Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья беренчелеге

Футбол ​көннәрендә Казанда заманча татар музыкасы концертлары

Футбол дөнья беренчелеге уңаеннан Казанда алты көн заманча татар музыкасы концертлары узачак. Програмда төрле юнәлеш башкаручылары булачак: рок, хип-хоп һәм r&b, кантри һ.б. Барлык чыгышлар тере яңгырашта булачак, дип ышандыра чараларны оештыручы Yummy Music лейблы.

Беренче концерт 15 июнь көнне була. Шулай ук 19, 23, 26, 29 июнь көннәрендә чаралар планлаштырылган. Соңгы концерт 5 июль көнне булачак.

Әлмәттә дә чемпионат :)

Дөнья беренчелеге башлану шатлыгы белән Әлмәт районы да уртаклаша. Бу вакыйга уңаеннан район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре диаметры 60 метр булган зур футбол тубы рәсемен ясаганнар.

Error rendering VK.

Казанда футбол уеннарын менә шулай карыйлар. Казаннан укучыбыз җибәргән фото:

Бу чемпионат вакытында Казанда "ФИФА җанатары фестивале" уза. Бу - стадионнан тыш матчларны карау өчен рәсми мәйданчык. Мәйданчыкта ике экран урнаштырылган.

14 июнь Русия-Согуд Гарәбстаны уенын 25 мең кеше караган, дип хәбәр ителә.

15 июнь, җомга көн уеннары:

  • Уругвай–Мисыр: 1:0
  • Иран–Марокко: 1:0
  • Испания–Португалия: 3:3
Марокко һөҗүмчесе Газиз Боһаддус үз капкасына туп кертә
Марокко һөҗүмчесе Газиз Боһаддус үз капкасына туп кертә

Испания–Португалия уенында Криштиану Роналду хет-трик башкарды, ягъни бер уенда 3 гол кертте. Португалия – гамәлдәге Европа чемпионы.

Мисыр футболчылары гает намазы кылган

Уругвай–Мисыр уены алдыннан
Уругвай–Мисыр уены алдыннан

Уругвай–Мисыр уены алдыннан Мисыр уенчылары гает намазы башкарган. Бу хакта Свердлау мөселманнарының дини идарәсе рәисе Артур Мөхетдинов хәбәр итә. Намаз DoubleTree by Hilton кунакханәсендә узган, гарәп телендә укылган, анда егермеләп кеше, шул исәптән Мисырның иң көчле уенчысы Мөхәммәт Салах та катнашкан. Әмма бу Мисыр футболчыларына ярдәм итмәгән, алар Уругвайга 0:1 исәбенә оттырды, Мөхәммәт Салах травма араксында уйнамады.

Казанда беренче уен

Казанда беренче тапкыр Дөнья беренчелеге матчы узды. Франция - Австралия уены 2:1 исәбе белән французлар җиңүе белән тәмамланды.

Уенның иң зур яңалыгы: тарихта беренче тапкыр видеокабатлаудан соң пенальти билгеләү. Башта кагыйдә бозуга игътибар итмәгән хөкемдар Кунья видеокабатлауны кулланып, пенальти билгеләде.

Ял көннәрендә булган уеннар нәтиҗәләрен барлыйк:

16 июнь:

  • Франция – Австралия: 2:1
  • Аргентина – Исландия: 1:1
  • Дания – Перу: 1:0
  • Хорватия – Нигерия: 2:0

17 июнь:

  • Сербия – Коста-Рика: 1:0
  • Мексика – Германия: 1:0
  • Бразилия – Швейцария: 1:1

Беренче каналда Навальный фамилиясе яңгырады

Якшәмбе көнне Германия белән Мексика уены вакытында матчны шәрехләүчеләр туры эфирда опозиция вәкиле Алексей Навальный исемен атады. Журналист Кирилл Дементьев Германия уенчыларына "навальный футбол" күрсәтергә кирәк диде. Җавап итеп шәрехче һәм тренер Леонид Слуцкий "Навальный футбол уйныймы? Күреп алырга кызык булыр иде", дип җавап бирде.

дәвам

XS
SM
MD
LG