Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре форумы

4-7 август Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп бара.

“Мәгариф һәм тәрбия” секциясендә: "Инглизчә укып та миллилек саклана"

“Мәгариф һәм тәрбия” секциясендә: "Инглизчә укып та миллилек саклана"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:17 0:00

Форумның “Мәгариф һәм тәрбия” секциясендә мәктәпләрдә балаларга татарлыкка мәхәббәт уяту, татар мәгърифәтенә кызыксындыру, инглизчә укып та миллилек югалмау, якшәмбе мәктәпләре турында сөйләнде. Мәгариф очрашуын Актанышның һуманитар гимназия-интернат мөдире Артур Галиәхмәтов алып барды.

Тәбрис Яруллин янә җитәкче

Форумның рәисе итеп янә Тәбрис Яруллин сайланды. Каршы булучылар юк иде, бер кеше битараф. Яруллин өченче тапкыр сайланды. Форумның шурасы өчен дә тавыш бирделәр. Анысын да бертавыштан сайлап куйдылар. Тәбрис Яруллинга да, шура өчен дә тавыш биргәндә бер кеше битараф калды. Күрәсең, демократик принципны саклаучы бер кешедер.​

Шура 50 кешедән тора. Аннан соң Ринат Закиров сүз алды, бик озак нотык тотты. Конгресс проектлары хакында сөйләү элеккеге комсомол җыелышын хәтерләтте.

Җыелыш "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды. Яшьләр моннан соң Арчага юл ала.

Резолюциягә ниләр керер?

Халык ашханәдә сыйланды, аларны кире залга куып кертү оештыручыларга авырга төште. Форумның эшлекле өлеше дәвам итә. Секцияләрнең эшчәнлегенә нәтиҗә ясала.

Тәбрис Яруллин бүген 60 өстәл артында 500 кеше фикер алыша, дип әйтте. “Бик оригиналь проектлар бар. Кемдер 50 проект язган. Без аларны бер базага туплаячакбыз. Instagram’ да @Kazankayniy аккаунты ачылды. Барысын да шунда элеп барачакбыз. Теләгән кеше куллана алачак”, диде Азатлыкка. Халыкның күпчелеге барыбер үзара урысча аралаша.

“Ми давылы” вакытында төрле проектлар уйлап табылды. Хәзер иң уңышлы өч проект сайлап алынырга тиеш. Эш бик кызу бара. Кемнеке иң уңышлы булыр? Кемдер татарлар өчен “Дом 2” проекты кирәк, ди.

Данил Әхмәтшин: "Үз туган телеңне белү һәр кешенең дөньясында бик җитди әйбер"

Данил Әхмәтшин: "Үз туган телеңне белү һәр кешенең дөньясында бик җитди әйбер"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:39 0:00

14 яшендә татар телен өйрәнү өчен Себердән кайткан Данил Әхмәтшин татар интернеты мохитен булдыру өчен татар телен белү зарур дип әйтә. Форумда катнашучы егет татар телен белмәгәннәргә татарча өйрәнү өчен хәзер интернетта мөмкинлекләр күп, ди.

Проектлар сессиясе башланып китте. Кичәге секцияләр эшчәнлеге бүген дәвам итә. Яшьләр проектлар әзерли. Бу чара кырмыска оясын хәтерләтә.

​​

Форум эшенең өченче көне дәвам итә. Бүген кичәге секцияләргә йомгак ясап, күмәк проектлар секциясе узачак, анда делегатлар төркемнәрдә үзләре милләт файдасына проектлар уйлап табарга тиеш булачак. Төшке аштан соң пленар утырышның дәвамы көтелә, анда Бөтендөнья татар яшьләре форумының җитәкчелеге сайланачак. Кичкә таба делегатларның Арча районына сәфәре планлаштырыла.

дәвам

XS
SM
MD
LG