Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан таможнясында татар теле инглиз һәм төрек теле дәрәҗәсендә


Татарстан таможнясында татар теле инглиз, төрек теле дәрәҗәсендә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:34 0:00

10 март Татарстанның таможня җитәкчесе Альберт Мәүликов матбугат очрашуында Азатлык хәбәрчесенең таможня хезмәткәрләренең татар телен белү-белмәүләренә бәйле соравына "татарча да беләбез", диде.

2016 ел нәтиҗәләренә күрә, Русиядә "Иң яхшы таможня коллективы" исемен алган Татарстандагы оешма хезмәткәрләре дәүләт теле булган татар телен яхшы белә, рәхәтләндереп татарча сөйләшә ала дип әйтеп булмый. Бу оешмада татар телен белү төрекчә, инглизчә белү дәрәҗәсендә генә. Бу хакта Азатлыкка Татарстанның таможня җитәкчесе Альберт Мәүликов белдерде.

"Татарстанда Универсиада алдыннан телләр куллану буенча тулы бер програм гамәлгә ашырылды. Без анда актив катнаштык. 20дән артык хезмәткәребез инглиз телендә арлалашырга өйрәнде. Таможня хезмәткәрләре арасында төрек телен белүчеләр, татар телен белүчеләр дә бар. Һава аланында эшләргә телләр белгән кешеләрне алырга тырышабыз", ди Мәүликов.

Казан һава аланы – Татарстан капкасы. Читтән очып килүчеләрнең дә, чит илләргә очып китүчеләрнең кәефе дә күп очракта һава аланында эшләүчеләрнең мөнәсәбәтеннән тора. Казаннан киткән вакытта, очкычка теркәлү узгач, таможня хезмәткәрләре каршы ала. Әгәр таможня хезмәткәре Татарстанның дәүләт теле булган татар теле белән сәламләсә һәм татарча сорауга татарча җавап бирсә, бу татар теленең абруен күтәрер, республиканың үзгәлегенә бер бизәк булыр иде.

XS
SM
MD
LG