Русиядә федераль бюджет дефицитын каплар өчен финанс министрлыгы алдагы өч елда Резерв фондыннан һәм Дәүләт байлыгы фондыннан өч триллион сум алачак. 2017-2019 елларга бюджет өлгесендә шулай диелгән.
2016 елның 1 октябренә Русиянең Резерв фондында ике триллион сумнан бераз гына артык акча бар, ә Дәүләт байлыгы фондында - 4,5 триллион сум.
Финанс министрлыгы исәпләвенчә, 2017 ел бюджеты дефициты тулай җитештерү күләменең 3,2 процентын тәшкил итәчәк.
2016 елгы бюджет дефициты тулай җитештерү күләменең 3,7 процентын тәшкил итәчәк. Быелгы дефицит 674,2 млрд сумга арта һәм 3,034 трлн сум булачак.
Дефицитны каплау тышкы һәм эчке чыганаклар исәбенә булырга тиеш. Ә резерв фондын саклабрак тотмакчылар, аны куллануны арттырмаячаклар дип тә белдерелде.