Балаларга уразаны тыйсаң, совет укытучылары белән чагыштаралар
Рамазан ае бик яхшы һәм, ни гаҗәп, бик тиз уза. Иң беренче тапкыр, Рамазан ае көздән җәйгә таба борылгач, бер-ике ел куркыта иде, эссе булыр, эчәсе килер, хәлсез егылып ятарсың дип күз алдына килә иде. Юк, ничә ел узды инде, ураза тотып ачтан үлү очраклары турында ишетелмәде. Шуңа күрә хәзер курку да онытылды. Бөтен кешедә дә шатлык, куаныч хисләре генә. 20 сәгать буена ашаудан-эчүдән мәхрүм иткән ай килде дип куануны аңламаган, белмәгән кешегә сәер дә күренәдер. Ләкин иманлы кешеләр өчен мондый куану – гадәти күренеш.
Өлкән улыбыз – 11 яшьлек Хәбиб тә ураза тота. Беренче елларны көн аралаш тота иде, соңгы бер-ике ел тулысынча тотарга тырыша. Былтыр тыеп та караган идек. Безне совет заманы укытучылары белән чагыштыра башлагач, телне кыстык. Аңа ияреп сеңлесе Хәят тә уразага керә. Үзләре көне буе сикереп-уйнап йөри, сәгать җиделәрдә генә сәгатькә күзләре төшә башлый. Кечкенәсе Бәхтияр – мин дә ураза тотам, дип аптырата. Ничек тотасың дигәч, кул белән тотам, ди.
Балалар өчен (бигрәк тә балигълыкка ирешкәннәр өчен) ураза тота башлау озын көннәргә туры килгәч, авыррак, ләкин, җәйге каникуллар сәбәпле мәктәпкә йөрисе юк, ярты көннәрен йоклап та уздыра алалар.
Олы кеше өчен гаеп эш булса да, балалар өчен мондый озын көннәрдә, бер хәзрәт әйтмешли, "җен тормышы"на күчеп тору зарарлы булмас.
Хәдистә әйтелгәнчә, ураза тотучының шатлыгы икәү – берсе авыз ачканда, икенчесе – ахирәттә. Менә шуның беренчесен балалар өчен чып-чын шатлану мизгеле итәргә тырышырга кирәк, аларга теләгән ризыкларын алып биреп, теләгән җирләренә алып барып, ураза тотуга кызыктырырга кирәк, шунда Рамазан да газап ае дип түгел, ә савап ае дип үтәр. Аллаһ тоткан уразаларны кабул итсен, ураза савабын киметердәй эшләрне кичерсен!
Фатих Хәбиб, Түбән Кама
"Настоящее время" Рамазан ае турында кызыклы видеоязма әзерләгән:
Социаль челтәрләрдә Рамазанны аңлаткан төрле язмалар тарала.
Сәхәр ханнарча түгел, ә студентларча
Күптән түгел безнең гаилә тагын да ишәйде, хәзер кызыбыз Ясминәнең Әсәл исемле сеңлесе бар. Бер бала бер икән, икәү булгач, бөтен тормыш үзгәрә икән. Быел да уразаны калдырасым килмәде, чөнки беренче баланы тапкач та ирем белән бергәләп ураза тоттык. Кердем мин беркөнне уразага... Көчкә түздем, төштән соң хәлем бетте. Олы кызыбызга – 2,5 яшь, ул көне буе йөгерә дә йөгерә. Артыннан өлгер генә! Сабыйны да карарга кирәк. Аның әле эче авырта, әле башкасы, олысының да кәефе кырылырга гына тора. Ичмасам, бергә берьюлы да йокламыйлар, үч иткәндәй бер-берсенең уянганнарын көтәләр. Сөтем дә кимегәнемне сизгәч, быел ураза миңа тәтеми икән, дигән фикергә килдем.
Иремнең дә уразасы авыррак бара. Элегрәк без үзебез ифтарларга кунак чакыра идек, үзебез дә авыз ачарга йөрдек. Хәзер бу бетте. Каян килсен ди ул кунак!? Ни булса да ашарга пешерергә өлгерсәң дә бик хуш! Еш кына аңа да кул җитми.
Ирем 30 градус челләдә көне буе йөри, ерак араны уза, кичен каядыр барып төрле ризык, тәм-том белән сыйланыр иде, әмма ул тизрәк миңа балалар белән ярдәм итәргә өйгә ашыга. 20 сәгатьлек уразадан соң олы кыз белән дә уйна, кечесен дә тибрәт... Ул иртәрәк кайтса, нидер әзерли алам. Әмма, гадәттә, ифтар менюсы бер стакан су белән токмач белән чикләнә. Иремне сәхәргә дә артык тәрбияләп булмый дип көенәм. Көне буе ике бала белән берүзем мәш килгәч, аркалар, аяклар авырта, хәлдән таеп йокыга китәм. Анысы да озакка түгел, сабый мышкылдый башласа, янына йөгерәм. Иремнең сәхәре ханнарча түгел, студентларча – берничә финик белән бутерброд. Аллаһ аңа бу сабырлыгы өчен ике дөньяның бәхетен насыйп итсен!
Шулай да бер көнне бергәләшеп ресторанга бардык, ике тапкыр безгә дә кунаклар килде. Әмма аннан соң да хәл җыя алмадык, йокы туйдыра алмыйча интектек. Барысына да бәрәкәтле Рамазан телим! Миңа да – ике бала белән мәш килүчегә дә өлеш чыгуына ышанам.
Чулпан Хәмидова, Казан
Уфада болытлар куера
Авыз ачу, ахшам, ястү, тәравих, сәхәр non stop режимында
Финляндиядә хәзер көннәр бик озын, ә төннәр нык кыска. Бездә ак төннәр, караңгы төшеп өлгерми. Бер карасаң, кояш бата, икенче карасаң, инде таң ата. Шулай булуга карамастан ураза тотабыз, Аллага шөкер.
Без урындагы вакыт белән кичке 11 тула 10 минутта авыз ачабыз, ә сәхәрне иртәнге 2.40 та төгәллибез. Өч сәгать эчендә авыз да ачарга, озакка сузмыйча ахшамны да укырга кирәк. Сәгать уклары бик тиз йөгерә, күз йомганчы ястү дә килеп җитә, аннары тәравих. Мин өйдә калам, ә ирем көн саен 20 чакрым юл узып мәчеткә барып кардәшләр белән бергә татар мәчетендә тәравих намазын кыла. Бу – күптәнге гадәт. Рамазан аеның бәрәкәтен югалтасы килми, әмма 20 рәкагать итеп тәравих кылу мөмкин түгел, 8 рәкагать итеп укыйбыз.
Вакыт тыгыз булганга күрә кунакка йөрешүләр, озаклап утырып аралашулар юк. Барысы да минутына кадәр билгеләнгән. Аз гына аңгыраеп утырсаң, өлгерми дә каласың. Табынны да әзерлисе, тәмләп дога, теләкләрне дә әйтәсе, җиренә җиткереп намазын да, Коръәнне дә укыйсы килә бит.
Ризык дигәннән, гадәттә, бер тапкыр гына ашала инде. Ифтар табынына токмачлы шулпа да, пилмән бөгеп тә әзерлим. Беркөнне мантый белән сыйландык. Яшелчә, җиләк-җимеш тә ашыйбыз, организм сусыз торудан эшчәнлеген начарайтмасын өчен анысын да күбрәк эчәргә тырышабыз. Карбыз ашыйбыз, аның белән тамак та туя, суга да бай. Уразада ашауга артык игътибар итмибез, иң мөһиме – гыйбадәт.
Быел беренче тапкыр кече улыбыз да уразага керде. Аңа – 14 яшь. Мәккә вакыты белән тотса да ярый дидек. Бу очракта сәхәр сәгать иртәнге 4тән соң тәмамлана һәм кичке 7дән соң ифтар вакыты җитә. Олы улым быел гаскәрдә хезмәт итә. Әмма анда да ураза тотарга тырыша. Физик күнегүләр дә була, әмма безгә ул: “Мин чамасын беләм”, диде. Мөмкинлегенә карап ураза тота, кайсыбер көннәрне калдырырга да туры килә. Улым армиядәге хәрби бүлек җитәкчесеннән Гаеткә ял сораган, Алла бирса, ураза бәйрәмен тулы гаилә белән каршы алырбыз. Финнар үз дини бәйрәмнәренә дә, башка милләтләрнең дини бәйрәмнәренә дә ихтирам белән карый. Шөкер, улым әйтүенчә, берсүзсез риза булганнар.
Фирания Али, Финляндия
Русия Ислам Институтыннан яңа журналистлар укып чыкты
Хезмәтен журналистика белән бәйләргә теләгән РИИ шәкертләре дәүләт имтиханын “5”легә тапшырды. Бөтенесе бергә 25 билет, билетта өч сорау, аның икесе журналистика белән, берсе шәригать белән бәйле булган. Комиссия дүрт кешедән торган: профессор, КФУның татар журналистика кафедрасының мөдире Васыл Гарифуллин, ГТРК Татарстан каналының милли тапшырулар мөхәррире, доцент Мөршидә Фатыйхова, доцент, РИИның журналистика юнәлешенең кураторы Айгөл Гыйльманова, РИИның теология факультетының деканы Абдулла хәзрәт Шәнгәрәев. Комиссия әгъзалары әйтүенчә, барлык шәкертләр дә имтиханга тулысынча әзерләнгәннәр, өстәмә бирелгән сорауларга да җавап бирә алганнар.
Социаль челтәрләрдә Республика ифтарыннан фотолар арта бара: кем Президентны төшерә, кем селфи ясый...