Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар халкы Әлфия Авзалова белән хушлашты


"Әлфия Авзалова татарның гимны да, байрагы да, туграсы да булды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:40 0:00

17 июнь Казанда Тукай бүләге иясе, Татарстан халык, Русиянең атказанган артисты Әлфия Авзалова белән хушлашу мөрәсиме үтте. Мәшһүр җырчы 15 июнь иртәсендә 84 яшендә вафат булды.

Казан вакыты белән иртәнге 8 сәгать 30 минутта Әлфия апаның чордашлары, сәнгатькәрләр, артистлар, җырчының иҗатын үз итүчеләр Татар дәүләт филармониясе бинасына агыла башлады. Залда әкрен генә Әлфия апа башкарган җырлар уйнап торды. Озак та узмый филармониянең концерт залы тулды. Чарага ике меңләп кеше килгән иде.

Сәхнәгә Әлфия Авзалованың җәсәде куелган иде. Халык аның яныннан узып, талантына һәм татар халкы өчен куйган хезмәтенә баш игәннән соң залда урын алды.

Филармониягә Әлфия Авзалова белән хушлашырга килгән халык
Филармониягә Әлфия Авзалова белән хушлашырга килгән халык

Камал театры артистлары, Әлфия Авзалованың чордашы Флүрә Сөләйманова, "мин аның җырларын тыңлап үстем һәм безнең аның кебек биеклеккә күтәрелгән ханым җырчыбыз булмаган, белмим, булырмы?" дип белдергән Зәйнәп Фәрхетдинова, "киңәшләре белән ярдәм итүче булып хәтеремдә калачак" дигән Римма Ибраһимова һәм башка сәнгатькәрләр дә килгән иде.

Хушлашу мөрәсименә Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә килде.

Әлфия Авзалова белән хушлашу мөрәсиме
Әлфия Авзалова белән хушлашу мөрәсиме

Шәймиев Әлфия Авзалова турында: "Ул – халкыбызның газиз баласы, чөнки аның язмышы шундый. Күпме җырлар җырлап халкыбызның моңын башка халыкларга җиткерде – моннан да зуррак хезмәт була аламы? Әлфиянең гомере – җырлап узган гомер. Аның иҗаты җырлата да, елата да", диде. Шәймиев Әлфия Авзалова җырлары белән берничә буын тәрбияләнүен дә телгә алды һәм чыгышын: "Син халык күңелендә булдың, бар һәм булачаксың", дип тәмамлады.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Әлфия Авзалова турында: "Ул милләтне юатты, ул милләтне җырлатты. Ул – татарның сайрар сандугачы, халкыбызның гимны да, байрагы да, туграсы да булды" дигән сүзләр әйтте.

Актаныш мәдәният йортына Әлфия Авзалова исеме биреләчәк. Бу хакта җырчы белән хушлашу мөрәсимендә район башлыгы Фаил Камаев белдерде. Актаныш – Әлфия апаның туган җире.

Әлфия Авзаловага багышланган стенд янында
Әлфия Авзаловага багышланган стенд янында

Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Әлфия апа вафатыннан соң Азатлыкка: "Казанның берәр урамы Әлфия апа исемен йөртергә тиеш. Бу эшне аның туган ягы – Актанышта да башкару кирәк. Вакыт белән һәйкәл урнаштырылыр, аерым сәнгать, мәдәният, музыкага бәйле йортларга да аның исеме бирелүен кайгыртуыбыз кирәк булачак", дип белдергән иде.

15 июнь иртәсендә мәшһүр җырчы Әлфия Авзалова вафаты турында билгеле булды. Әлфия апага 84 яшь иде. Мәрхүмә Казанның Татар зиратында җирләнде.

Әлфия Авзалова Казанның Татар зиратында җирләнде
Әлфия Авзалова Казанның Татар зиратында җирләнде

XS
SM
MD
LG