Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов Татарстанның Уфадагы даими вәкиллеге бинасы каршында “Татарстан – Русия федерализмының нигезе” дип язылган шигар тотып торды. Ул бу чарага басуын Азатлыкка шулай дип аңлатты:
“Русия – Конституциясенә күрә федераль корылышка ия дәүләт. Бу төшенчә, минем аңлавымча, Русия субъектлары белән үзгә килешүләр төзегән, үзара вәкаләтләрне бүлешкән дигән сүз. Моңа кадәр федераль үзәк белән бары тик Татарстан арасында гына килешү бар иде. Ул килешү вакыты чыкканчы Русияне федераль дәүләт дип атап була иде. Чөнки нигез бар иде. Бүген булган бердәнбер нигез юккка чыкты, шуның белән ил федераль булудан да туктады булып чыга. Хәзер мантыйк буенча Русиянең Конституциясенә үзгәреш кертелергә тиеш дип беләм. Мин монда Русия федерализмын яклап чыктым. Аның нигезе – ике яклы килешүне озайту!” – диде Рәмил Хөсәенов.
Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов Коммунистик урамындагы Татарстанның Уфадагы “Ак барс” банкы бүлекчәсе каршында торды. Ул “Татарстан – халыкара хокук субъекты” дигән шигар белән коралланган иде. Кадерле Имаметдиновның фикерләре үзгә булып чыкты. Аныңча, федераль килешү иң башта Мәскәү өчен кирәк.
“Күрәсең, кайбер “акыллы башлар” Татарстан белән федераль килешүнең мөддәтен озынайтмауны Татарстанны Русиядәге башка субъектлар белән тигезләшүе дип аңлыйлардыр. Ләкин Татарстанның тарихын алсак, ул Башкортстан кебек үз теләге белән Русиягә кушылмаган, аны яулап алганнар. Совет берлеге җимерелгәч тә ул 1992 елның 21 мартында мөстәкыйльлеген яклап референдум уздырган төбәк. Мәскәү аны шартнамәләр белән юкка чыгырырга тырышса да, Татарстан халкының референдумдагы мөстәкыйльлек өчен тавыш бирүен сызып ташлап булмый. Халык ихтыяры барсыннан да зуррак.
Килешү озайтылмый икән, димәк, Татарстанга шул узган референдум нәтиҗәләре буенча мөстәкыйльлеккә ирешергә юллар ачыла. Моның өчен Татарстан республикасы җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелек оешмалары халыкара институтлар белән бәйләнешкә чыгып, шул референдум нәтиҗәләрен канунилаштыру юлларын эзләргә тиеш. Килешү Татарстаннан бигрәк ул федераль үзәк өчен кирәк иде”, – диде Кадерле Имаметдинов.
Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин бу чаралар уңаеннан Азатлыкка: “Безнең төп юнәлеш – сәүдә һәм икътисад”, – дип мондый сәяси чаралар уңаеннан комментарлар бирмәвен белдерде.