Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммерсантъ: Мәгариф министрлыгы КФУны "5-100" програмыннан төшереп калдырырга җыена


Ольга Васильева
Ольга Васильева

Русия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева "5-100" програмы нигезендә дәүләт ярдәме күрсәтелүче югары уку йортлары санын 21дән 6га калдырырга тәкъдим итә. Бу Путинның "май фәрманнарын" үтәү өчен шулай кирәк, дип аңлата министр.

Програмнан төшеп калучы югары уку йортлары арасында Казан федераль университеты да булырга мөмкин. Коммерсантъ язуынча, Васильева програм өчен бүленгәннән калган 30 млрд сум бюджет акчасын алты югары уку йортына тарату тәкъдиме белән чыккан. Бу Владимир Путинның "май фәрманнарын" үтәр өчен шулай кирәк, диелә. 2012 елда Русия президенты 2020 елга дөнья рейтингының беренче йөзлегенә Русиянең кимендә биш югары уку йорты керергә тиеш, дип белдергән иде.

"Менә минем тәкъдимем, башка берни тәкъдим итә алмыйм. Әгәр көчләрне шушы алты уку йортына бирмәсәк, президент куйган мәсьәләне чишеп булмаячак", ди Васильева.

Програмда Югары икъдисад мәктәбе, Мәскәү физика-техник институты, Мәгълүмати технологияләр, механика һәм оптика институты, "МИФИ" атом-төш тикшерү университеты, МИСиС һәм Новосибирски дәүләт университеты калачак. Калган уку йортлары, министрлык фикеренчә, "нәтиҗәле" эшләми.

Ольга Васильева әлеге юку йортлары бөтенләй ярдәмсез калмый, ләкин ярдәм башка төрле булачак, дип вәгъдә бирә.

"5-100" - Русия югары уку йортларының дөньядагы рейтингын, конкурентлыгын күтәрү максатыннан уйлап чыгарылган проект. Русиянең югары рейтинглы 21 уку йорты арасында Казан федераль университеты да бар. Програм җиде елга каралган. КФУ әлеге програм нигезендә 2015 елда 378 млн сум, 2016 елда 900 млн сум, 2017 елда 894 млн сум бюджет акчасы алган.

Васильева сүзләренә караганда, биш ел эчендә югары уку йортларына барлыгы 50 млрд сумнан артык акча бүленгән. 2020 елга кадәр тагын 30 млрд сум бүленергә тиеш.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG