Солтан Сафин: "Эшмәкәрлек татарларны берләштерә"
Форумның беренче көнендә катнашучылар белән очрашкан "Түбәтәй" туклану челтәре җитәкчесе Солтан Сафин эшмәкәрлекнең татар җәмәгатьчелегенә тәэсирен аңлатты. Сафин, "Түбәтәй" челтәренең максаты - милли татар ризыгын дөнья базарына алып чыгу һәм татарларны берләштерү диде.
Кичке аш
Кичке аш Универсиада авылында оештырылды, 900ләп кеше өч озын чиратка тезелеп басты. Пешекчеләр өлгерми. Ризык өләшүче хатыннар: "Компот алучыларга - чәй юк" дип торды. Татарларда дилемма - компотын да эчәсе килә, чөнки эссе, әмма чәйсез дә тамак туймый.
Күбеседә талон кайгысы, кәгазь булмаса ярты сәгать көткән кешене борып җибәрәләр. Ризыкны хәләл, диләр. Вегетариан ризыкларын да хәстәрләгәннәр. Анда чират юк, пешекче бары тик биш кешене ризыкландырдык, диде Азатлыкка.
Форумда катнашучыларның очрашу-танышуы
"Татар тауары сыйфатлы булсын!"
Хәзерге вакытта Универсиада авылында "Дөньякүләм татар кафесы" чарасы бара. Яшьләр ничек акча эшләргә кирәк дип баш вата. Халыкка файдалы эш булганда үзеңә дә бәрәкәт арта, диләр. Яшьләр эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә, социаль проектларын булдыру мөһим, дип фикер алыша. Мисал итеп "Түбәтәй" милли ашлар челтәрен, Halal guide проектын китерделәр. Яшь эшмәкәрләр делегатларга эшлисез икән, татар тауарын сыйфатлы итеп ясарга тырышыгыз, дип киңәш бирде.
Форумда катнашучыларның очрашу-танышу чарасыннан фотогалерея
Татар яшьләре форумына килеп теркәлү узганнар Милли-мәдәни үзәкнең Казансу елгасына караган ягында очрашу-танышу чарасына җыелды. Бу чараны Татар форум җитәкчесе Тәбриз Яруллин һәм урынбасары Айрат Фәйзрахманов алып барды. "Эшлекле уен" дип аталган бу чарадан Азатлык фотогалереясен карагыз.
Казан милли-мәдәният үзәге артында форумга килгән яшьләр таныша
Галишан Нуриәхмәт: "Татар яшьләрендә татарлык уянып китүен телим"
Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Галишан Нуриәхмәт Татар яшьләре форумына килүчеләрне күзәтеп, Азатлыкка фикерләрен җиткерде. “Татарлыкларын, бөек, горур милләт балалары булуларын аңлап, уянып, милли мәсьәләләрдә активлашып китсеннәр иде”, ди Галишан абый. Үзенең дә катнашу теләген җиткерде ул.
Форумда катнашучы Мәскәү һәм Кукмара яшьләре үз өмет-ниятләре белән уртаклаша
Форумда катнашу өчен 4 август иртәсендә Бөтендөнья Татар конгрессында теркәлү узучычылар Азатлыкка форум турындагы фикерләрен җиткерде.