Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре форумы

4-7 август Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп бара.

Форумчылар Арчада бәйрәм итте

Форумчылар Арчада бәйрәм итте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:29 0:00

Татар яшьләре форумының өченче көне азагында делегатлар Арчада булды. Үзәк стадионда алар өчен бәйрәм, Сабантуй ярышлары, концерт оештырылды. Азатлыкка Башкортстаннан килгән егет-кызлар хис кичерешләре белән уртаклашып, мәктәптә өйрәнелгән Тукайның Арча якларында булуларына шатлануларын әйттеләр.

Путинлы Талип: "Мин патриот, Путин татарларга каршы түгел"

Путинлы Талип: "Мин патриот, Путин татарларга каршы түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:30 0:00

Форумның беренче көненнән Мамадыштан килгән 18 яшьлек Талип Миңнегалиев путинлы футболкасы белән игътибарны җәлеп итте. Азатлык хәбәрчесе Талип һәм Руслан белән якыннан танышты. Ни өчен Русия президенты төшкән футболка киюе, нинди татар газетлары укулары белән кызыксындык.

Форумда катнашучы кумык, нугайлар: "Федераль үзәк, түрәләр үз телебездә яшәүгә кыенлык тудыра"

Кумык, ногайлар: "Федераль үзәк, түрәләр үз телебездә яшәүгә кыенлык тудыра"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:33 0:00

Татар яшьләре форумында катнашучы кумык егете Арслан һәм нугай егете Рәхим Азатлыкка туган телләренең хәле турында фикерләрен белдерде. “Без телебезне беләбез, гаиләдә, урамда яшьләр туган телдә сөйләшә, әмма белем алу, дәүләт имтиханнары русча, федераль үзәк телебезгә каршылык тудыра”, ди алар.

Форум яшьләрен сыйлау, аларга ризык әзерләү эшен Арчаның "Быт сервис" ширкәте башкарган. Мең ярым кеше өчен 7 казанда пылау пешерелгән.​

Яшьләр Арчада

Форум делегатлары Арчага сәфәр кыла. Кырлайда Тукай музеенда, яңартылган Сәгъди бабай йортында булдылар. Коедан су эчтеләр. Авыл халкы берьюлы 900 кешене күреп шаккатты, хәтта капка төпләренә чыгып утырды. Әбиләр: "Бу кадәр халыкны кайдан җыеп беткәннәр соң, боларны ничек сыйлап бетерерләр инде" дип гаҗәпләнеп утырды.

Кемдер Су анасы, Апуш белән фотога төште, кемдер намаз вакыты җитте дип, аптырап тормыйча, чирәмдә гыйбадәт кылды. Кырлайдагы Тукай музеен күреп кемдер: "Ничего себе Тукай дом отгрохал! Еще пруд есть!" дип Тукайның буржуаз тормышына гаҗәпләнеп аның күчемсез милеген санады.

Табын әзерләү мәшәкате Арча укытучылары җилкәсенә төшкән. Өч көн әзерләндек, диләр. Бер кеше өчен кичке аш 300 сумга төшкән.

Яшьләр форумында бертавыштан 20гә якын маддәдән торган резолюция кабул ителде. Алар арасында җәмгыятьтә бәхәс уяткан шәхесләргә һәйкәл куяр алдыннан бу мәсьәләне иҗтимагый тыңлауларга чыгарырга, Русия Дәүләт Думасының VII чакырылышына Татарстаннан сайланачак депутатларга Төбәк телләре һәм милли азчылыклар телләре турында Европа хартиясен ратификацияләүне тизләтү тәкъдиме кебек таләпләр бар.

Резолюциягә шулай ук Татарстанда икетеллелекне багучы җаваплы оешма билгеләү тәкъдиме кертелгән. Татар телендә тирәнтен белем биргән сәләтле балалар өчен полилингваль мәктәп-гимназияләр челтәрен булдыру да тәкъдим ителә, милли университет кирәклеге дә әйтелә.

Форумның рәсми өлеше "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

Error rendering VK.

“Тарих һәм туризм” секциясендә: “Без дөньяга карашны, фәлсәфәне үзгәртергә тиешбез”

Яшьләр форумының “Тарих һәм туризм” секциясендә: “Без дөньяга карашны, фәлсәфәне үзгәртергә тиешбез”
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:44 0:00

“Тарих һәм туризм” секциясендә сөйләшүләрне тарихчы Айрат Фәйзрахманов алып барды. Конгресс рәисе Ринат Закировны, форумчыларны тәнкыйтьче Нияз Игъламов, сәясәтче Руслан Айсин, тарихчы Илдар Шафиков, профессор Әлфрид Бустанов үзгә фикерләре белән үзләренә каратты. Йоклап утыручылар да булды.

дәвам

XS
SM
MD
LG