Иптәш Гафуров, оят түгелме?
Корылтай тулысынча татар телендә бара. Республиканың дәүләт телен белмәгән урыс телле журналистлар аптырашта, синхрон тәрҗемә таптыра. Татар җыены заман татарларына тел кирәкми, милли үзаң да җитә дип ычкындырган Татарстан мәдәнияты министры урынбасары Гүзәл Шәрипованы да ана телен искә алырга мәҗбүр итте.
“Глобальләшү фольклористикага игътибарны арттырды. Татар этнография белгечләренә ихтыяҗ арта, аларның санын арттыру таләбе бар. Мондый белгечләр КФУда әзерләнә. Әмма татар фольклорчылары гомум этнография кысаларында гына өйрәнелә. Кызганыч, татарның мирасы өйрәнелде дип әйтә алмыйбыз. КФУда мигистрларны әзерләү програмнар ачырга кирәктер, татар фольклор этнографлары Татарстанга гына түгел, башка төбәкләргә дә кирәк”, дип әйтте.
Татарстан мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов кызык саннар әйтте. КФУда татар теле мөгаллимнәре белгечлегендә 25 (!) студент белем ала. Университетта 40 мең кеше укый. Гомум саннан бу 0.06% килеп чыга. Иптәш Гафуров, оят түгелме?
Милли университет турында ләм-мим
Галимә Рифә Рахман Азатлыкка бүгенге корылтайның бәхәс мәйданчыкларында дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр каралмады диде. Милли университет ачуны таләп итү, аны булдыру юлларын эзләү урынына сыйныфларны җиһазландыру турында сөйләштеләр дип зарланды ул. Ярты зал чыгышларны тыңламады, йоклады, элеккеге еллардагы корылтайларны сагынып, ул бу юлы җыенга милләтпәрвәрләр кертелмәде, диде.
Татар үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?
Ерак юллар узылган ахрысы, делегатлар йокымсырап утыра, ә милләт проблемнары бит әле хәл ителмәде. Ай-һай күп алар...
“БДИ татарча бирелергә тиеш”
"Тел һәм рух" секциясендә җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин да чыгыш ясады. Ул ник тел, мәдәният турында җентекле сөйләшүләр алып барылган җирдә министрлар үзләре юк, ни өчен Татарстан хөкүмәт башлыгы килмәде соң дип аптырап сөйләде. Бу битарафлыкны ничек аңларга дип гаҗәпләнүен яшермәде. Азатлыкка Фәндәс әфәнде татарлар БДИны ана телендә бирү хокукын кайтарырга тиеш, милли мәгарифнең тулы системын булдыруга ирешү өчен бөтен көч куелсын дип әйтте.
“Тел һәм рух” секциясен эше тәмамланды. Бу утырышта Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров та катнашты. Азатлыкның бүген яңгыраган фикерләрнең кайсысын резолюциягә кертер идегез дигән сорауга Закиров Татар платформасы дип җаваплады.
“Татар платформасы кабул ителсә, татар теленең кулланыш даирәсе киңәячәк. Бу өлкәдә зур җитешсезлекләр күзәтелә. Татар платформасында татар теле мәктәптә дә, транспортта да, дәүләт органнарында да, иҗтимагый урыннарда да кулланышы ничек тәэмин ителәчәге хакында язылган. Бу эшнең нигезен булдырсак, киләчәктә уңышка ирешәчәкбез. Мин быелгы корылтайны борылыш съезды дип атыйм. Тел мәсьәләсендә борылыш булырга тиеш. Биредә яңгыраган фикерләр исәпкә алыначак, анализланачак, пленар утырышта БДИ мәсьәләсе дә яңгыраячак”, дип әйтте ул.
Сүз уңаеннан, бу документны кабул ителүенә каршы көчләр дә бар. Иртәгә ахыр чиктә ул съезд тарафыннан кабул ителерме, әллә инде "Татар платформасы эшләнеп бетмәгән, өстәргә кирәк " дип әйтелеп онытылырмы? Күзәтербез...
Роза Фәрдиева: "Конгресс җыр-биюгә генә калды"
Хокук яклаучы Роза Фәрдиева татарларның хокуклары якланмый дип чыгыш ясады, әмма, регламент дигән сылтау белән, аңа үз фикерләрен әйтергә ирек бирелмәде. Секция эше тәмамлану булды, халык аны сырып алды, телефоннарын сорап алдылар. Азатлыкка ул ни өчен үзенә чыгыш ясарга ирек бирмәгәннәрен аңлатты.
Сораштыру: Башкарма комитет рәисе итеп Шәймиев сайланырга мөмкинме?
Дөнья татар конгрессы ачылган көнне үк кайберәүләрдән аның башкарма комитеты рәисе итеп Татарстанның элекке президенты, хәзерге дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев сайланырга мөмкин дигән сүзләр ишетергә туры килде. Азатлык корылтай делегатларының мондый тәкъдимгә карата фикерләрен белеште.
Беренче көндә кискен чыгышлар яңгыраса да, җаваплы түрәләр күренмәде
Конгресс корылтаеның беренче көнендә шактый кискен чыгышлар яңгырады. Әмма җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин залда татар дәүләтчелеге өчен җаваплы кешеләр күренмәүгә аптырау белдереп бу сөйләшүне "эчне бушату һәм бераз гына стрессны киметү" дип атады.