Accessibility links

Казанда татар теле белеменә багышланган халыкара конференция уза


Фәнни чара Казан университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теле белеме бүлеге тарафыннан оештырыла
Фәнни чара Казан университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теле белеме бүлеге тарафыннан оештырыла

1-4 ноябрь көннәрендә Казан университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Евразия һуманитар фәне контекстында татар теле белеме" дип аталган конференция уза.

Көн тәртибенә глобализация чорында тел, әдәбият һәм мәдәниятне саклау турында чыгышлар да кертелгән. Шулай ук тел галимнәре ничек итеп үз фәннәрендә яңа ысуллар куллану, күптелле балаларга татар телен укыту турында да сөйләшәчәкләр.

"Туган тел экологиясе" темасы да фәнни җыелышта тикшерүгә куела. "Тел экологиясен" "лингвоэкология" яки "эколингвистика" дип тә атыйлар. Ул телләргә начар тәэсир итүче сәбәпләрне эзли. Аларны саклап калу, камилләштерү, баету юлларын да ачарга тели.

Фәнни җыелыш 1-4 ноябрь көннәрендә Казан университетының (КФУ) Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теле белеме бүлеге тарафыннан оештырыла.

Конференциядә Төркия, Казакъстан, Төркмәнстан, Финляндия, Болгарстан, Кытай, Малайзия, Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чуашстан, Мәскәү, Петербур, Акмәчеттән галимнәр һәм укытучылар катнашачак.

Элек Казан дәүләт университеты һәм педагогика университетлары аерым эшли иде һәм аларның икесендә дә татар телен өйрәнүче кафедрлар бар иде. Бүген исә аларда шушы бер югары уку йорты һәм бер бүлек аша гына туган телне саклау һәм үстерү ысуллары өйрәнелә.

"Евразия һуманитар фәне контекстында татар теле белеме" чарасы белән татар теле белеме бүлеге галим һәм укытучылар арасында элемтәләрне ныгыту; яшь телчеләргә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген бирергә дә телибез, дип белдерә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты вәкиле Илсөяр Нуретдинова.

Конференция Әдхәм Тенишев (1921-2004), Вахит Хаков (1926-2008), Фирдәвес Гарипова (1941-2014), Гыймад Нугайбәк (1881-1943), Вәли Хангилдин (1891-1971), Галимҗан Шәрәф (1896-1950), Рокыя Шакирова (1921-1996), Диләрә Тумашева (1926-2006), Лия Шакирова (1921-2015); Абдулла Әсадуллин (1926-2004) кебек тел галимнәренең якты истәлегенә да багышлана дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG