2015 елның июнь башында Яндекс.Тәрҗемәче хезмәте беренчеләрдән булып үз базасына татар телен өстәде. Бу яңалык ике яктан да әһәмиятле иде: бер яктан, бу татар теле өчен беренче киң кулланылышлы онлайн тәрҗемәче булды (моңарчы берничә локаль тырышлыклар булган иде), икенче яктан, Яндекс өчен бу Русия телләре арасында рустан кала беренче өстәлгән тел булды.
Татар теленнән соң Яндекс хезмәте Русиядәге башка милли телләрне өсти башлады. Мәсәлән, шул ук 2015 елның сентябрендә башкорт теле өстәлде, 2016 елның апрелендә - удмурт теле, ә 2016 елның сентябрендә ул мари һәм таулы мари телләрен дә таный башлады. Татар теленнән тыш бу Русия телләре әлегә бета-версиядә, ягъни сынау режимында эшли, бу тәрҗемәдә күп хаталар була алуын аңлата.
Татар телендә бердәнбер киң кулланылышлы онлайн тәрҗемәчене бүгенге көндә күпме кеше куллана? Аңа ихтыяҗ бармы? Бу статистика ачык булмау сәбәпле, без Яндекс.Тәрҗемәче хезмәтенә мөрәҗәгать иттек. Азатлыкка килгән җавапта болай диелә:
"Тәүлегенә татар теленә һәм татар теленнән якынча 100 мең тәрҗемә башкарыла. Башкорт телен бүгенге көндә азрак кулланалар, тәүлегенә якынча 10 мең тәрҗемә ясала. Әлбәттә, бу телләрне белүчеләр саны нык аерылганын исәптә тотарга кирәк".
"Тәрҗемә сыйфатын яхшыртабыз"
Татар теле Яндекс тылмачында инде күптән бета-версиядә булмаса да, хаталар әлегә аз түгел. Азатлык кечкенә эксперимент үткәрергә булды. Без татар әдәбиятыннан бер өзекнең татарчадан русчага тәрҗемәсен тикшердек. Нәтиҗә күрсәткәнчә, гомуми мәгънәне контексттан аңлап булса да, тәрҗемәчегә үз эшен әле шактый камилләштерәсе бар.
Машинага шигырь тәрҗемәсен ясарга авыр булырга мөмкин. Шуңа күрә без гадирәк текстны да тәрҗемә итеп карадык. Күптән түгел Азатлык сәхифәсендә Прага татарларының чәкчәк пешерү серләренә өйрәнүе турында язма дөнья күргән иде, аның бер өзеге тәрҗемәсе болайрак күренә:
Шулай итеп, янә тәрҗемә кыенлыклары күренә, гомуми мәгънәне исә аңлап була.
Соңгы сынау буларак, без Яндекс тылмачына русча текстны татарчага тәрҗемә итәргә тәкъдим иттек. Чыганак буларак, без Идел.Реалии сәхифәсеннән "Как делается "Чувашский народный сайт" язмасыннан өзекне кулландык:
Биредә дә охшаш хәл күзәтелә: тәрҗемә сыйфаты аксый, әмма гомуми тәрҗемә ясала. Күп очракта күпмәгънәле сүзләр тәрҗемәсе ялгыш бирелә.
Яндекс бу хаталар белән ничек эш итә? Татар телен өстәгәннән соң, тәрҗемә сыйфатын арттыру эше алып барыламы? Бу сорауга Яндекс.Тәрҗемәчедән Азатлыкка мондый җавап килде:
"Әлбәттә, без тәрҗемә сыйфатын яхшырту эшен башкарабыз. Хәбәрләребезне күзәтеп барыгыз, барлык уңыш яңалыкларын сөйләп барачакбыз. Безгә тәрҗемә сыйфатын яхшыртырга кулланучылар да ярдәм итә ала: моның өчен тәрҗемә сәхифәсендә начар тәрҗемәгә шикаять белдереп, үз тәрҗемәне дә тәкъдим итеп була".
Димәк, Яндекс тылмачының эше әлегә артык сыйфатлы булмаса да, алга таба камилләшү өметләре бар. Азатлык хәбәрчесе шулай ук Яндекстан башка хезмәтләрне татарчалаштыру нияте бармы дип кызыксынды. Мисал өчен, шул тәрҗемәчедә берничә тел өчен тавыш тану програмы эшли, шулай ук Яндекс.Хәбәрләр хезмәте дә татарча эшли башламас микән, дип сорадык. Кызганычка, якын киләчәктә әлегә андый планнар тормый дигән җавап килде.
Яндекс – Русиянең иң популяр порталы. Ширкәт күпсанлы проектлар, хезмәтләр алып бара: эзләү системы, почта, һава торышы, яңалыклар, тәрҗемә, видео һәм музыка, такси һ.б. хезмәтләр. 2010 елда Яндекс эзләү системы һәм почта хезмәте интерфейсларын татарчага тәрҗемә итте.
Яндекс.Тәрҗемәче – Яндексның онлайн тәрҗемәләр башкару хезмәте. Бүгенге көндә хезмәттә 94 тел тәкъдим ителә (аларның 16сы - бета-версиядә, ягъни сынау процессында). Татар теле хезмәткә 2015 елның июнендә өстәлде. Бүгенге көндә хезмәт аша татар теленнән 93 телгә һәм 93 телдән татар телендә онлайн тәрҗемәләр ясап була, шулай ук хезмәт тулы сайтлар тәрҗемәсен дә тәкъдим итә.