Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья беренчелеге

Татарча язулар

Чемпионат алдыннан Казанда урнаштырылган язмалар темасын дәвам итәбез. Азатлык укучысыннан менә шундый фотосурәт килеп иреште. "Татарча тәрҗемәсен ясаганнар анысы, ләкин кул селтәп кенә ясаганнар дигән хис кала", ди ул.

Дөнья беренчелегең беренче уеннары иртәгә башланачак. Игътибарыгызга бу атнага уеннар җәдвәлен тәкъдим итәбез.

16 июнь көнне Франция-Австралия уены Казанда узачак.

Бүген дөнья футбол беренчелеге башлана!

Чемпионатның ачылыш тантанасы пәнҗешәмбе 17:30 сәгатьтә Мәскәүдә "Лужники" стадионында башлана. Тантананың төп йолдызлары - опера җырчысы Аида Гарифуллина, британ җырчысы Робби Уильямс һәм Рональдо.

Ачылышка дистәдән артык дәүләт башлыклары килгән. Алар нигездә Латин Америкасы һәм БДБ илләреннән. Бу илләрнең күбесенең такымнары ярышларда катнашмый.

Ачылыш тантанасы нибары ярты сәгать дәвам итәчәк. Аннан соң Русия-Согуд Гарәбстаны такымнары арасында уен башлана.

4 тонналык чәкчәк

Казанда футбол тубы сурәтендә зур чәкчәк әзерлиләр. Аның авырлыгы 4 тонна тәшкил итә, дип яза үзенең Instagram-ында Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов.

Бу чәкчәк Гиннес рекордлар китабына кертеләчәк, дип көтелә.

Беренчелек башланган көнне "Гыйлем" берләшмәсе футбол турында татарчага тәрҗемә ителгән TED ED видеосын тәкъдим итте. Футбол физикасы турында кызыклы фәнни аңлатмалар:

Error rendering VK.

Казанда футбол беренчелегенең матбугат үзәгендә миллилек:

Башланды!

Мәскәүдә Дөнья беренчелеген ачу тантанасы үтте. Аны британ җырчысы Робби Уильямс һәм татар опера җырчысы Аида Гарифуллина җырлап ачып җибәрде.

Аида Гарифуллина һәм Робби Уильямс
Аида Гарифуллина һәм Робби Уильямс

Ачылыш тантанасында Русия президенты Владимир Путин һәм FIFA башлыгы Джанни Инфантино катнашты. Аңа кадәр испан капкачысы Икер Касильяс һәм Русия моделе Наталья Водянова мундиальнең төп бүләген - җиңүче касәсен тәкъдим иттеләр. Бер айдан аны җиңүче такым үз иленә алып китәчәк.

Ачу тантанасы
Ачу тантанасы

​Ачу тантанасыннан соң мундиальнең беренче уены башланды: Русия белән Согуд Гарәбстаны уйный.

Беренче уенда Русия Согуд Гарәбстанын 5:0 исәбе белән җиңде

Русия такымы беренче голга куана, аны Юрий Газинский (с) кертте
Русия такымы беренче голга куана, аны Юрий Газинский (с) кертте

Интернет бу вакыйга уңаеннан хисләр белән тулы. Берәүләр Русия җиңүенә шатланса, икенчеләре Согуд Гарәбстанының чагыштырмача көчле такым булмаганын искәртә.

дәвам

XS
SM
MD
LG