Истәлек тактасына машина терәтелгән
18 май иртәсендә Бакчасарайда кырымтатарларны ватаннарыннан сөрү истәлек тактасына тәрәзәсенә Георгий тасмасы беркетелгән машина терәп куелган иде. Бу машина янында полиция хезмәткәре һәм гадәти киемдәге шикле кешеләр кизү торды, дип белдерә Фейсбукта Айшә Умерова.
Мемориалга чәчәк салырга килгән кырымтатарлар ризасызлык белдергәч кенә, машина алынган. Ватаннан сөрелгән вакытларда вафат булганнарның рухларына догалар укып, чәчәкләр салдык, дип белдерә Умерова
Кырымда кырымтатар хатирәләре мыскыллана
Кырымтатар сөргене корбаннарын искә алу көне алдыннан, 17 май Бакчасарайның Баба Курт мөселман зираты юлкүрсәткеченә вандаллар мыскыллы язу язган. Бу хакта Сейтумер Сейтумеров фотосын урнаштырып Мумине Салиева Facebookта язды.
Кырымтатарларны болай мыскыллаулар инде гадәти хәлгә әверелде. 2 майда Бакчасарайның кырымтатарлар яшәгән 6нчы микрорайонындагы "Хан Чаир" мәчетендә билгесез кешеләр ишекны ватып кереп Коръәнне һәм башка дини китапларны мыскыллаган, аларны ертып идәнгә ташлаган иде. Гаеплеләр табылмады.
12 май Акмәчет-Бакчасарай юлында урнашкан Ливадки бистәсендә мәчет янында утыртылган 34 туя агачын алып киткәннәр.
Полиция килеп киткән, ләкин бу юлы да гаеплеләр табылмаган. Бу хакта Азатлыкка мәчетнең мулласы Шевкет әфәнде хәбәр итте.
2015 елда сөргенлек корбаннары истәлегенә Чатыр тауның югары ноктасында урнаштырылган хатирә ташын җимереп ярга ташладылар. Таш янындагы тамганы да ваттылар.
Шулай ук 2015 елда Ялта янындагы Кореиз бистәсендә сөргенлек корбаннары хөрмәтенә урнаштырылган хатирә тактасына сары буяу сипкән иделәр.
Украинада минутлык тынлык һәм догалар
Кырымтатарларны ватаннарыннан сөрү көнен Украинада минутлык тынлык белән искә алдылар. Җирле вакыт белән 12 сәгатьтә кырымтатарларга карата булган геноцидны искә төшереп Киев патриархаты чиркәүләрендә чаңнар сукты һәм бу фаҗига вакытында вафат булганнарның рухларына догалар укылды.
Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Украина парламенты – Югары Радада чыгыш ясап кырымтатарларга теләктәшлек өчен украианнарга рәхмәт белдерде.
17 май кичен Киев үзәгендә Бәйсезлек мәйданында "Йөрәгеңдә ялкын кабыз" дип аталган чара үтте. Мәйданда шәмнәрдән кырымтатар һәм Украина тугралары, 73 саны белән Кырым ярымутравы ясалган һәм "No Genocide!" дип язылган иде.
Акмәчеттә кырымтатарлар тоткарланган
Аннексияләнгән Кырым башкаласы Акмәчетнең үзәк мәйданында кырымтатарларны тоткарлаганнар. Бу хакта Кырымтатар корылтае сайлау комиссиясе башлыгы Заир Смедляев Facebookта хәбәр итә.
"Хәзер үзәк мәйданда безнең ватандашларыбызны тоткарлауларын хәбәр иттеләр. Алар арасында Сервер ага Караметов, Нариман Джемилев һәм Сервер Измайлов та та бар. Аларны эчке эшләр бүлегенә алып китеп баралар", дип язды ул.
"Сервер ага - паркинсон авыру кеше, ул мәйданга милли әләм белән чыккан, аны шуның өчен тоткарлаганнар. Коточкыч!" дип яза Facebookта Айшә Умерова.
Кичә прокуратура Кырымтатар Мәҗлесе әгъзаларының 18 майдагы матәм чаралары вакытында халык арасында булуы бу чараларны оештыру дип санала алуы һәм шуңа күрә аларны җаваплылыкка тарту мөмкинлеге турында белдерелгән иде.
Кефедә (Феодосия) Русия полициясе кырымтатар милли хәрәкәте активисты Сулейман Карыдовны тоткарларга маташты. Бу хәл Кадыров хәтер тамгасы янына чәчәк салырга килгәч булды. Полиция аны инде җибәргән дип хәбәр ителә.
ATR каналында Cөрген көне марафоны
Кырымның Джанкой шәһәрәрендә кырымтатарларны ватаннарыннан сөргән урында - тимер юл вокзалына куелган истәлек тактасы янында вәхшәтле көннәрне искә алдылар. Вафат һәм һәлак булганнарның рухларына догалар укылды, чәчәкләр салдылар. Бу хакта Фейсбукта Заир Смедляев белдерде.
Судакта да сөрген корбаннары рухына догалар укыдылар
Судак шәһәрендә сөрген корбаннарын искә алу чарасы үтте. "Миллиәтебез белән аяк терәп торсак, без җиңәрбез! Аллаһы ярдәме белән дәүләтебез дә корылыр. Буйсынмадык һәм буйсынмаячакбыз. Кырымтатар мәҗлесе - безнең терәгебез", дип белдерелде әлеге матәм чарасында. Судак шәһәрендә сөрген корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында бу төбәктән һәр авылдан күпме кешенең сөрелүен күрсәткән мәрмәр такталар да бар.