Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре форумы

4-7 август Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп бара.

Татар теле һәм интернет секциясендә катнашучылар алдынгы интернет-проект тәҗрибәләре белән танышты

Форумда катнашучылар алдынгы интернет-проект тәҗрибәләре белән танышты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:00 0:00

Форумда катнашучылар 5 августта татар теле һәм интернет темасына да фикер алышты. Алар алдында "Әлбәттә", "Гыйлем", "Максат", "Панорам яңгыраш" интернет проекты җитәкчеләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, татар яшьләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Гомум утырышы президентсыз, президиумсыз үтте

Форумның гомум утырышы президентсыз, президиумсыз үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:57 0:00

5 июль Казанның "Корстон" күңел ачу үзәгендә форумның икенче көне гомум утырыш белән башланды. Татарстан президенты көтелсә дә, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гына катнашты, башка зур түрә, министлар күренмәде. Быел беренче тапкыр форум президиумсыз гына узды.

Бу көннәрдә яшьләрнең социаль челтәрләре мондый фотолар белән тулы.

Error rendering VK.

"Калеб" кичәсе

Татар мәсьәләләре турында фикерләшүләр тәмам. Яшьләр тамакларын туйдырды, хәзер вакыт күңел ризыгына җитте. Яшьләр өчен "Калеб" кичәсе оештырылды, алар җырчы Алинә Шәрипҗанова белән композитор Эльмир Низамовның җырларына кушылып җырлый, алкышлый.

Миңнеханов сүзчесе: "Президент Ермак, Казаков хәбәрләрен белә"

Татарстан президенты сүзчесе: “Ермак, Казаков хәбәрләрен президент белә”
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:01 0:00

5 июль Татар яшьләре форумының "PR һәм журналистика" секциясенә Татарстан президенты сүзчесе Эдуард Хәйруллин килде. Азатлык хәбәрчесе аннан Казандагы паркларда агачлар киселүен, Себердә Ермакка һәйкәл куюны, Шамил Казаковның полициягә эшкә урнаша алмавын Рөстәм Миннеханов беләме дип кызыксынды. Президент барысын да белә диде Хәйруллин.

"Максат" сайты авторы Данил Әхмәтшин: "Татар телен белми идем, 4 елда Актаныш гимназиясендә өйрәнеп чыктым", дип белдерә.

Данил Әхмәтшин
Данил Әхмәтшин

"Әлбәттә" проекты җитәкчесе Илдар Әюпов татар телендә видеолекцияләр, аларны эшләү юллары белән таныштыра.

Кәһвә эчеп алгач Татар теле һәм интернет секциясендәге яшьләр кимегән.

дәвам

XS
SM
MD
LG