Русиянең Азия өлеше диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов Азатлык белән сөйләшүдә бу хәлгә аңлатма биреп: “Бу хакимиятләрнең мәчетне юк итүгә багышланган максатчан эшчәнлеге дип уйлый башладым”, дип белдерде.
Җирле мөселманнар акча җыеп салдырган яңа мәчет һәм тәһәрәтләнү биналары тирәсендә бәхәс инде берничә ел дәвам итә.
Уссурийски мөселманнары дини берләшмәсе башлыгы Мөхәммәдали хәзрәт Мамедов Азатлыкка, туган проблеманы чишәргә сорап күп санлы оешмаларга мөрәҗәгать итүен сөйләде. Ул Русия президенты идарәсенә хәтле барып җиткән. Анда бу хәлне тикшерергә вәгъдә итсәләр дә, мәсьәлә һаман да хәл ителмәгән.
"Минем мөрәҗәгатьләремә язылган җавапларны Приморье хакимиятләренә җибәрәләр, мин аларның эчтеләген, нинди карарлар кабул ителүен белмим" ди Мамедов.
Уссурийски оешмасы кергән Русиянең Азия өлеше диния нәзарәте дә бу хәлдән чыгу өчен булдырганча ярдәм итәргә тырыша. Нәзарәт башлыгы Нәфигулла Ашировның әйтүенә караганда, Уссурийски хакимиятләре формаль сәбәпкә бәйләнә.
Элегрәк Уссурийскидагы мөселманнар белән Приморье өлкәсе Казыят идарәсе дигән оешма идарә иткән, әлеге оешма 2013 елда мәхкәмә карары белән ябылган. Мәчет төзелеше өчен рөхсәт кәгазьләре хакимиятләр тарафыннан шушы оешмага бирелгән булган.
Җирле мөселманнар Уссурийски җирле мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итеп, хәзер эшләп килүче Уссурийски мөселман дини берләшмәсен таркалган Казыят идарәсенең хокукый дәвамчысы итеп танылуга ирешә алган. Әмма бу чилеш җирле хакимиятләрне канәгатьләндермәгән.
Уссурийски шәһәр идарәсенең административ-хокукый хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Светлана Бабий Приморье өлкә мәхкәмәсенә шикаять иткән. Нәтиҗәдә җирле мәхкәмәнең карары көченнән чыгарылган.
"2015 ел җәендә кабул ителгән шушы карардан соң, мәчет тә, аның җире дә мөселманнардан тартып алынды, ди Уссурийски имамы Мөхәммәдали хәзрәт.
"Җирле хакимиятләр мәчетне дә, җирне дә дәүләтнеке итеп канунлаштырып, аны мөселманнарга арендага тапшыру юлын тәкъдим иттеләр. Без моңа риза түгел, үзебез акча җыеп салган мәчетне арендага алып тору гадел түгел дип саныйбыз" дип аңлата Мамедов.
Инде бер елга якын мәчет ябык, атнага бер җомга намазларына гына ачыла, атна дәвамында ишек төбендә мөселманнар куйган сакчы тора ди имам.
Җомгаларга 400-500, дини бәйрәмнәрдә намазларга 3 меңгә хәтле кеше җыела, дип сөйләде ул. Башка вакытларда җирле мөселманнар: татарлар, азәрбайҗаннар, үзбәкләр, Дагыстан халыклары Уссурийскида гыйбадәт йорты өчен сатып алынган хосусый торак йортта җыелып укый.