Чуашстанның Шыгырдан авылында ифтарга пылауны таҗик егетләре пешерә
Гыйззәтулла белән Шәмсетдин Коръән-хафизлары да. Ифтарлар Шыгырданда йортларда да, мәчетләрдә дә рамазан аеының һәр кичендә оештырыла.
Ураза гаете якынлаша
Бу елны Ураза гаете 5 июльгә туры килә. Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм вәгазе иртәнге җиденче яртыда башланачак, гает намазы исә сәгать җидедә укылачак.
Быел Татарстанның төп бәйрәм чарасы яңа ачылган Галиев мәчетендә узачак. Вәгазьне һәм бәйрәм намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыячак. Гадәттәгечә, ТНВ каналы чарадан туры трансляциясе тәкъдим итәчәк, дип көтелә.
Мөгаен, бу минем соңгы Рамазандыр...
Мөгаен, мин тиздән үләрмен. Мөгаен, бу минем соңгы Рамазандыр. Аның шулкадәр гүзәл узачагын башкача аңлата алмыйм. Әйе, ел саен бу ай килү белән барысы да үзгәрә. Хәтта җәй эсселеге дә безгә мәрхәмәтлерәк. Кич саен, авыз ачудан соң тәравихка барганда яки аннан кайтканда тирә-якта ниндидер тота алмаслык рәхәтлекне сизәсең. Шундый хис туа, әйтерсең лә һава гадәттәгедән баллырак.
Тик бу елны барысы да тагын да яхшырак. Хәтта урамда очраган кешеләр дә – барысы да елмая. Үзеңдә дә, ничек кенә авыр булып тоелмасын, йөзеңнән елмаю китәргә дә теләми.
Ә күңелдә исә кошлар сайрый! Менә-менә кояш чыгачак, ал таң җәймәсен җәеп, барлык агачларны, йортларны, буш урамнарны каплаячак кебек. Һәм бу таңалды тынлыгында, матурлыгында кошлар сайрый. Әкрен генә, мөлаем гына, бер-берсенә комачауламыйча... Чит тавышлар, машиналар һәм шәһәр шавы, һәрвакыт төрле урынга йөгергән дистәләрчә кеше сөйләшүе белән кушылмыйча сайрый алар. Бары тик кошлар сайравы. Күңелдә дә шундый хис. Һәм бу хис белән нишләргә дә белмисең: әллә өч яшьлек сабый кебек самими, саф көләргәме, әллә бирелеп һәм онытылып китеп еларгамы...
Тирә-яктагы кешеләргә карап, шуны аңлыйсың: алар да синең кебек үк һавадагы бу баллылыкны, кайгыртучан җилнең назлы исүен тоялар, кайдадыр күңел түрендә кошлар сайравын ишетәләр кебек. Мондый мизгелләрдә кочаклашасы килә. Бөтен дөньяны кочаклап, аны җибәрмәү теләге туа.
Мондый мизгелләрдә шуңа төшенәсең: шулкадәр еллар дәвамында ник сукыр булганмын? Бу дөньяны кочаклап, анда югалу теләгеннән тыш башка нәрсәләр артыннан йөгергәнмен, башка нәрсәләрне эзләгәнмен икән бит!
Рамазан һәрвакыт синең ялгыз булмаганыңны искә төшерә. Бу елны исә ул миңа карата аеруча игелекле. Кызганыч, бик тиз үтә шул ул. Кызганыч, аны никадәр яратканнарын һәм көткәннәрен белеп тә, бер елга мине үзем белән генә калдыра. Ә ул белә, монда шик юк. Чөнки ел саен ул безгә 11 көнгә иртәрәк килә, безне үз кочакларына алырга ашыга. Һәм бу елны ул минем белән аеруча мәрхәмәтле һәм ягымлы. Мөгаен, аның белән соңгы тапкыр күрешәбездер...
Евгений Хәмидов, Казан
Чечен республикасында Русиянең иң зур ифтары узачак
Чеченнар Русия тарихында иң зур ифтарны үткәрергә җыена. Грозный шәһәренең үзәгендә 36 мең кешелек авыз ачу чарасы узачак. Барлыгы 18 км озынлык белән өстәлләр төзәләчәк.
Ризык махсус "кыр ашханәләрендә" әзерләнәчәк. Ифтар узачак урам һәм мәйданнарны яктыртачаклар. Грозный башлыгы Мөслим Хучиев хәбәр иткәнчә, чыгымнары тулысы белән Әхмәт Кадыйров фонды каплаячак. Чыгымнар күләме хәбәр ителми.
Моңа кадәр Русиядәге иң зур ифтар Казанда узды. Анда 10 мең кеше катнашты.
"Лексик бәхәс" вакыты
Хөрмə һәм дөя сөте рәсемен "Мишәр очы" төркеменә куйганнар. "Ə сездə ничек əйтəлəр ("финик"ка и "верблюд"ка)?"
Казанның Ярдәм мәчете
Питтсбург татарларыннан Рамазан сәламе
Зәй ифтары
Зәй шәһәрендә беренче тапкыр шәһәркүләм авыз ачу оештырылды. Анда 200дән артык кеше катнашты.