Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында "Мулла" фильмын тәкъдим итү чарасында танылган актер Марат Бәшәров урыс булмаган халыкларның ана телләре мәҗбүри укытылырга тиеш түгел дигән фикер әйтте.
"Һәркем телне ничек укуны үзе хәл итәргә тиеш. Мин беркайчан да беркемне дә мәҗбүр итәргә ярамый дип саныйм. Таяктан да куркынычрак әйбер юк. Шуңа күрә безнең илдә шулай килеп чыгадыр да - кешеләрне мәҗбүр иттеләр, ә алар теләмәгән иде һәм бернәрсә дә барып чыкмады. Кешенең үзе теләгән нәрсә белән шөгыльләнүеннән дә яхшырак әйбер юктыр. Күңел биреп эшләгән эшнең нәтиҗәсе яхшы була. Мәҗбүр итәргә ярамый. Юнәлеш бирергә һәм менә мондый юллар бар дип күрсәтергә генә кирәк", ди Бәшәров.
Русия президенты Владимир Путин баш прокуратурага һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыклар телләренең ихтыяри укытылуын тикшерүгә күрсәтмә бирде. Аңа кадәр Йошкар-Олада ул урыс теленнән башка телләрне мәҗбүри укыту ярамаганлыгын белдергәннән соң бу мәсьәләдә киеренкелек артты.
16 сентябрь Уфада Спорт сарае янында башкорт телен яклау митингы үткәрергә җыеналар.
2004 елда Русия Конституцион мәхкәмәсе Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак укытуны кануный дип тапкан иде.