Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясында Ураза гаете

6 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза елның иң озын көннәренә туры килә. Азатлык бу айда уразага бәйле хәбәрләрне җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Вятка Аланы уразасы

Киров өлкәсе Вятка Аланы шәһәрендә мәчет узган гасырның туксанынчы елларында гына салынса да, төбәк мөселманнары аңарчы да мәхәллә тормышы белән яшәгән. Бүген утыз меңнән артык халык яши торган бу төбәктә якынча һәр бишенче кеше татар милләтеннән. Ураза аенда мәчеттә бер көн калдырмыйча тәравих намазы укыла, ифтар ашлары үткәрелеп килә. Бары тик бер генә кыенлык бар – кич һәм төнлә урам утлары янмый, мөселманнар караңгыда йөрергә мәҗбүр.

Шәмсия Хәлилова, Киров өлкәсе​

Русия ислам институты беренче журналистларын чыгарды

Русия ислам институты беренче журналистларын чыгарды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:44 0:00

1 июль көнне Русия ислам институтын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырдылар. Быелгы чыгарылыш тарихи да – быел журналистика юнәлешенең беренче шәкертләре чыгарылды. Алар бары тик ике кеше булды. РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Азатлыкка: “Бәлки реклама эшен алып баруыбыз бик дөрес булмагандыр. Шулай да, беренче чыгарылыш булды, ике кеше булса да, без аларга дәүләт дипломнарын тапшырдык һәм аларның журналистика өлкәсендә уңышларга ирешүләренә һич тә шикләнмибез, чөнки ислам өлкәсендә язучы журналистлар бик аз.” Чарада РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, теология факультеты деканы Абдулла хәзрәт Шәнгәрәев, Татарстан республикасы Диния нәзарәтенең фән һәм уку-укыту бүлеге башлыгы Айдар Кәрибуллин катнашты. Алар укуны тәмамлаучыларга дипломнарның игелеген күреп җәмгыятькә тугры хезмәт итәргә дигән теләкләр җиткерде.

Азнакай мәчетендә иртәнге намаз

Гает мәшәкатьләре башланган

Чирмешән мөселманнары быел Гает Сабан туен үткәрә. 5 июльдә Чирмешән район үзәге сабантуй мәйданында "Хуш, Рамазан" бәйрәме узачак. Бәйрәмдә төрле ярышлар, көрәш һәм ислам дине гадәтләренә туры китерелгән бәйгеләр каралган. Бәйрәмне Чирмешән районы мөхтәсибәте оештыра. "Хуш, Рамазан" чарасы көндезге бердә башлана.

Австралиядә ураза кышка туры килгән

Сидней
Сидней

Быел Рамазан Көньяк Австралия кышына туры килде. Көндез температура 20 градус җылы, төнлә +4кә кадәр төшә. Бик салкын! Иртәнге сәхәрне 5 сәгать 54 минутта тәмамлыйбыз. Авыз ачу исә кичке 5 сәгатьтә 16 минутта. Мин яшәгән йорттан 1,5 чакрым ераклыкта мәчет урнашкан. Ул манарасыз. Аны Малайзия мөселманнары төзеде, ачты. Тәравих намазалырына мин шунда йөрим. Гаеткә исә кем кайда тели, шунда бара. Әл Хәлил исемлә Җәмигъ мәчете бар. Аңа да халык күп җыела.
Татарлар да, Аллага шөкер, ураза тота. Ифтарларны да оештыра. Мәчеттәге ифтарларны төрек, үзбәк, уйгыр, төрекмәннәр белән берләшеп ифтар ашаларын уздыралар.

Өйдә узган ифтарларга татарлар гадәттә тавык шулпасында пешкән токмачлы аш, пылау, куырдак әзерлиләр. Яшелчәләр белән куырылган ит, итле коймак, пәрәмәч, сумса, паштет, беләшләр әзерлиләр.

Ирек Гариф
Ирек Гариф

Гает бер көнне генә булмый, ул бер атнага да сузылырга мөмкин. Гает намазыннан соң татарлар гадәттә зиратка бара, анда дога кылабыз. Австралиядә яшәүче татарларның Гает үзенчәлеге шунда, бу көнне балаларга зур бүләк бирәбез. Ул Гает бүләге дип атала. Корбан Гаетенә дә бүләк тапшырыла.

Австралиядә Рамазан аенда хөкүмәте дә мөселманнарга карата игътибарлы. Дәүләт тә ифтарлар уздыруда катнаша. Гает уңаеннан мөселман җәмгыятьләренә котлау открыткаларын юлларга онытмыйлар. Һәр елны Австралия парламенты да Гает уңаеннан мөселман җәмгыятьләре башлыкларын кунакка дәшә, котлауларын җиткерә. Бу – күптәннән килгән бик матур гадәт.

Ирек Гариф, Аделаида

Рамазан могҗизалары

Кадер кичәсе кайтавазы

Рамазанның соңгы ике көне калды..

дәвам

XS
SM
MD
LG