Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре форумы

4-7 август Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп бара.

Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы ачыла

4 август көнне Казанда 7нче Бөтендөнья татар яшьләре форумы башланып китә. Быел форумда 30 илдән, 60 төбәктән 800дән артык вәкил катнаша. Аларның уртача яше - 26. Беренче тапкыр быел Маҗарстан, Швеция татар яшьләре дә килә.

Җыен дүрт көн дәвам итәчәк. Беренче көнне катнашучылар теркәү уза, аларга эшлекле уен форматында танышу, оешмаларның эшчәнлекләрен кыскача таныту өчен "Дөньякүләм татар кафесы" чарасы оештырыла. Кичке вакытта яшьләр заманча татар музыкасы концертын тыңлаячак.

5-6 август көннәрендә төп чаралар каралган: пленар утырыш, проектлар аллеясе, секцияләр эшчәнлеге. Быел һәр секция "Акыл фабрикасы" форматында узачак. Лекторийлардан соң делегатлар үзләре дә төркемнәрдә нәтиҗәле проектлар тәкъдим итәчәк. Бөтендөнья татар яшьләре форумының җитәкчелеген сайлау 6 августта булачак.

Форум кысаларында Арча районына һәм Болгарга сәфәрләр планлаштырыла. 7 август көнне төштән соң вәкилләр һәм казаннар өчен “Печән базары” фестивале узачак.

Казанга татар яшьләре җыела

Татар конгрессы бинасы кырмыска оясын хетерләтә. Мәш килеп форумга килүчеләрне теркәү эше бара. Иртәнге 8дән алып әлеге вакытка кадәр 356 кеше теркәлгән. Бераз гына статистика: делегатларның 55%ы - кызлар, 45%ы - егетләр. Форумда катнашучыларның 15%ы гаиләле, 70%ы югары белемле.

Казанның һава аланында, тимер юл вокзалларында кунакларны каршы алып торалар, теркәп торалар. Яшьләр барысы да Универсиада авылында яшәячәк. Кырымтатарлары Казанга Акмәчеттән очкыч белән килеп җиткән. Алар - алты кеше.

Форумга делегатлар бөтен дөньядан җыела. Әйтик, бу яшь егет-кызлар - Гарәп Әмирлекләреннән.

Уфаларның үкчәсенә мәскәүләр баса


Форумга килүчеләрнең иң зур делегациясе - Башкортстаннан. Алар 48 кеше килгән. Икенче урында - мәскәүлеләр. Мәскәүдән 45 делегат теркәлгән. Әмма мәскәүләр бу санга риза булмаган. Рәсми делегатларга ияреп тагын өстәмә 50 кеше килгән. "Акыл фабрикасы"нда катнашырга телибез, дип алар үзләре хостеллар, кунакханәләр табып урнашкан. Барлык чыгымнары үз җилкәләренә төшкән. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин 5 кешенең Казанга эшлекле сәфәр чыгымнарын каплаган. Иң зур делегацияләрнең өчлегендә - Казахстан. Аннан 25 татар килгән.

Казанга Үзбәкстан татар яшьләре төркеме килде

Форумда катнашу өчен Үзбәкстаннан 15 кешелек яшьләр төркеме Ташкенттан Казанга Мәскәү аша очты. Бер чемоданнары юлда югалып калган дип язалар.

Форумда катнашучы Мәскәү һәм Кукмара яшьләре үз өмет-ниятләре белән уртаклаша

Казанга бөтен дөньядан татар яшьләле җыела башлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:12 0:00

Форумда катнашу өчен 4 август иртәсендә Бөтендөнья Татар конгрессында теркәлү узучычылар Азатлыкка форум турындагы фикерләрен җиткерде.

Галишан Нуриәхмәт: "Татар яшьләрендә татарлык уянып китүен телим"

Галишан Нуриәхмәт: “Татар яшьләрендә татарлык уянып китүен телим”
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00

Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Галишан Нуриәхмәт Татар яшьләре форумына килүчеләрне күзәтеп, Азатлыкка фикерләрен җиткерде. “Татарлыкларын, бөек, горур милләт балалары булуларын аңлап, уянып, милли мәсьәләләрдә активлашып китсеннәр иде”, ди Галишан абый. Үзенең дә катнашу теләген җиткерде ул.

Казан милли-мәдәният үзәге артында форумга килгән яшьләр таныша

дәвам

XS
SM
MD
LG