“Мин патриот. 9 май, сугыш символларын, стикерларны сату идеясе апрель башында туды”, дип сүзен башлады Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшүне 15 яшьлек Эмил.
Мәктәп укучысы булуына карамастан, көн саен икедән җидегә, ялларда уннан җидегә кадәр сату итә. Фамилиясе, укый торган мәктәбе, гаиләсе турында берни әйтергә теләмәсә дә, кечкенә бизнесы турында шактый ачылып сөйләде ул. Төгәлрәге, абыйсы каядыр китеп торган арада әңгәмә корып алырга өлгердек.
Эмил Казанның Киров районы Җиләк Бистәсе (Ягодная Слобода) янында иске “шестерка” машинасына Сталин сурәте төшкән әләм белән басып тора иде. Сату идеясе үзенеке булса да, акча һәм машина белән абыйсы ярдәм иткән.
“Мин бу эш белән беренче ел гына шөгыльләнәм әле. Апрельнең 25ләре тирәсендә сата башлаган идем. Киләсе елга да сату итәргә җыенам, чөнки бу миңа ошый һәм акча китерә”, ди ул.
Стикерларны Эмил күпләп интернеттан соратып алган. Һәрберсен язуларына һәм бәясенә карап өендә аерган. Язуларның бәяләре 100 сумнан алып 500 сумга кадәр җитә. Сталин сурәте төшкән “Спасибо деду за победу!” язулы әләм иң кыйбаты - 1250 сум тора.
Сатып алучылар рәтендә олылар да, яшьләр дә бар дип белдерде Эмил. Өлкәнрәк яшьтәгеләр күбесенчә “Я помню, я горжусь” дигәнрәк стикерлар ала. “Ә яшьләргә шаян, төртмәле язулар кирәк. Алар һаман кызык эзли”, ди ул. “Спасибо деду за победу!”, “Я помню, я горжусь”, “С днем победы” дигән язулар - иң үтемле, акчалы тауар.
“Тандем”, “МЕТРО” сәүдә үзәкләре каршында, Казанга керү-чыгу юлларында да Эмил кебек сатып торучыларны да очраттык. Аларның стикерларында да шул ук Сталин сурәте төшкән “Спасибо деду за победу!”, “Спасибо бабушке и деду за их великую Победу!”, “Помним и ценим!”, “9 Мая наша Победа!”, “Я горжусь, я помню…”, “За Родину!”, “Т-34. Иду на таран!!!” дип язылган.
Танк һәм очкычлар төшерелгән “На Берлин!”, сексуаль позадагы кызыл һәм зәңгәр сыннар төшкән “1941–1945. Можем повторить!” дигәннәрен дә күрдек. Кайбер сыннарның башлары урынына свастика һәм урак белән чүкеч ясалган иде.