Азатлык юбилей уңаеннан 2015 елдан гәзитнең баш мөхәррире Азамат Юлдашбаев белән әңгәмә корырга уйласа та, ул баш тартты. Ул моны бер мәгълүмат чарасына да әңгәмәләр бирмәскә кушылуы белән аңлатты. Чыннан да бу көн уңаеннан республика хәбәрдарлык чараларында юбилей уңаеннан гәзит редакциясе хезмәткәрләре генә чыгыш ясады.
Баш мөхәррир Азамат Юлдашбаев – үзенчәлекле шагыйрь, билгеле публицист. Ул республика басмалары арасында иң демократик мөхәррир буларак та билгеле. Аның бүлмәсенең ишекләре һәрвакыт шәрран ачык. Ул моны беркемнән дә сере булмавы, редакциядә ачыклык хөкем сөрүе белән аңлата. Азамат Юлдашбаев әңгәмә бирмәсә дә, гәзитнең бүгенгесе һәм киләчәге турында фикерләре белән бүлешеп, гәзитнең мәгълүмат бирү ягыннан телевидение һәм радиодан кала өченче урында торуын әйтте. Мәгълүматны тиз арада интернет җиткерсә дә, басма гәзитнең киләчәге бар дип исәпли. Аның сүзләренчә, автор журналистикасы һәм аналитика юнәлешендә эшләгән гәзитне башка мәгълүмат чаралары алыштыра алмый. Азамат Юлдашбаев киләчәктә гәзитнең үзгәрү ихтималлыгын да таный.
Без күренекле башкорт шагыйре, “Башҡортостан” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөхәррире Салават Әбүзәров фикерләрен белештек.
– “Башҡортостан” гәзитенең 100 еллыгы – зур вакыйга. Гәзиттә бу чорда кемнәр генә эшләп китмәгән. Халыкның чын мәгънәсендә яраткан һәм үз итеп кабул иткән гәзите булып танылган. Әлбәттә, соңгы чорда гәзитнең тиражы кимеде. Моның сәбәпләре дә төрлечә. Моңа иң башта электрон, интернет мәгълүмат чаралары йогынты ясый. Телевидение һәм радио да үз эшен башкара. Шуңа басма матбугатка авырга туры килә. Ләкин өстенлекләребез дә бар – бездә иң башта аналитикага басым ясала. Бу яктан гәзит интернет белән чагыштырырлык түгел. Аның үз бурычы, үз тәгаенләнеше бар. Безнең максат – тел, әдәбият, мәдәният, рухияткә хезмәт итү.
Бүген безне башлыча авыл халкы һәм өлкән буын алдыра. Ләкин гәзит өлкән буын өчен генә чыгарылмый. Яшьләрне җәлеп итәргә, алар белән бәйләнешне ныгытырга, проблемнарын даими яктыртып барырга тырышабыз.
Ничек кенә булмасын, ташка басылган гәзитләр яшәячәк
Гәзитнең киләчәге бар. Кемнәрдер аны электрон басмага әйләнер дип күзаллый, кемнәрдер атнага берничә тапкыр чыгудан туктап, атналык гәзит булып кына калыр дип фаразлый. Ләкин ничек кенә булмасын, кәгазь басмада чыкканны берничек тә инкарь итеп булмый. Ул һәрвакыт булачак. “Башҡортостан” гәзите 100 ел чыккан икән, тагын 100 ел һәм аннан да озаграк чыгар дип уйлыйм. Бәлки аның форматы үзгәрер, ләкин ничек кенә булмасын, ташка басылган гәзитләр яшәячәк”.
Гәзит хезмәткәрләре сүзләренчә, юбилей чарасы сентябрь аенда узачак. Ул мәдәният сараенда түгел, ә ачык һавада – “Ватан” этнопаркында үтәчәк.
Татар телендә нәшер ителүче “Кызыл таң” гәзите исә 100 еллыгын 2018 елда билгеләргә җыена.
Белешмә: "Башҡортостан" гәзите 1917 елның 14 июненнән Оренбурда "Башкорт иттифаки бюросының мөхбире" исеме белән чыга башлый. Июль аеннан “Башҡорт” исеме белән нәшер ителә. 1919 елда “Башҡортостан” гәзите белән бергә “Башҡортостан хәбәрләре” гәзите булып чыга. Башта алар Стәрлетамак шәһәрендә, 1922 елдан Уфада басыла. Моңа кадәр ике – башкорт һәм татар телләрендә чыккан “Башҡортостан” 1922 елдан башкортча гына чыга башлый. Гәзитнең исеме 1937 елда “Кызыл Башҡортостан” дип, 1951 елдан “Совет Башҡортостаны” итеп үзгәртелә.
1990 елдан бүгенге көнгә кадәр “Башҡортостан”исеме белән басыла. ““Башҡортостан” 1979 елда 80 мең тираж белән чыкса, бүген 5033 данә булып басыла. Бу – атнага өч тапкыр чыгучы гәзитнең гомум тиражы. Гәзит редакциясендә бүген 40 кеше эшли. 2015 елдан гәзитнең баш мөхәррире – Азамат Юлдашбаев.