Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья беренчелеге

Казанда Мөхәммәд Салах рәсеме

Казанның Бауман урамында мозаика рәвешендә Мөхәммәд Салах сурәте төшерелгән таш күреп була.

Мөхәммәт Салах – Мисыр уенчысы, хәзерге вакытта "Ливерпуль" такымы һөҗүмчесе. Мисыр җыелма такымының тарихта иң көчле биш уенчылар исемлегенә керә. Ул шулай ук британ премьер-лигасында узган сезонында иң яхшы футболчы дип танылды (36 уенда 32 гол).

Салахка Русиядә дә игътибар зур. Мисыр такымы уеннар вакытында Чечняның Грозный шәһәрендә тора. 11 июнь көнне Чечня башлыгы Рамзан Кадыров аны стадионга китереп, Салах белән бергәләп фотоларга төшеп йөрде. Шулай итеп Кадыров дөнья җәмәгатьчелеге алдында үзенең абруен күтәрергә тырыша дигән фикер дә бар.

Атнаның беренче яртысына уеннар җәдвәлен тәкъдим итәбез:

Дөнья беренчелегенә килгән кунакларга күрсәтми торган әйберләр дә бар. Адвокат Марат Ашимов үзенең Instagram-ында Сарански мәхкәмәсенең яшәү урыннары булмаган кешеләрне "конвейерлап озатулары" турында язып чыкты.

Марат Ашимов Instagram-ы
Марат Ашимов Instagram-ы

Казандагы җанатарлар мәйданчыгыннан фоторепортаж

Җанатарлар берүк вакытта Казан кирмәне күренешләре белән дә хозурлана
Җанатарлар берүк вакытта Казан кирмәне күренешләре белән дә хозурлана

Җанатарлар Германия-Мексика җыелма такымнары матчын карый
Җанатарлар Германия-Мексика җыелма такымнары матчын карый

Җанатарларның күбесе мәйданчыкка җәелгән эре пычкы чүбенә утырып карый
Җанатарларның күбесе мәйданчыкка җәелгән эре пычкы чүбенә утырып карый

Германиянең җанатар кызлары
Германиянең җанатар кызлары

Мексика җанатары Германияне җиңүгә куана
Мексика җанатары Германияне җиңүгә куана

Дөнья беренчелеген сәүдә индустриясе дә оста куллана. Казанда татар милли ризыкларын саткан "Бәхетле" кибетендә менә шундый тортлар да сатыла.

Казанга испан йолдызлары килде

20 июнь Казанда Испания такымы Иранга каршы уйный. Испан йолдызлары Татарстан башкаласына бер көн алдан килде. Казан һава аланында аларны җанатарлар каршы алды.

Василий Уткин Беренче каналда уеннарны шәрехләүдән туктый

Василий Уткин
Василий Уткин

Журналист Василий Уткин Беренче канал эфирында дөнья беренчелеге уеннарын бүтән шәрехләмәячәк. Моның турында ул үзе Youtube-тагы мөрәҗәгатендә белдерде. Ул моның сәбәпләрен әйтүдән баш тартты.

Уткин иң танылган Русия спорт шәрехләүчеләрнең берсе. Беренче каналда ул бары тик Португалия-Испания уенын гына шәрехләп өлгерде.

Медиада Уткинның оппозиционер Алексей Навальный турында язмасы өчен эштән җибәрелүе мөмкин икәне әйтелде. 17 июнь көнне Германия белән Мексика уены вакытында шәрехләүчеләр Кирилл Дементьев белән Леонид Слуцкий Навальный турында шаяртып алганнар иде.

Соңгы ике көн уйналган матчлар нәтиҗәләре:

18 июнь:

  • Швеция – Көньяк Корея: 1:0
  • Бельгия – Панама: 3:0
  • Англия – Тунис: 2:0

19 июнь:

  • Япония – Колумбия: 2:1
  • Сенегал – Польша: 2:1
  • Русия – Мисыр: 3:1

дәвам

XS
SM
MD
LG