122 кешенең гомерен өзгән "Булгария" корабы һәлакәтенә 10 июльдә алты ел тулды. 28е әле бала гына иде. "Булгария"не арендага алып кулланган "Аргоречтур" ширкәте башлыгы Светлана Инякинаны гаепле дип төрмәгә яптылар.
Һәлакәт корбаннары истәлегенә Кама Тамагы районының Сөйки авылыннан ерак булмаган җирдә һәйкәл ачылды, теләгәннәр кереп укый алсын өчен дип мөселман һәм христиан гыйбадәтханәләре дә салып куйдылар. Һәлак булганнарның туганнарына акчалата ярдәм күрсәтелде.
Иң әһәмиятлесе – хәзер Болгарны күрергә теләгәннәр өчен корабта сәяхәт иминме? Азатлык әнә шул сорауга җавап эзләп 1 июль Борис Полевой көймәсендә Болгарга юлга чыкты. Сәяхәтне "Идел сәяхәтләре" ("Волжские путешествия") ширкәте оештыра.
Иминлек өчен корабка тимер ишекләр аша тикшереп кертәләр. Чират җыелды. Көчле яңгыр ява башлау сәбәпле, юлчылар тикшереп-үткәрү урынына кереп тулды. Тикшерүне тизләттеләр. Сиздерми генә яннан үтеп китәргә дә була иде.
Борис Полевой корабы 1961 елда төзелгән, 1985 елда капиталь төзекләндерелгән. Кораб хезмәткәрләре: "2015 елда мотор капиталь төзекләндерелде", дип тә белдерә.
Корабның хәйран ук тузган булуы, кат-кат буялганы күренеп тора. Каютадагы җиһазлар да, урын-җир дә тузган. "Ике ел элек килгән яңа хуҗаның моңа акчасы юк", ди хезмәткәрләр. Русия елгаларындагы көймәләрдә халыкны хезмәтләндерү өлкәсендә хәлләрнең мактанырлык булмавына да зарланып алдылар.
Борис Полевой корабы 215 юлчыны һәм утызлап экипаж әгъзасын сыйдыра. 1 июльдә 120 кеше юлга чыктык. Иминлек кагыйдәләрен үтәү, каза була калганда ниләр эшләргә кирәклегенә багышланган аңлатмага (инструктаж) юлчыларның яртысы килүне кирәк санамаган иде. Аңлатма да иң күп дигәндә өч минут дәвам итте.
Өстәмә чыгу ишекләре ачык, өскә күтәрелә торган баскычка да кирәк-кирәкмәс әйберләр куелмаган. Каютага рус һәм инглиз телләрендә коткару жилетын киюне аңлаткан язу куелган.
Дүрт кешелек каютада өч кенә коткару жилеты булу күңелгә шом салды. Кораб тирәли 18 коткару боҗрасы куелган. Каза булган очракта, халыкны коткарыр өчен һәрберсе 16 урынлы өч көймә бар. Аларга 2017 елның апрелендә сыналды дип язылган.
Көтелмәгән хәл туганда халыкка каюталарына кереп жилетлар кию мөмкинлеге булмаса, божралар да, көймәләр дә җитмәячәк. "Коткару саллары да бар, алар һәркемгә җитә", дип тынычландыра хезмәткәрләр. "Кисәк бәрелгәндә үзләре кабара торганнар", дип тә өстәделәр. Бу салларның кайда булуын һәм аларның күпме икәнлеген күрсәтүче булмады.
Соңгы вакытта тикшерүләр артканнан арта бара, дип бүлеште корабта эшләүче бер ханым. Сәяхәтләр сезоны башланыр алдыннан апрель аенда ике тапкыр тикшерәләр икән. "Хәзер корабны рейска чыгару катлаулы. Хәтта елга портларына туктаганда планнан тыш тикшерүләр булырга мөмкин. Куркып кына эшлибез", диде ул.
Әңгәмәдәш күптән түгел "Очарованный странник" корабының төпкә утыруы турында да сөйләде. Шуннан соң аны кабат тикшереп интектергәннәр. "Кораб өчен беркем җавап тотарга әзер түгел. Хуҗасы бер кеше, кулланучысы икенче зат, әле субарендага бирәләр, шундый озын чылбыр барлыкка килә һәм кораб өчен кем җаваплы булуны ачыклап та булмый", ди ул.
Корабта хезмәтләндерү сыйфаты да сораулар тудыра. "Монда эшчеләр гел алмашып тора бит. Чөнки хезмәт хаклары аз. Әле гаиләңнән аерым 5 ай яшәргә кирәк", ди кораб хезмәткәре.
Борис Полевой корабы 2 июль иртәсендә Болгарга килеп җитте. Дүрт сәгать Болгар белән танышкач, кире Казанга юл алды. Булгария фаҗигасе урынын тыныч кына узып китте. Кораб хезмәткәрләре моннан алты ел элек булган һәлакәт турында сөйләшергә теләми. Кичке тугызда Казанга кайтып җиттек.
****
1955 елда төзелгән "Булгария" көймәсе 2011 елның 10 июлендә яр буеннан өч чакрым ераклыкта Идел елгасында батты. Болгарга сәяхәттән кайтып килгән көймәдәге 201 кешенең 122се корбан булды. 28е балалар иде.
"Булгария" көймәсен арендага алып кулланган "Аргоречтур" ширкәте башлыгы Светлана Инякина гаепле дип табылды. 2015 елда Русиядә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан игълан ителгән ярлыкауда Инякинаның тугыз ел ярымлык төрмә җәзасы өч мәртәбә киметелде.
Алты ел ярымга хөкем ителгән "Булгария" капитаны ярдәмчесе Рамил Хәмитовка да төрмә җәзасы дүрт ел да җиде айга кадәр кыскартылды. Фаҗигадә туганнарын югалтканнар моңа ачу һәм ризасызлык белдерде.