Журналистлар сугыш кырында үлгән барлыгы 97 994 кешенең исемен тапкан. "Медиазона", Би-би-синың урыс хезмәте алып барган исемлектән күренүенчә, югалтулар ягыннан Башкортстан, Татарстан һәм Свердлау өлкәсе алда тора.
Һәлак булучыларның 24 меңгә якыны - ихтыярилар, 16 меңләбе - элекке тоткыннар, 11 меңнән артыгы - мобилизацияләнүчеләр.
4 800 кеше - Русия армиясе һәм башка куәт оешмалары офицерлары.
Журналистлар һәм волонтерлар үлемнәр турындагы хәбәрләрне ачык чыганаклардан һәм зиратлар мәгълүматыннан ала. Чын саннар күбрәк дип саный алар.
Азатлык Радиосы да үлүчеләрнең үз исемлеген алып бара. 15 мартка Башкортстаннан кимендә 4824, Татарстаннан - ким дигәндә 4310 кешенең үлеме расланган.
- Русиянең Украинага каршы сугышы ике ел элек 24 февральдә башланды. Соңгы мәртәбә Русия югалтулары турында 2022 елның сентябрендә әйтте, 5937 кеше һәлак булды диде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум