Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам хезмәттәшлек оешмасы Кырымда кеше хокуклары торышын күзәтәчәк


Быел Ислам хезмәттәшлек оешмасы саммитында Беларус президенты Александр Лукашенко (уртада) да катнашты
Быел Ислам хезмәттәшлек оешмасы саммитында Беларус президенты Александр Лукашенко (уртада) да катнашты

Ислам хезмәттәшлек оешмасының Истанбулда узган саммиты резолюциясенә кырымтатар мәсьәләсе аерым кертелмәсә дә, оешма әгъзалары Кырымдагы кеше хокуклары торышына мониторинг ясап бару турында килеште.

Вильнюста узган Бөтендөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитеты утырышында Литва Сеймының рәисе Лорета Граужинене катнашуы, Литва президенты Даля Грибаускайте Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев белән аерым очрашу үткәрүе, Сеймның кырымтатарлар хакында махсус белдерү ясавы кырымтатар мәсьәләсенә Литвада аеруча игътибар булуын күрсәтте.

“Бөтендөнья кырымтатар конгрессының башкарма комитетының утырышының Литва Сеймының бинасында уздырылуы, Сеймның кырымтатарлар белән бәйле белдерү ясавы, Литваның югары җитәкчелеге кырымтатар вәкилләре белән очрашуы - башка Европа илләре өчен үрнәк һәм сигнал. Кырымтатар мәсьәләсенә башка Европа илләре дә шундый дәрәҗәдә игътибар итәрләр дигән өмет бар” , диде Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров.

Конгрессның башкарма комитетының киләсе утырышы Польшада, аннары Төркиянең Искешәһәр шәхәрендә уздырылачагы планлаштырылганын да әйтте Рефат Чубаров.

Ислам хезмәттәшлек оешмасы Кырымда мониторинг ясарга жыена

Төркиядә узган Ислам хезмәттәшлек оешмасының XIII саммитында Кырымдагы хәлләрне тикшерү өчен мониторинг төркем юлланачагы билгеләнде.

Ислам хезмәттәшлек оешмасы

Ислам хезмәттәшлек оешмасы социаль, икътисади, сәяси өлкәләрдә ислам берлеген булдыру, колониализм, расизмга каршы һәм Фәләстинне азат итү оешмасына ярдәм итү максаты белән 1969 елның 25 сентябрендә Рабатта оештырыла. 2011 елга кадәр Ислам конференциясе оешмасы дип атала. Штаб-фатиры Җиддәдә урнашкан. Оешмада җәмгысе 1,5 миллиард халкы булган 57 ил әгъза булып тора.

Саммит эшендә Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев тә катнашты. Кырымтатарларның Кырымда хәлләре буенча Төркия әзерләгән резолюция кабул ителмәде. Моңа Иран һәм Мисыр каршы чыккан. Моның урынына саммит Кырымда кырымтатарларның хәлләрне тикшерү өчен мониторинг төркемен юллануын хуплаган. Саммитның эшендә Русия күзәтүче рәвешендә катнашкан, ул бу оешмада әгъза түгел, тик күзәтүче сыйфатында эш итә.

"Русиянең күзәтүче сыйфатында тәкъдим иткән махсус вазифалар буенча илчесе Константин Шувалов безне бу саммитта күргәч, шаккаткан кебек булды", дип белдерде Рефат Чубаров. Бу саммит катнашучылар саны буенча оешманың тарихында иң зур саммит булган. Аның эшендә Казакъстан, Азәрбайжан, хәтта Беларус президенты Александр Лукашенко да катнашкан. Билгеле булганча, Төркия Минскида зур мәчет төзи.

“Без Киевка кайткач, Мисыр һәм Иран илчеләре белән очрашырга җыенабыз, кырымтатарларның хәлләрен аңлатачакбыз. Украинаның тышкы эшләр министры белән очрашып Украинаның бу оешмага әгъза булуы процедурасын башларга тәкъдим итәчәкбез”, диде Чубаров.

Шулай итеп, Кырымда тыелу янаган Мәҗлеснең Киевта калган лидерлары кырымтатар мәсьәләсендә дипломатияне Европа һәм халыкара оешмаларында көчәйтә бара. Украинада барган хөкүмәт инкыйразы, Донбасстагы сугыш һәм башка сәбәпләрдән кырымтатар мәсьәләсенә тиешле дәрәҗәдә игътибар булмаганда, Русия Кырымда кырымтатарларга басымын көчәйткәндә Мәҗлес лидерлары кырымтатар мәсьәләсен дөнья дәрәҗәсенә чыгару өчен адымнарын көчәйтә.

XS
SM
MD
LG