Мөхәммәт Али 3 июньдә 75 яшендә Финикс хастаханәсендә вафат булды. Соңгы 30 ел дәвамында ул Паркинсон авыруы белән авырый иде. 10 июнь җомга көнне ул туган җире, Кентукки штатының Луисвиль шәһәрендә мөселманча җирләнә. Җәназада АКШның элекке президенты Билл Клинтон һәм башка билгеле шәхесләр катнаша.
Җеназада катнашу өчен АКШка Төркия президенты Рәҗәп Таййип Эрдоган да килгән иде. Әмма 9 июнь җеназа намазында һәм җирле төрекләр оештырган ифтарда катнашканнан соң ул кайтып киткән. Оппозициядәге Sözcü басмасы язуынча, Эрдоган мәрхүмне Каабадан махсус алып килгән япма белән капламакчы булган, ләкин оештыручылар моны соңрак үзебез эшләрбез дигән. Басма язуынча, оештыручылар шулай төрек руханиена намаз укыту тәкъдименә дә каршы чыккан.
Күпләр Мөхәммәт Алины бөек спортчы буларак белә, гәрчә аның тормышында башка кызыклы фактлар да булган. Азатлык шуларның кайберләре белән таныштыра.
1. 1965 елда ислам кабул иткән Али тормышын динне дәгъват кылуга багышлый. Ул төрле интервьюларын дин турында сөйләү өчен трибуна буларак куллана. Токио сәфәре кысаларында ул җирле мәчеттә татар имамы белән намаз укый.
"Ислам тынычлыкны аңлата, мөселман - үзен Аллаһка багышлаган кеше, ләкин медиа бездән нәфрәт итүчеләрне ясый", дигән боксер. Али АКШтагы каратәнле мөселманнарының милләтче "Nation of Islam" оешмасына нигез салучысы Малкольм Икс белән дус була.
2. Мөхәммәт Али тормышының зур өлешен каратәнлеләренә терәк булу, ярдәм итү һәм расизмга каршы торуга багышлый. "Мин рингта престиж өчен сугышам. Ләкин үземнеке өчен түгел. Бүген Америкада бетон идәннәрдә йоклаучы кардәшләремне рухи яктан күтәрер өчен", ди ул.
3. Боксчы Вьетнам сугышына каршы була һәм анда катнашудан баш тарта. Моның өчен аннан чемпион титулын алалар. Берничә ел ул рингка чыга алмый, зур штрафка тартыла, аңа мәхкәмә гаепләү белдерә. "Мин кардәшләремне яки башка кара тәнле, факыйрьлектә һәм пычракта яшәгән кешеләрне ата алмыйм. Ни өчен? Бөек Америка өченме? Алар миңа милләтем аркасында "негр" димәделәр, кыйнамадылар, миңа эт котыртмадылар, әйберләремне урламадылар, әниемне көчләмәделәр, әтиемне үтермәделәр. Нәрсәгә атыйм мин аларны? Теләсәгез, мине моның өчен төрмәгә утыртыгыз", ди Али.
4. 1978 елда спортчы Совет берлегендә була һәм тәэсирләре белән уртаклаша: "Русиягә килеп төшкәч, әзрәк дулкынлана идем. Роботлар кебек фикер йөртүче караңгы кешеләр, минем бүлмәмне тыңлаучы махсус хезмәт агентлары белән тулган күңелсез ил күрермен дип уйлаган идем. Мин йөзләгән милләт бергә тату яшәүче дәүләтне күрдем. Бернинди корал, җинаять, фахишә күрмәдем. Бер гомосексуалист та күрмәдем".
5. Мөхәммәт Али рингта гаҗәеп дәрәҗәдә тиз хәрәкәтләр ясый. Көчле сугуларыннан кала ул дошманның йодрыкларыннан качу сәләте белән мәшһүр. Бу видеода ул 10 секунд эчендә 21 бер сугудан качып кала.
6. Боксчы искиткеч үгетләү сәләтенә ия була. 1981 елда ул үз-үзенә кул салучыны коткарып кала. Бер ир-ат югары бина тәрәзәсеннән сикерергә тели, ләкин Мөхәммәт Али килеп чыга һәм "мин синең кардәшең, мин сиңа ярдәм итәм" ди. Егет боксчыны таныгач үзен үтерүдән баш тарта һәм аның янына килә. Али шулай ук Гыйракта 14 тотыкны иреккә чыгарырга ярдәм итә. Африкада Нельсон Мандела белән бергә апартеидка каршы тора. Дини карашлары берүк булмаса да, Мартин Лютер Кинг белән дус була һәм хезмәттәшлек итә.
7. Мөхәммәт Али фокус сәнгатен ярата. Үзенә укытучы яллап ул күп трюклар ясарга өйрәнә, хәтта чыгышлар да ясый.
8. 2001 елның 11 сентябрь террор гамәлләре вакытында боксчы инде авыр сөйләшә, ләкин фаҗигага карата менә бу чыгышы белән истә кала: "Мин мөселман. Мин 20 ел мөселман булдым. Мин үтерүгә, явызлыкка каршы. Бөтен мөселманнар да каршы. Кешеләр ислам турындагы дөреслекне белергә тиеш. Сез мине беләсез, мин - боксер. Мине "бөек" дип атыйлар. Дөреслек, хакыйкать кешесе буларак таныйлар. Ислам террорчылар дине булса, мин монда булмас идем".
9. 2015 елның декабрендә Али инде сөйләшә алмый. Дональд Трампның исламофоб риторикасы көчәйгәч ул аңа каршы язма рәвештә каршы чыга.
10. Мөхәммәт Алинең бокс бияләйләре АКШ президенты Барак Обаманың офисында саклана.