәйрәме, 2015 ел

“Көнчыгыш календаре белән Яңа елны каршы алабыз. Бу көнне гореф-гадәтләребезгә аеруча игътибар итәргә кирәк, дип уйлыйм. Бәйрәмгә гаиләләренез белән милли киемнән килергә кирәк”, диде түрә хөкүмәт утырышында.

“Ак Айны” милли киемдә каршылау тәкъдиме белән ике ел элек беренче тапкыр республикада танылган җырчы Алдар Дашиев чыккан иде. Бәйрәм көннәрендә башына милли баш киеме генә булса да кигән тамашачыларга театр һәм концертларга ташламалар ясарга тәкъдим итте.

2010 елда Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров түрәләргә бәйрәмнәргә чечен киеменнән килергә кушкан иде.

XS
SM
MD
LG