Камил Сәмигуллин шартнамәне яклап чыкты
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Азатлык соравына җавап биреп, Мәскәү татар халкын ишетергә, аның белән исәпләшергә тиеш диде.
Миңтимер Шәймиев Шартнамә турында әйтте
"Үзгәртеп кору чорында барлыкка килгән Шартнамә илнең (Русиянең) язмышын хәл итте. Аның әһәмияте арта бара. Ул зур ил турында кайгыртып кылынган гамәл булды. 1994 елда икътисади мәсьәләләр куелды. Эшләү нәтиҗәсендә күп мәсьәләләр хәл ителде. Бу тыныч юл белән башкарылды. Икътисад җайга салынгач, 2007 елдагы Шартнамәдә инде икътисади мәсьәләләр булмады, тик хокукый мәсьәләләр каралды. Катлаулы мәсьәләләр. Эшләнмәгән нәрсәләр күп булды. Безгә федераль үзәк белән гади булмаган хокукый мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә кирәк. Ачыклык кертү зарур. Русиягә карашлар үзгәрә, көчле Русияне күрәселәре килми. Безгә исә куәтле, демократик, федератив Русия дәүләте кирәк", диде Татарстан дәүләт киңәшчесе, республиканың элекке президенты Миңтимер Шәймиев.
Кырым Дәүләт шурасы урынбасары Рәмзи Ильясов 2014 елдагы вакытларны искә алды. "2014 елда җинаятьчел Украина кырымтатарларын низагка кертеп җибәрергә тырышты, башка милләтләргә каршы котыртты. Бу катлаулы вазгыятьтә Татарстан, Конгресс ярдәменә ихтияҗ зур иде. Низагка кереп китмәвебез - уртак казанышыбыз", диде ул.
Тәнәфес игълан ителде. Конгресс делегатлары һәм кунаклары төшке ашка һәм намазга таралды. Шәт, төштән соң барысы да җыелыр...
Корылтай делегатлары һәм кунаклары төшке ашны "Казан" милли-мәдәни үзәгендә ашады. Өстәлләр мул күренә, татарлар сыйлый да, сыйлана да белә.
Ә корылтай эшен яктырткан журналистларны Татарстанның мәдәният министрлыгында ашатканнар. Бу фото - аларның табыннарыннан. Делегатлар менюсыннан аерыла, углеводларга басым ясалган. Шәт, тамаклары туйгандыр...
Җырчы Алсу ике татар президенты арасына басып теләк тели
Конгресс корылтаеның икенче өлеше башланды
Русиянең татар милли-мәдәни мохтарияты рәисе, Русия Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов чыгыш ясый. Конгресс белән мохтарият бер-берсе белән хезмәттәшоек итми дигән тәнкыйть күп. Бу хакта Миңтимер Шәймиев та әйтеп алды. "Барысы белән дә уртак тел табып эшлибез. Татар оешмаларын каршы куярга тырышкан егетләргә туктарга кирәк. Барыбызга да эш җитәрлек, талашмый гына бергә эшләргэ кирәк дисә дә, төбәкләрдә мохтарияты көчле икән, конгрессның филиалы кирәкме икән?" дигән фикер яңгыратты.
Депутат татар балалары БДИны татар телендә тапшырырга тиеш, федераль канун кирәк дип әйтте. Көз көне туган телләр хакында парламент утырышы була диде ул. "Кызганыч, Русия Мәгариф министрлыгы безне ишетми", дип белдерде.
БДИ дигән баш бәласе
Корылтай мөнбәреннән Ш. Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе мөдире Камәрия Хәмидуллина БДИ татар теленә зур зыян сала, вакыт узу белән татар әдәбиятын, матбугатын укырлык кеше калмаячак дип сөйли.