Кытай хакимиятләре ураза тотуны тыйды
Кытайның Синҗан төбәге халкының яртысыннан артыгы мөселманнар. Хакимиятләр бу айда рестораннарга гадәттәгечә эшләргә кушты, дәүләт хезмәтендә булганнарга, студентлар һәм укытучыларга ураза тотуны тыйды, дип хәбәр итә Дөнья Уйгыр конгрессы.
Казанда “Әниләр” мәчетеннән сәдака акчаларын урлаганнар
Казанның Газовая урамында урнашкан “Әниләр” мәчетенә караклар кереп сәдака җыю өчен куелган тартмада булган бөтен акчаны урлап чыккан. Караклар кулына ничә сум күләмендә акча кергәнлеге әлегә ачыкланмаган. Мәчет бик яхшы сакланмаган, бинада видео күзәтү системасы урнаштырылмаган. Тартманың ватылган булуын 5 нче июндә күреп алганнар. “Әниләр” мәчете Русия ислам университеты комплексына карый.
Динә Нагаева, Казан
Индонезиядә тәравих
20 сәгать сусыз, ризыксыз тору зур сабырлык һәм ихтыяр көче таләп итә
"Хатыннан күп итеп пилмән ясаттым", ди Чаллының Рамазан мәчетенә йөрүче Фәрит абый
Улымның беренче тәравихы
Кичә бер яшьлек улыбыз белән беренче тәравихка бардык. Бу Хәкимнең җәмәгать белән укылган намазны беренче күзәтүе иде. Сабыйга кич белән урамга чыгып китү үзе кызык, ә инде рәт-рәт тезелгән әби-апаларны карау тагы да ошады. Ястүнең 4 рәкәгатен укыгач төп залдан чишенү бүлмәсенә күчтек һәм ачык ишек аша тыңлап оеп укыдык. Анда мәчеткә беренче тапкыр гына килгән, бераз каушый төшкән бер кыз безнең янга кушылды. Хәким мәчеткә ияләнеп, әрсезлеге арта барган саен бу кызның да хәрәкәтләре ышанычрак була башлады. Күңеле тынычлана төшкәндер. Мәчеттәге әбиләр сабыйга Гарәп Әмирлекләрендәге кебек сөеп куанып карамый шул әлегә бездә. Каты сүз әйтүче булмаса да, 8 рәкәгатьне укыгач урамга чыктык улым белән. Мин инде тәравих 8 рәкагать тә булырга мәмкин, кайткач витр гына укырмын дип уйлап куйган идем. Әмма намазны тәмамлап чыккан ирем, хәнәфи мәзһәбендә тәравихның бары тик 20 була алуын әйтеп шокта калдырды.
Гөлназ Җиһаншина, Казан
"Халява" татарча ничек була?
Рамазан ае котлы булсын! Бу айны мөселманнар чынлап та ел дәвамында көтеп тора. Ураза мөселман кешесенең тормышында бик зур әһәмияткә ия. Иртә торып сәхәр ашаулар , кичен ифтарлар гасырлар дәвамында үтәлеп киленгән гадәт. Ә соңгы елларның гадәте – коллектив ифтарлар. Хәзер һәр мәчет, һәр дини оешма колектив ифтарлар уздыра. Урыс телендә "халява", "халявщик" дигән сүзләр бар. Нәрсәне дә булса бушка алып калу дигән мәгнәне аңлата ул. Менә соңгы елларның тагын бер гадәте - халявщик ифтарчылар. Алар Рамазан ае дәвамында мәчеттән-мәчеткә йөреп, бушка тукланып йөриләр. Начармы-яхшымы, белмим. Әмма ураза аларның да көтелгән ае. Аларны да котлыйм.
Рәфис Җәмдихан, Чуашстан